«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

XX Казан халыкара кинофестивалендә Казахстанда төшерелгән мультфильмнар сериясен күреп булачак

«Алтын минбәр» XX Казан халыкара кинофестивале программасына Казах киносы көне кертелгән.

Казахстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Ерлан Искаков әйтүенчә, Казахстан фильмнары конкурс һәм конкурстан тыш программага керде – һәм бу Татарстан белән Казахстанның мәдәни-гуманитар өлкәдәге хезмәттәшлегенең үрнәге.

- Конкурстан тыш программада ике фильм тәкъдим ителәчәк. Аларның берсе – кинорежиссер Тәлгать Теменовның «Смуглянка»сы (казахча — «Каракыз»). Бу Бөек Ватан сугышы елларындагы мәхәббәт тарихы. Икенче фильм – режиссерлар Ерлан Нурмөхәмбәтов һәм Лиза Такэбның «Ат караклары. Вакыт юллары». Бу Казахстан-Япон фильмы чын вакыйгаларга нигезләнгән, - диде дипломат.

XX Казан халыкара «Алтын минбәр» кинофестивалендә Казах киносы көне якшәмбе, 8 сентябрьдә узачак, дип ачыклык кертте чараның башкарма директоры — «Татаркино» җитәкчесе Миләүшә Айтуганова. Ул шулай ук бу көнне Казахстанда төшерелгән мультфильмнар сериясен дә күрергә мөмкин булачак, дип ассызыклады, дип яза «Татар-информ».

- Быел анимацион фильмнарның рекордлы саны Казахстаннан килде, анда анимация бик яхшы үсеш алган. Без конкурска 37 мультик кабул иттек, аларның кайберләре анимация номинациясенә һәм конкурстан тыш программага керде. Казах киносы көненә без шулай ук мультфильмнар әзерләдек. Гаиләләр белән килергә, ике искиткеч картина һәм мультфильмнар карарга була, - диде ул.

 

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое