Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камалның мемориаль фатиры «Язучы портфеле» дип аталган яңа камералы күргәзмәгә чыкыра.
Экспозиция әдәбиятка язучыларның шәхси әйберләре аша карарга тәкъдим итә. Алар кайчандыр язучыларның көндәлек хезмәтенең бер өлеше булган. Күргәзмәдә Гаяз Исхакыйның эш өстәле, Мөхәммәт Мәһдиевнең өстәл сәгате, Габдрахман Әпсәләмовның күзлеге, Нурихан Фәттахның язу машинасы һәм татар әдәбияты тарихы белән бәйле башка әйберләрне күрергә мөмкин.
Күргәзмә билгеле бер язучының бүлмәсен төгәл кабатламый. Бу – төрле чорларны, язучыларны һәм язмышларны берләштергән җыелма киңлек. Биредә әйтерсең лә әле генә язучы эшләп утырган һәм менә бер мизгел элек кенә чыгып киткән.
«Язучы портфеле» ярымиммерсив форматта эшләнгән: кайбер экспонатларны карап кына калмыйча, аларны тотып, кулланып карарга мөмкин. Күргәзмә киңлегендә берничә сер һәм табышмак яшерелгән — аларны кунакларга чишәргә тәкъдим ителә.
Күргәзмәнең үзәк образы – «СҮЗ» дип аталган яктылык композициясе. Биредә сүз язучының иҗади эзләнүе символына әверелә — текст әле китапка әйләнмәгән, әмма инде туа башлаган.
«Язучы портфеле» – әзер әсәр чикләреннән чыгып, әдәбиятның ничек туганын тоярга мөмкинлек бирүче күргәзмә.
Нет комментариев