«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Әдәбият

Күзләр

ТаңЧулпан хикәясе.

Таңчулпан Гыйләҗева, 2006 елда Теләче районы Баландыш авылында туган. Татар кинематографиясе, журналистика белән кызыксына. «Иделем акчарлагы» (2022, 2023), «Илһам» (2024) һәм башка иҗади бәйгеләрдә җиңүләре бар. Бүгенге көндә Казан (Идел буе) федераль университетының Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр институтының журналистика юнәлешендә белем ала.

Машинаның суык тәрәзәсенә утыз җиде дә сигез градуслы кайнар башны терәдем дә караңгыда юньле-рәтле күренеп тә бетмәгән агачларга карадым. Кайсы машинага утырсам да, арткы рәтнең уң яктагы утыргычы – минеке иде. Бу юлы башкача. Уңайсыз булса да, хәлемнең авырая баруын сиздермәскә тырышып, машина эчен күзәтмәкче булам. Ләкин барыбер нидер дөрес түгел. Игътибарымны янә тәрәзә артындагы караңгылык эчендә утырган агачларга юнәлттем. Алар элек тә шулай ук озатып кала иде. Ә мин бүтән... Гүя озын гомер кичергән, үз тормышында ниләр генә күрмәгән алтмыш ике яшьлек хатын түгел, ә һаман да шул – дөньяны әле яңа гына өйрәнә башлаган кечкенә кыз. Арткы якны күрсәтә торган көзгедәге ике арыган күз дә миңа шуны әйтә кебек.

Тәрәзә парлана. Кышкы салкыннарда өйгә кергәч парланган күзлек пыяласы күк. Маңгаем шул парлы тәрәзәгә түгәрәк тишем ясаган икән... Тишемнең кырыйлары әкрен генә парланып килә дә тәмам капланып бетә. Ә пар югалгач, тагын күзләр. Минекенә охшаган булсалар да, алар минеке түгел иде. Чөнки аларда борчу-хәсрәтнең әсәре дә юк. Күз кабакларын күптән яулап алган жыерчыклар юкка чыккан... Бәби чагым... Әти-әни янымда булган вакыт. Ул тәрәзәдә шул ук күзләр! Мин бит бу! Мин! Танымыйча да торам!.. Үзәкне өздерсә дә, ничектер ягымлы итеп карыйлар... Тик куркыныч түгел... Күңел түренә үтеп кереп, берсүзсез аңлыйлар... Бер генә минутка күземне йомсам, хәтта ялгыш кына күз карасы селкенсә дә, мин бу рәхәтлекне югалтырмын төсле тоела. Теге вакытта да шулай булган иде.

Хәзер дә күзләрне җибәрә алмыйм. Хатирәләр берсе артыннан берсе агыла…

Ул күзләр ни генә күрмәде. Әниемнең миңа карап, беренче тапкыр назлап елмаюы, әти җилкәсендә маякчы кыз булып утырып, тирә-якны күзәтүләр, яңа гына тишелеп чыккан ямь-яшел чирәм, матур бизәкләр сыйдырган кар бөртекләре.

...Шул көздә баштанаяк пычракка батып кайткач, ничек кенә әрләмәделәр соң, ә! Яз көннәре балчык ябышкан кардан гадәт буенча энем белән кар бабай ясый идек. «Шоколадный»ны! Әй, аны күрергә кирәк!

– Апам, кара әле, әйдә кар бабайга колаклар ясыйбыз? Шикаладныйны! – Энемнең тавышы, зыңгылдап көлүе гел ачуымны китерә иде. Кар бабайның колаклары буламыни инде?

Аннан соң кинәт суытты да әйләнә-тирәне катырды да куйды. Юллардагы бозлавык тагын да шомарды, әйтерсең лә кешелеккә өйдән чыкмыйча утырыгыз дип яный. Ә без тыңламадык. Язгы каникуллар бит! Минем беренче язгы каникулым. Матурлыклар карарга, күңел ачып кайтырга булдык. «Шоколадный» кар бабай белән генә сабыйларның күңеле буламыни инде?! Кая ул! Безгә кызык эзләргә, дөньяда булмаган нәрсәләрне уйлап табарга, ә уйлап табылганнарын күреп бетерергә кирәк!

Машинага утырып кайтырга чыккач, көлешә-көлешә үткән көнгә нәтиҗә ясыйбыз, ә энем үз ягындагы тәрәзәгә биш бармагының да эзен калдырып уйный. Һәм әни ничә тапкыр: «Тәрәзә пычратмагыз!» – дип кисәтә.

Күңел булып, тәмам аргач, юлда йокыга киткәнмен. Инде кайтып җиткәнбездер, күзне ачмый торсам, әтием күтәреп алып керер әле дип иркәләнмәкче булып ятам. Тик нигәдер машина ишеген ачкан тавыш һаман ишетелми. Онытканнармы әллә мине? Күземне ачкач, таныш түгел түшәм күрәм. Ап-ак. Ә безнең өйдә түшәмнәр яшькелт төстә. Ремонт ясаганда, төсләрне энем белән икәү сайлаган идек.

Аннан соңгы вакыйгаларны язмыш дәфтәреннән сызып атып, яңаны, дөрес тарихны язарга кирәк! Әтине, әнине, энемне бер күрергә өзгәләнеп, хастаханә ятагыннан торырга теләп, күпме тилмерсәм дә, гәүдәм акылымны тыңламый, киреләнә, селкенми дә. Торып басып, «шоколадный» кар бабайга колаклар ясарга, энемнең ачу китергеч көлүен кайтаваз итеп түгел, ә чынбарлыкта ишетергә телим. Тик мин үземне курчак кебек хис итәм. Шәфкать туташлары ашата, киендерә, урынымны алыштыра. Бертөрле ятудан аргач, үзем борылып ята алмавымнан гарьләнеп елаган чакларым күп булды. Әле дә кеше булып яшәвемә вакыт-вакыт сокланып куям. Ә күзләремнең тагын бер тапкыр гына булса да, аларны күрәсе килә... Җаным да, аларның карашын тагын бер генә мәртәбә булса да, үзендә тояр өчен бәргәләнә…

Әти-әни, энем – аларны мин хастаханәдә ятканда җирләгәннәр. Ярты елдан артык вакыт узгач, инде кабат аягыма басып йөрергә өйрәнгәч кенә, алар каберенә килдем... Барысын да күргән күзләрем мине иң якын кешеләремне соң мәртәбә күрүдән мәхрүм иткән булып чыкты.

Нигә чыктык без ул көнне өйдән?! Кире шул көнгә кайтып, өйнең тимер ишеген бикләргә дә, ачкычны бозлавык беткәнче яшереп торырга иде! Ә хәзер алар анда! Минем берүземне шулай калдырып китәргә ярыймыни инде?! Болар барысы да ялган бит! Аларның янымда беркайчан да басып тора алмаячагы мөмкин хәлме?!

Кабер өстендә үләннәр җәй буена үскәч, инде орлык кояр вакытлары да җиткән. Үлән арасында сентябрьнең беренче сары яфраклары күренә. Ә мин ул елны җәйне күрмәдем. Ул елны гынамы соң? Шул каһәр суккан март аеннан соң көннәрем тоташ караңгылык эчендә узды.Ятимнәр йортында да бүгенге көн белән яшәмәвемне аңлый идем. Андагы көннәрне искә алуның мәгънәсе дә юк: барысы да вагоннары бетмәс- төкәнмәс поездга карап утырган кебек бертөрле узды. Машина тәрәзәсенә сурәте уелып калган төпсез күзле сигез яшьлек кызчыкның көндәлеген ачып укый-укый, һәр сүзен, өтер-ноктасын ятлап бетердем инде:

«Хәтер яңарта барысын.
Сыкрый йөрәк, күңел әрни,
Ә ул көннәр артта калсын.
Булмаган күк булсын берни.
Хәтер көн дә кайта анда:
Мин мизгелдә тоткынлыкта».

– Тизрәк! Тизрәк! Хәле начарая, шуңа саташа, – дип, күрше хатыны улын ашыктыра. Күршем тиз-тиз сумкасыннан градусник эзли, аның кыштырдаулары башыма кадак каккандай тоела. Улы газ педаленә баскан саен күз алдымда хатирәләр тагын да тизрәк ага.

Күршем янә кыштыр-кыштыр килә:

– Температурасы тагын да күтәрелгән, бас инде, хастаханәгә алып барып өлгерергә кирәк! – дип, улына инәлә.

Аның шулай кабалануына карышырга теләсәм дә, башымның чатнавына түзә алмыйм, авызымнан ниндидер авазлар гына чыга. Авыраюымны сизеп, күз кабакларын чытырдатып йомам да машина тәрәзәсен кулым белән сөртмәкче булам. Кап-кара тәрәзәдә салкын пар тамчылары гына тәгәрәшеп кала. Тәнем сызлавы кабат сигез яшьлек чагымдагы март аена кайтара. Без үзебезнең машинада. Рульдә – әти. Аның янәшәсендә – әни. Арткы утыргычта сул якта – энем. Мин уң якта... Иң куркынычсыз урын, диләр... Без, ниһаять, бергә! Мин алар белән.

Юк, кабаланмагыз, мин монда калам. Ул төрмәгә бүтән кайтмыйм!.. Күрәсем килми минем ул ак түшәмне. Калдырыгыз! Тәрәзәдәге күзләр белән калдырыгыз...

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое