Татар әдипләре белән яшьләр арасындагы күперне ныгытуны дәвам итәбез. Бу санда шагыйрь, Муса Җәлил премиясе лауреаты Булат Ибраһимга сораулар юлладык.
«БЕР УКУЧЫ КАЛМАСА ДА ЯЗАЧАКМЫН. ҮЗЕМ ӨЧЕН БУЛСА ДА»
АЙГӨЛ ХӘБИБРАХМАНОВА:
– Шигырь яза алмаган вакытта нәрсә эшләргә?
– Берәр физик эш эшләргә кирәк. Һич б улмаса, урамда йөреп булса да керергә.
– Әгәр шигырь техник яктан камил түгел икән (иҗек саны һ.б. туры килми), бу начармы?
– Әгәр аның ниндидер яңалыгы булса, начар түгел. Ләкин примитив һәм тапталган сү зләр белән язылып, иҗек саны да җитмәсә, бу инде әйбәт түгел.
– Бүгенге көндә яшь иҗатчыларга нәрсә җитми икән?
– Тел камиллеге, образлы сурәтләү, татарча фикерләү җитми. Күбрәк татар әдәбияты классиклары әсәрләрен укысыннар иде яшьләр. Хәзерге заманда тел камиллеген бары тик китап укып баетып була.
ГҮЗӘЛ ЗАКИРОВА:
– Соңгы арада укыганнарыңнан сине нәрсә шаккатырды?
– Соңгы елларда күбрәк хатирәләр, хатлар, сәяхәтнамәләр укыйм. Аерым ниндидер китап шаккатырды дип әйтә алмыйм, әмма китаплардагы кайбер вакыйгалар тетрәндерә. Мисал өчен, Тукай җан биргән вакытында аның янында бердәнбер кеше генә – Әмин Мостафин гына булган икән. Югыйсә, Тукайның көннәре санаулы булганын барлык дуслары да белгән.
ИХТЫЯР КЫЯМОВ:
– Өлкәнрәк әдипләр еш кына яшь иҗатчыларны төшенкелеккә бирелеп, декаданс рухында иҗат итүдә шелтәли. Әлеге күренеш узгынчы булырмы, әллә бу хәзерге яшьләрнең бер үзенчәлегеме?
– Студент чакта ул «караңгылык» темасы миндә дә бар иде. Шагыйрьләрнең күпчелеге иҗатында шундый караңгы чор күренгәли. Ул чорны узарга кирәк.
АЙГИЗӘ ЛАТЫЙПОВА:
– Үзегез язган шигырьләр арасында иң яраткан һәм иң яратмаган шигырьләрегез бармы, яисә сез бөтен шигырьләрегезгә дә бертөрле мөнәсәбәттәме?
– Үземнең «Балык теле» шигырен яратам. Ул минем беренче китабымның исеме дә булып тора.
– Иҗади кризислар буламы? Алар белән ничек көрәшәсез?
– Була. Берничек тә көрәшмим. Үз вакыты җиткәч барыбер языла ул. Рифма куып, үземне азаплап утырасым килми.
– Әдәби тәнкыйть иҗат итәргә булышамы?
– Объектив тәнкыйть булса, әлбәттә. Махсус сине пычратырга дип язылган әйбер булса, ул рухыңны сындырырга, күңел төшенкелегенә китерергә мөмкин.
ГӨЛШАТ МӨХӘРЛӘМОВА:
– Көндәлек тормышта хоббиларыгыз күпме? Сезнең өчен бу мөһимме?
– Советлар Союзы таркалгач, шагыйрь булу үзе үк хобби булып калды бугай инде. Язучылыктан кала, китаплар укырга һәм җыярга яратам.
– Хәзерге эстрада җырчыларының җыр текстлары турында сез нинди фикердә? Сезнеңчә, җыр тексты шигърият белән тигез була аламы?
– Һәр җырның үз тамашачысы, һәр тамашачының үз зәвыгы бар. Җырларга текстларны профессиональ шагыйрьләр язсын иде дигән теләктә калам. Мин дә бераз көйли дә, җырлый да беләм, ләкин җырламыйм бит.
– Сезнең яратып тыңлаган җырчыларыгыз кемнәр?
– Мин Салават, Хәния Фәрхи һәм шул чордагы башка популяр җырчыларны тыңлап үскән буын кешесе. Хәзерге яшьрәк җырчылар арасында Зөлфирә Мирзаянова, Сиринә Зәйнетдинова җырлаганы ошый. Аларның ниндидер бер үзенчәлекле халыкчан моңы бар. Күңел халәтенә карап башка артистларның да аерым җырларын тыңлыйм.
– Хәзерге көндә шигырь уку яшьләр арасында киң таралган диеп әйтеп булмый. Сезнең бу вазгыятькә карашыгыз нинди? Язган шигырьләрегезне бер генә укучы булмаган очракта да язуны дәвам итәр идегезме?
– Күпчелек кешеләр модага иярергә ярата, бүген татар шигърияте модада түгел. Ләкин 7 миллион татар арасында шигырь яратучылар бар. Ә мин үз чиратымда бер укучы калмаса да язачакмын. Үзем өчен булса да.
– Дөньядагы һәр кешегә татар әдәбиятыннан бер китапны тарату мөмкинлегегез булса, кайсы китапны сайлар идегез?
– Белмим. Ләкин ул балалар әдәбияты белән бәйле китап булыр иде кебек.
Фото: Шагыйрьнең социаль челтәрендәге сәхифәсеннән
Нет комментариев