Июнь саны тышлыгында – Талантлар Университетының остазлары һәм яшьләргә проектлар тормышка ашыруда ярдәм итүче шәхесләр.
Мәгариф, медицина һәм заманча технологияләр – төрле өлкәләрдән булсалар да, аларны үз эшләренә тугрылык һәм мәхәббәт берләштерә. Геройларыбыз белән һөнәр, бүгенге яшьләр, хыяллары һәм аларны бәхетле итә торган әйберләр турында сөйләштек.
«БЕР ҖИРДӘ ДӘ ТАЛАНТКА БУ ДӘРӘҖӘДӘ ИГЪТИБАР КҮРГӘНЕМ БУЛМАДЫ»

фотода: Вероника Быкова, КФУ студенты
Мин Казан Федераль Университетының 4 нче курсында Ясалма фәһем, робототехника һәм системалы анализ институтында укыйм. Талантлар Университеты белән мин 2023 елда «Сириус.Җәй» программасы аша таныштым. Анда мәктәп һәм көллият укучыларыннан команда туплап, проектлар эшләргә кирәк иде һәм мин үземне тәүге тапкыр остаз ролендә сынадым. Программа кысаларында һәр ел партнёр оешма билгеләнә һәм без команда белән аларга бәйле проект тормышка ашырабыз. Мисал өчен, 2024 елда без – Г.Кариев театры белән, ә 2025 елда театрның Талантлар Университеты белән уртак проектын эшләдек. Хәзер мин «Сириус. Җәй» программасында остазлыгымны дәвам итәм, шулай ук егет-кызлар белән берлектә «Большие вызовы» программасы кысаларында проектлар тормышка ашырабыз.
Талантлар Университетында мин остаз буларак үсәм, камилләшәм. Миңа укучыларның янып торган күзләрен, кызыксынып эшләүләрен күрү рәхәт. Алар идеяләр тәкъдим итәргә, фикерләрен җиткерергә кыенсынмыйлар. Миңа калса, бу – Талантлар Университетының яхшы эш күрсәткече: биредә һәркем үзен һәм идеяләренең кирәкле икәнен тоя. Укучыларымның берсе – Әмир Галләмов белән без ике ел рәттән «Большие вызовы» бәйгесенең төбәк этабында җиңү яуладык, быел исә россиякүләм этапта җиңүче булдык. Мин аның уңышларына бик сөенәм, горурланам, аның сыман янып, энергиясе ташып торган кеше очратканым юк әле. Без аның белән хәзер бергәләп театрлар өчен билетлар алу эшен җиңеләйтә торган Telegram-бот эшлибез. Минемчә, Татарстан – яшьләрнең үсүе, камилләшүе өчен иң яхшы төбәк. Мин Казанга 2022 елда килдем һәм моңарчы бер җирдә дә талантка бу дәрәҗәдә игътибар күргәнем булмады. Үсешемне Студентлар Лигасыннан башладым, аннары «Казан Юлбарысы», «Татарстан – мөмкинлекләр территориясе» яшьләр спорт клубларында булдым, соңрак Бөтенроссия студентлар коткаручылар корпусында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткаручысы сертификатына ия булдым.
Минем кәефем кичләрен яраткан музыкамны тыңлап саф һавада йөргәндә күтәрелә. Андый мәлләрдә мин үземдә көч артканын тоям, аннары ул миңа берничә көн бирелеп эшләргә ярдәм итә.
«УКУЧЫЛАР МИНЕМ ХАТАЛАНУЫМНЫ КҮРЕП ӘЙТСӘ, БИК ШАТЛАНАМ»

