«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Карьера һәм үсеш

Заводта яралган мәхәббәт – дүрт романтик тарих

Хәтерләсәгез, берара без ИДЕЛ кавыштырган парлар турында язган идек.

Бу юлы заводта яралган мәхәббәт тарихлары белән таныштырырга булдык. Иркенләп утырыгыз. «Казаньоргсинтез»да хезмәт куючы һөнәр ияләре турында дүрт романтик тарих сөйлибез!

ЛӘЙСӘН ҺӘМ ЗӨФӘР САФИУЛЛИННАР:

Үзәк завод лабораториясе химигы; технологик процесслар белән автоматлаштырылган идарә итү системалары инженеры.

Берзаман Зөфәрне дуслары кафега чакыра һәм ул алар арасында Ләйсән дә була. Бер-берсенә алар шул тәүге күрешүдә үк игътибар итә: Ләйсән Зөфәрнең елмаюын, тыныч матур тавышын ошата. Ә Зөфәр исә шунда ук үзләренең бер дулкында булуларын сизеп ала – уртак кызыксынулар, Ләйсәннең игътибар белән тыңлавы... Ниндидер бер сөйкемле сөяге белән үзенә карата ул аны.

Ләйсәннең югары уку йортын тәмамлап йөргән чакларында, Зөфәр аны үзе янына заводка эшкә чакыра. Егетнең киңәшенә колак сала кыз – шулай аларны эш, эштәге актив социаль тормыш берләштерә башлый.

Ләйсән белән Зөфәр икесе ике бүлектә эшли, еш кына сменалары да кисешми, әмма бу аларны бер-берсенә якынайта гына. Алар күрешү мәлләрен алдан планлаштыралар, парлашып шәһәрнең яңа урыннарында йөриләр, иртәнге, кичке ашларда очрашалар. Бу кадерле күрешүләр аларны бер-берсенә якынайта, соңрак гаилә корып җибәрәләр, хәзер инде аларның кызлары үсә.

Сафиуллиннар гаиләсенең яшь парларга киңәше: бер-берегезне тыңларга һәм ишетергә өйрәнегез, уртак кызыксынуларыгызны барлагыз һәм шул ук вакытта яраткан кешегезнең шәхси чикләрен дә санлагыз.

МИЛӘҮШӘ ҺӘМ АЛЕКСЕЙ ПЛАКСИННАР:

Үзәк завод лабораториясе химигы; пиролиз продуктлар җитештерү бүлеге менеджеры. Бу пар югары уку йортында ук таныша.

Алексей башка студентларга, шул исәптән Миләүшәгә дә укуда ярдәм иткәли торган була. Укуны тәмамлагач, алар икесе дә заводка урнаша – еш кына бер сменада эшлиләр, шулай дуслашып китәләр. Бер-берсенә якынаеп китүләре Миләүшәнең машина алу тарихыннан башлана. Йөртү таныклыгы алганнан соң, Миләүшә машина турында уйлана башлый һәм бер «девятка» игъланына юлыга. Бу машина Алексей яшәгән йортка якын җирдә сатылганлыктан, Миләүшә аннан ярдәм сорый. Алексей бик теләп ризалаша һәм Миләүшә машина йөртергә өйрәнгәндә дә аның янында була. Дуслык, ярдәмнән башланган тарих шул рәвешле әкренләп мәхәббәткә әйләнә.

Миләүшә белән Алексей инде 15 ел бергә, алар өч бала тәрбияли. Мәхәббәт һәм хезмәтебез уртак, ди Алексей. Бу матур гаилә эш урынында чараларга бергә йөри, ялны бергә туры китереп ала.

«Төрле җирләрдә эшләсәк, бер-беребезне алай яхшы аңламас идек», – ди алар.

Плаксиннар гаиләсеннән киңәш: көнкүрештәге эшләрдә бер-берегезгә ярдәмләшегез. Яраткан кешегезне сүтеп-корырга тырышканчы, аны ничек бар, шулай кабул итәргә өйрәнегез.

РАФИЛӘ ҺӘМ РӘМИС ХИСАМБИЕВЛАР:

Электр белән тәэмин итү производствосын планлаштыру һәм ресурслар белән тәэмин итү инженеры; техник хезмәт күрсәтү һәм ремонт бүлегенең инженер-электригы.

Бу парның мәхәббәт тарихы футбол матчында ярала. Профсоюз биргән билетлар белән Рәмис һәм Рәфилә бергә футболга бара. Шушы берничә сәгать эчендә алар дуслашырга өлгерә. Соңрак заводта һәм эштән соң уздырган һәр көн аларны бер-берсенә якынайта гына. Уртак эш мөнәсәбәтләрне ныгытты дигән фикердә алар. Завод булмаса, бәлки, беркайчан да очрашмаган булыр идек, ди яшь гаилә. Хәзер Хисамбиевлар ике кыз бала үстерә.

Хисамбиевлар гаиләсеннән киңәш: ныклы мөнәсәбәтләрнең төп нигезе – ышаныч, ярату һәм хөрмәт. Кыен мәлләрдә бер-береңә юл куя белергә кирәк.

СВЕТЛАНА ҺӘМ ГЕННАДИЙ МЕДВЕДЕВЛАР:

Төп фондлар белән идарә итү хезмәтен планлаштыру һәм контрольдә тоту бүлеге җитәкчесе; ышанычлылык идарәсе эксперты.

Тәүге тапкыр алар ял итү базасында очраша. Светлана егетнең активлыгына игътибар итә, ә Геннадий кызның харизмасын үз итә. Әмма бу очрашу бары очраклы кисешү булып кына кала. Бер ел узгач алар яңадан очраша, бу юлы инде эштә, һәм икесе дә моның юкка түгеллеген аңлап ала. Икесе дә заводта бер үк юнәлештә хезмәт куйганлыктан, бер-берләренә киңәш биреп, ярдәмләшеп эшли алар. Бәхәсләрсез дә булмый икән – аларны исә эштә калдырып кайтырга өйрәнгәннәр.

Гаиләдә ике бала – кыз һәм малай үсеп килә. Завод уздыра торган бәйрәм-чараларда яратып катнаша, бергә ял итә, спорт чараларына йөри алар.

Медведевлар гаиләсенән киңәш: өйләнешүне сузмаска кирәк, аеруча хәзерге тиз үзгәрүчән заманда. Мөнәсәбәтләрдә һәркем шәхес буларак үсәргә, үзен кирәкле һәм кадерле итеп тоярга тиеш.

Екатерина Брыжак
Тәрҗемә: Гүзәл Закирова

фото: Фирүзә Вәлиева

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое