Новости
Әдәбият

«Тетри инде үзәк күптәннән...»

Таңсылу Кашапова шигырьләре.

***
Эпиүзәк – мин һәм минем йөрәк.
Язгы ташкыннардай болгана хисләрем.
Ярларыннан ташый, гөрли, кайный, атыла, өр-яңадан туа, чикләреннән чыга
ирешәсе сиңа сүзләрем.
Тик
Еракта шул син,
Минем янда түгел.
Әмма үзәгемдә инде
күптәннән.
Һәр төн йокымсырап торган башлар сине уйлый, уйлап интегә, йоклый алмый, уч төпләре тирли, мең бер сорау туа, теләк туа сине күрергә.
Тик
Еракта шул син,
Минем янда түгел.
Тетри инде үзәк
күптәннән.

***
Куркам сине югалтырга…
Сөю дигән диңгездә
Ләмгә чумып батармын мин…
Калдырсана…
Төпләрдә
Өйрәнермен йөзәргә
Синсез…
Янда тынчу караңгылык…
Үпкәм тулы кара болыт
Һава керми, тишек лә…
Калдырсана…
Күкләрдә
Өйрәнермен яшьнәргә
Синсез…
Күзләрем хәзер елмаймый…
Күңлем – яра, уем бармый,
Еракмы даруханә?
Калдырсана…
Үрләргә
Өйрәнермен менәргә
Синсез…

Мин Кашапова Таңсылу Нияз кызы. Теләче районы Баландыш авылында туып үстем, бүгенге көндә Казан читендә яшим. КФУда татар теле, әдәбияты һәм инглиз теле юнәлешендә укыйм. Шулай ук мин – «Сәләт» яшьләр үзәге юлламалар бүлеге җитәкчесе һәм Ш. Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе кураторы да әле.
Шушы 5 ел уку барышында очрашулар, параларда әдәби әсәрләр анализлап йөреп, хисләр шулкадәр ташый – гади сүз белән генә әйтеп бетереп булмый. Һәм ул хисләр ничектер шигъри юлларга әверелә. Минем өчен шигырь язу – психолог белән сөйләшү кебек.

Моңарчы шигырьләремне кешеләргә күрсәткәнем булмады. Мин аларның камил түгел икәнен беләм. Хәзер аларны укыйм да, үземне «бу – Таңсылу Гыйлаҗова язган шигырьләр» дип тынычландырам (күптән түгел кияүгә чыктым). Икенчедән, алай ярамаганын белсәм дә, язганнарымны гел үзем укыган, анализлаган шедеврлар белән чагыштырам. Ә минекеләр – килде-китте юллар сыман. Шулай да, бар батырлыгымны җыеп, шигырьләремне ИДЕЛ укучыларына күрсәтергә булдым.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое