«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Татарстан турында фильмны Кабулда «Россия һәм Ислам дөньясы» конференциясендә күрсәтәчәкләр

13 августта Кабулда узачак «Россия һәм Ислам дөньясы» конференциясен оештыручылар үтенече буенча Татарстан турында документаль фильм күрсәтеләчәк.

Ул катнашучыларны республикада исламның тарихи-мәдәни мирасы һәм үсеше белән таныштырачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итте.

«Россия һәм Ислам дөньясы» конференциясе Кабулдагы Рус йортында узачак. Хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышу өчен эксперт бергәлеген, эшлекле даирәләрне һәм яшьләрне берләштерергә тиеш.

ВКС форматындагы чарада Россиянең һәм Әфганстанның танылган галимнәре, бизнес һәм җирле җәмгыятьләр вәкилләре, ике илнең югары уку йортлары укытучылары һәм студентлары, шулай ук Әфганстанның татар җәмгыяте вәкилләре катнашачак.

Хәзерге вакытта катнашырга 2 меңнән артык кеше гариза җибәргән.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое