Әлеге язма «Идел»нең март санында чыккан иде.
Март аенда без ерак илләрдән әйләнеп кайта торган сыерчыклар, сиртмәкойрыклар, сандугачлар, кызылтүшләр, киек каз-үрдәкләр, торналар һәм башка бик күп кошкайларыбызны каршыларга әзерләнәбез. Аларга шундый ерак юлларны үтеп, адашмыйча, исән калып әйләнеп кайтырга нинди сәләтләре ярдәм итә икән? Әйләнеп кайту вакыты җиткәнен каян беләләр, ничек һәм ни өчен китәләр, кайталар алар? Бүген без дә галимнәргә ияреп, шушы сорауларга җавап эзләрбез.
Ерак араларга күчеш (миграцияләр) – бөҗәкләрдән алып имезүчеләргә кадәр бик күп хайваннарга хас күренеш. Кошлар арасында ул аеруча киң таралган. Кышкы чорда безнең якларда җитәрлек азык таба алмый торган канатлы дуслар, көн озынлыгы кыскара башлау белән, очышка әзерләнә башлый. Очыш вакытында кошлар тирә-якта ориентлашырга, үз урыннарын, барып җитәсе нокталарын һәм юнәлешләрен белергә тиешләр. Бу максатларга алар төрле механизмнар ярдәмендә ирешә, һәм галимнәр аларны һаман да өйрәнә.
Тумыштан бирелә торган мондый катлаулы сәләтләр инстинктлар дип атала. Беренчедән, кошлар кояш юнәлешен һәм азимутны ачыклый белә. Кайбер кошлар йолдызларга карап ориентлаша. Өченче механизм – Җир шарының магнит кырын тою һәм аның буенча юл таба белү. Моннан тыш, аларның төрле табигый ориентирларны: тау сыртларын, урман, елгаларны исәпкә алып, карта «төзи» белүләре ачыкланган.
КОЯШ КОМПАСЫ
Бу сәләт кояшның көн дәвамында көнчыгыштан көнбатышка хәрәкәт итүен күзәтү, аның биеклеген һәм азимутны исәпли белүгә нигезләнгән. Кояшның хәрәкәте ел фасылына, ярымшарга, көннең мизгеленә карап аерыла, шуңа күрә бу исәпләүләрне башкаруда кошларның эчке сәгатьләре мөһим урын алып тора. Мисал өчен, кече миләш чыпчыгы һәм свэнс миләш чыпчыгы кояш баю ноктасыннан юнәлеш ала һәм аны магнит кыры ярдәмендә саклый.
ЙОЛДЫЗЛЫ КОМПАС
Яшь солы чыпчыклары очарга өйрәнү дәверендә күкнең әйләнү күчәрен табалар. Әлеге күчәр Тимер казык йолдызы янында урнашкан һәм төньяк ярымшарда ул төньяк котыпка юнәлешне күрсәтә. Бу күренешне күп тапкыр планетарийларда тикшергәннәр. Тимер казык йолдызы урынына үзәккә Бетельгейзе йолдызын куеп өйрәтелгән солы чыпчыклары көзен табигый күк йөзендә дә әлеге йолдызга таба очканнар. Күк йөзенең әкрен әйләнешен тоеп, аны отып алу, йолдызларга карап ориентлашу бу кечкенә кошлардан гаҗәеп көчле сәләтләр таләп иткәнен онытмаска кирәк.
МАГНИТ КОМПАСЫ
Әлеге ысул кешедә булмаган тоемлау сәләтенә нигезләнә, шул сәбәпле аеруча серле яңгырый. Кошлардан тыш кайбер имезүчеләрнең, диңгез ташбакаларының, җир-су хайваннары һәм балыкларның да магнит тойгысын кулланулары турында расланган мәгълүмат бар. Кошлар арасында бу мәсьәлә беренче чиратта таң чыпчыклары мисалында өйрәнелгән. Өйрәнеләсе нечкәлекләр әле күп, ләкин галимнәр фикеренчә, әлеге тойгы күзнең челтәркатламындагы химик реакцияләргә нигезләнә. Яктылык һәм магнит нурланышы тәэсирендә күзнең челтәркатламындагы криптохром дип аталган аксымның конформациясе үзгәрә, баш миенә сигнал тапшырыла, шулай итеп кошлар магнит кырын туры мәгънәдә күрәләр. Ләкин магнит полюслары географик полюслар белән үзара тәңгәл килми. Шунлыктан кошлар берьюлы берничә ысулга нигезләнергә мәҗбүр.
