Ташкабакларны кая куярга белмәү сезонына рәхим ит! Бу рецепт сине коткарыр!
Кирәк була:
- ташкабак — 1 кг
- үсемлек мае — 1 аш кашыгы
- кетчуп яки томат пастасы — 1–2 аш кашыгы
- майонез яки каймак — 1–2 аш кашыгы
- соевый соус яки горчица да салырга була
- сарымсак — 1–2 тырнак
- укроп
- тоз
- сыр
Ничек пешерергә?
1. Каты тышлы ташкабакларны әрчеп, 1–1,5 см калынлыктагы түгәрәк кисәкләргә турагыз һәм аз гына тоз сибегез.
2. Табаны үсемлек мае белән майлап, кабак кисәкләрен тезеп чыгыгыз.
3. Кабак кисәкләренең өстенә майонез яки кетчуп, яисә майонез белән кетчуп ( томат пастасы һәм каймак) катнашмасын сөртегез. Теләсәгез, кабакларны үсемлек мае белән генә дә майларга да мөмкин. Кайберәүләр акмай куллануны өстен күрә — бу инде тәм мәсьәләсе.
4. Мичне 190 градуска кадәр җылытыгыз. Кабаклар салынган табаны мичнең урта киштәсенә куеп, 20 минут пешерегез.
5. Пешкән кабакларны тәлинкәгә тезегез. Өстенә әз генә майонез, изелгән сарымсак һәм вакланган укроп сибәргә мөмкин.
6. Ташкабакларның өстенә бераз кырылган сыр кырып тагын 5-10 минутка духовкага тыгып алырга бул.
Әлеге гарнирны теләсә нинди ит, балык белән яки ярма белән бирергә була.
Тәмле булсын!
Комментарийлар юк