фотода: Айдар Минибаев, КФУ аспиранты, укытучы
Миңа 24 яшь, Башкортстан Республикасы, Стәрлетамак районының Наумовка авылында туып үстем. Балачагымда ук физика белән кызыксына башладым, монда Фарат бабамның (Фарат Шаһимәрдән улы Минибаев – Россиянең атказанган укытучысы. – Авт.) өлеше зур. Без аның белән кул астында булган бөтен нәрсәне сүтеп кора идек. Математика, физика фәннәренә тартылуым да, укытучылык белән кызыксына башлавым да бабама бәйле. Мин мәктәптә укыганда, бабай минем белән дә, сыйныфташларым белән дә шөгыльләнде, үзе яңа әйберләр өйрәнергә дә вакыт таба иде. Ул минем өчен иң зур үрнәк һәм илһам чыганагы. 2019 елда мин Казан Федераль Университетына укырга кердем, хәзер Физика институтының оптика һәм нанофотоника кафедрасында аспирантурада белем алам. Талантлар Университеты белән мин 2024 елда, магистратураның 1 нче курсында укыганда таныштым. Шул ук елны Университет базасында минем җитәкчелектә «Старт к физике» түгәрәге эшли башлады. Ул үз эшчәнлеген әле дә дәвам итә – бирегә физиканы өйрәнә генә башлаган укучылар да, олимпиадаларда яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп өлгергән егет-кызлар да килә. Талантлар Университеты идеяләрне гамәлгә күчерергә ярдәм итә. Монда инициативалы кешеләргә ярдәм итәргә әзер торалар: кызыклы фикерең, нәрсәнедер камилләштерү яки яңа форматта эшләп карау теләгең бар икән, сиңа тәҗрибәләр өчен мәйданчык бирәләр. Болар барысы да укучыларның потенциалын үстерү, фәнгә кызыксынуларын арттыруга юнәлдерелгән. Мин үзем олимпиадалар, бәйгеләрдә актив катнашканнан соң, берара алга таба кая барырга белмичә югалып калганымны хәтерлим. Шуңа мәктәпне тәмамлаганда фәнгә тартылган укучыларга алга таба үсеш юлын билгеләүдә ярдәм итәргә кирәк дип саныйм.
Хәзерге мәктәп укучыларының көчле яклары шактый. Иң беренче чиратта, алар берьюлы күп бурычларны исәптә тотып эшли белә. Яңа мәгълүматны тиз отып ала, әйләнә-тирәдә барган үзгәрешләргә тизрәк реакция күрсәтә, үзләре өчен ят әйберләргә җиңелрәк тотына алар. Моның икенче ягы да бар – кайчак егет-кызлар, беренче тапкырдан килеп чыкмаса, башлаган эшләрен азакка җиткермичә ташлый. Озаклап бер әйбер белән шөгыльләнеп утырыр өчен сабырлыклары да җитми кебек. Шуңа остаз сабыр, гадел булырга һәм укучыларына хөрмәт белән карарга тиеш. Укучыларым минем нәрсәдәдер хаталануымны күреп әйтсә, остаз буларак, мин бик шатланам. Димәк, мин аларны мөстәкыйль рәвештә фикер йөртергә, анализларга һәм әзер җаваплар көтмичә үз фикерләрен формалаштырырга өйрәтә алганмын.
«ХАТЫН-КЫЗЛАРНЫҢ СӘЛАМӘТЛЕКЛӘРЕНӘ КҮБРӘК ИГЪТИБАР БИРӘ БАШЛАУЛАРЫН КҮРЕП СӨЕНӘМ»

фотода: Диана Билалова, акушер-гинеколог
Мин Казан дәүләт медицина университетын тәмамладым, шулай ук Страсбургта медицина факультетында белем алдым. Мин – халыкара белеме булган сирәк белгечләрнең берсе, хәзерге вакытта Казан Федераль Университетының медицина бүлегендә акушергинеколог булып эшлим, шулай ук Казандагы бер пластик хирургия клиникасында кабул итәм. Минем Талантлар Университеты белән танышуым 2015 елга ук барып тоташа. Ул вакытта «Фәнни көрәш» («Научные бои») оештыруда катнашкан идем. Соңрак төбәкләрдәге уеннарны оештыручыларның берсе булдым, без фәнни көрәш оештырган районнарга ярдәм иттек. Аннары без фестивальләр уздырдык – катнашучыларны презентация осталыгына, сәхнәдә чыгыш ясарга өйрәттек, шул рәвешле фәнни берләшмәләр һәм моңарчы фән белән кызыксынмаган кешеләр арасында күпер кордык. Соңрак мине Талантлар Университетына медицина белән бәйле кеше һәм стартап-трекер буларак чакыра башладылар. Мәсәлән, узган ел без Университет белән махсус курс уздырдык, анда егет-кызлар 10 көн эчендә актуаль, яхшы проектлар әзерләде. Шәхесемне формалаштыруга иң зур өлеш кертүчеләр – гаиләм, шуңа мин аларны үземә иң зур үрнәк дияр идем. Әлбәттә, мин үз эшемнең фанаты, шуңа пациентларымны да бик яратам. Алар мине тагын да камилләшергә, үз һөнәремдә үсәргә илһамландыра. Әле күптән түгел генә соңгы 10 елымны багышлаган хыял, дөресрәге максатым чынга ашты – мин кандидатлык диссертациясе якладым. Моннан соң үз эшемне тагын да ныграк яратып, ләззәтләнеп башкарырмын дип уйлыйм. Мин гинеколог буларак хәзер хатын-кызларның үз сәламәтлекләренә күбрәк игътибар бирә башлауларын күреп сөенәм. Кайбер хатынкызлар еллар буе «шулай булырга тиештер инде», дип тилмереп йөргәннән соң, ниһаять, табибка килә, һәм безнең аларга шифа бирә алуыбыз – үзе бер могҗиза һәм зур бәхет.
Һәр хатын-кыз елга бер булса да гинекологка күренергә һәм яман шеш юклыгына инаныр өчен аналык муентыгына скрининг ясарга тиеш. Табиб буларак мин моны һәрдаим кабатлап, искәртеп торам. Хәзер мин тормышымнан бик канәгать. Иртән торышка яңа көнгә сөенәм, яраткан эшемә барам, кешеләр белән аралашудан ләззәт табам. Мин күбрәк елмайган саен бәхетлерәк буласың дигән ышану белән яшим. Елмаер өчен зур сәбәпләр кирәкми, исән-сау булуыбыз да җитә. Мин тормышымның һәр мизгелен тоеп, кадерләп, үзем өчен дә, башкалар өчен дә ихластан сөенеп яшәргә тырышам.
фотолар: Фирүзә Вәлиева
Нет комментариев