БАШКА СӘЛӘТЛӘР
Компаслардан тыш, кошларның тирә-якта урнашкан географик нокталарга да таянулары турында әйтеп киттек. Без, кешеләр, бу ысул белән яхшы таныш. Беренче очышлары барышында алар төп ориентирларны исләрендә калдыралар, ә киләсе очышлары вакытында шушы «картага» карап юнәлешләрен дөреслиләр. Кайбер кошларга, мәсәлән, почта күгәрченнәренә, ис тою да ярдәм итә дигән караш бар, тик ул әлегә бәхәсләр уята.
КҮККӘ КҮТӘРЕЛДЕК…
Юнәлеш мәсьәләләрен ачыкласак та, озын юлда күп кенә көнкүреш киртәләре белән очрашабыз бит. Аларга да тукталып китик.
Очу – бик күп көч сарыф итә торган эш. Атналар буе зур тизлектә хәрәкәт итә алу өчен кошлар беренче чиратта май катламы туплый. Сәфәрдә көндез азык табу, ә төнлә дошман күзенә күренмәү җиңелрәк булу сәбәпле, күп төрләр нәкъ менә төнлә хәрәкәт итү, ә көндез туклану һәм ял итүне сайлыйлар.
Һава агымнарына каршы очу да җиңел түгел. Кошларның тән төзелеше моңа яхшы яраклашкан: уңай агышлы шома тәннәре, тоташ, җиңел куыш сөякләр, һава капчыклары, тиз матдәләр алмашы, искиткеч нечкә төзелешле каурыйлар бу хайваннарның гаҗәеп осталыкларын тәэмин итә. Тәннәрен җиңеләйтү өчен алар хәтта тешләр, сидек куыгы, уң күкәйлек кебек әгъзалардан «баш тартканнар». Болардан тыш, алар өчпочмак рәвешендә тезеләләр. Беренче булып иң нык кош баса, ул иң көчле һава агымнарын ярып бара. Аның артына шулай ук көчле кошлар тезелә. Яшь һәм зәгыйфьрәкләре артка урнашалар. Арыгач, беренче кош койрыкка юнәлә, аның урынын башкалары ала. Шулай чиратлашып, алар күп көчне янга калдыралар.
ТУГАН ЯК ДӘШӘ
Кире кайтыр вакытлар җитте. Бу хакта табигый сәгатьләр сигнал бирә. Нигә җылы якта гына калмаска соң? Юк, кайтмый мөмкин түгел, чөнки җылы якта кошлар кунак кына. Анда да һәр хайванның үз азыгы, экологик нишасы, көндәшлек бар. Язын безнең ярымшарда көннәр озыная, димәк, азык табу вакыты да арта. Шуңа күрә күпчелек кошлар чит илләрдә оя кормый, туган якка әйләнеп кайткач кына бала чыгара.
Илебезнең төрле почмакларында урнашкан орнитология станцияләре, аларда эшләүче галимнәр боларның барысын да өйрәнә. Аягына боҗра тагылган кошчык башка бер илнең станциясенә килеп эләгүгә, андагы галимнәр безнекеләргә хәбәр бирә. Моннан тыш, ил чикләрендә урнашкан станцияләрнең хезмәткәрләре кошлар безнең илгә төрле вируслар алып кайтмасын өчен, даими күзәтү алып баралар.
Шушы катлаулы юлларны урап, авырлыкларны җиңеп, яз айлары дәвамында бер-бер артлы сөекле урманнарына, шәһәр, авылларына кайтучы кошларыбызны көтәбез, бик көтәбез!
Динә Абдуллина
Нет комментариев