«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Аннан-моннан

Кукмара районында ике яшүсмер юл-транспорт һәлакәтенә эләккән

Кукмара районында питбайкта йөргән ике яшүсмер юл-транспорт һәлакәтенә эләккән, икесен дә хастаханәгә озатканнар.

Бу хакта районның Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр, дип яза «Кукмара яңалыклары».

Якынча мәгълүматларга караганда, «HAMMER» питбайкының дәүләт теркәве номерыннан башка йөртүчесе (2010 елгы) Мәктәп урамы буйлап «Кукмара – Шәмәрдән» юлы юнәлешендә хәрәкәт иткәндә, идарә итү хокукына ия булмау сәбәпле, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итә торган тизлекне сайламаган. Нәтиҗәдә тимер юл киртәсенә бәрелгән. Ул Жилой Рудник авылыннан (3 км) үзенең танышы белән питбайкта йөрергә чыккан булган.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә питбайк йөртүченең оча сөяге, уң беләк сөяге, уң бот сөяге сынган. Ул Казан шәһәренең Республика балалар клиник хастаханәсенә озатылган, шлем кигән булган. Ә питбайкның (2011 елда туган) пассажиры шлемсыз була һәм Казан шәһәренең Республика балалар клиник хастаханәсенә госпитализацияләнә.

 

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое