Исламда музыка тыңларга рөхсәтме? Әлеге сорау белән хәзрәтләргә еш мөрәҗәгать итәләр. Ул безнең яшьләребезне дә борчыйдыр. Шуңа күрә «Гаилә» мәчете имамы Рөстәм Хәйруллинның «Татар-информ»га биргән интервьюдагы бу сорауга җавабын урнаштырырга булдык.
Хәзрәт белдергәнчә, мөселман дин гыйлеме даирәсендә музыка тыңлауның рөхсәт ителү-ителмәве мәсьәләсендә төрле фикерләр бар. Әмма һичшиксез бәрмә уен коралларын рөхсәт ителгән дип расларга мөмкин.
«Пәйгамбәр заманында ул (музыка) булган. Һәм ул бәрмә уен коралларын рөхсәт иткән. Хәтта пәйгамбәр туйга килгән һәм анда кешеләр бәрмә уен коралларында уйнаган очраклар да булган. Бервакыт ул килеп кергәч, кешеләр шунда ук уйнаудан туктаган. Шуннан соң пәйгамбәр кулы белән ишарәләп: «Юк-юк, дәвам итегез, бу – бәйрәм», - дигән. Шуңа күрә бәрмә уен кораллары рөхсәт ителә», - ди хәзрәт.
Шул ук вакытта, ниндидер тормыш хәлләрендә музыка уйный башласа, мәсәлән, урамда яки кино караган вакытта, мөселман кешесе моны тыныч кабул итәргә һәм игътибарсыз калдырырга тиеш. Әйтик, телевизор караган вакытта анда кинәт музыка уйный башласа, мин телевизорны сүндермим. Музыка яки тагын нәрсәдер уйнаганда, моны ишетмим һәм аңа игътибар итмим».
Нет комментариев