Россиялеләрне алты көнлек эш атнасы көтә.
Октябрь аенда алты көнлек эш атнасы көтә.
Ял көнен шимбәдән 30 апрельгә күчерү аркасында ял көннәре 28 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк, дип искәртте юрист Ольга Владимирова.
2 ноябрьдәге ял көне 28 апрельдән 1 майга кадәр өзлексез ял итү өчен күчерелде. Шул ук вакытта алты эш көненнән соң россиялеләр барыбер ике көн ял алачак, чөнки дүшәмбе көнне 4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә.
чыганак: Шәһри Казан
Нет комментариев