«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Олег Кинҗәгулов: «Киләсе юбилей сезонына классик әсәр эзлибез»

Аяз Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы татар дәүләт драма театры яңа сезонда Мөхәммәт Мәһдиевнең «Без – 41нче ел балалары» әсәрен сәхнәләштерә.

Театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов әйтүенчә, киләсе ел Җиңүнең 80 еллыгына багышланганга күрә, аны төп тема дип алганнар. Бу теманы ачу өчен Мөхәммәт Мәһдиевнең «Без – 41нче ел балалары» әсәренә тукталганнар.

«Башка спектакльләрне әле планлаштырабыз гына. Киләсе юбилей сезонына классик әсәр эзлибез. Аяз Гыйләҗевнең берәр әсәрен алырбыз. Укыйбыз да, укыйбыз әлегә. Бүген безнең театр билгеле бер дәрәҗәгә җитте. Алга адым ясар өчен, халыкка якынаю өчен сыйфатлы әсәр кирәк», – диде ул.

15-17 сентябрьдә Чаллы театры Казанга гастрольләр белән килә.

чыганак: Татар-информ

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое