Шәһәр һәм Республика көненә Казанда «Тасма» спорт мәктәбе территориясендә җәядән ату үзәге ачыла.
Төзелеш инде 95 процент әзер диярлек. Керү юлларына асфальтның өске катламын саласы, яшелләндерәсе һәм җиһазларын урнаштырасы калган.
Комплексның әзерлеген Казан мэры Илсур Метшин тикшерде. Бу Татарстанда беренче махсуслаштырылган үзәк булачак, анда укчылар ел буе шөгыльләнәчәк. Үзәк сменасына 100 кешегә һәм көненә дүрт сменага кадәр исәпләнгән.
Комментарийлар юк