Татарстанның гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, 11 августта безнең төбәктә һава шартлары антициклон йогынтысында формалашачак.
Явым-төшемнәр ихтималы аз, төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә урыны белән томан төшүе көтелә. Төнге температура 6-11градуска кадәр түбәнәячәк.
12 августта, төнлә явым-төшемсез һава сакланачак, көндез төньяк-көнбатыш циклонының атмосфера фронты якынаю белән, республика көнбатышында кыска вакытлы яңгыр явачак. Һаваның температурасы төнлә 8-13, көндез 21-26 градуска кадәр җылыначак.
Нет комментариев