«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Әдәбият

«Тын алыйк һәм тыңлыйк»

Айзилә Билалова шигырьләре.

Айзилә Билалова 2003 елда Балык Бистәсе районы Балыклы Чүкәй авылында туган. Хәзерге вакытта Казан федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология инситутында белем ала. «Минем өчен шигърият ул – күңелдә давыллар куптарырлык, хисләрне кузгатырлык бер зур көч», – ди автор.

***
Йөрәк җырыңны уйначы миңа,
Күңелем гөлләре аңа бик сусаган.
Йолкынган. Изелгән. Тапталган
Аларга шифалы су кирәк
Үсәргә яңадан.
Агыз бар көеңне,
Диңгезгә күм гөлне.
Синең моңыңда чайкалу бәхете
Татырмы миңа
Бу серле дөньяда.
Яшәт. Яшьнәт һәм Сөй.
Чәчкәгә күмелгән бакчага
Үзең дә кереп, сокланып кара.
Өз. Назла. Йолкы. Кис. Иркәлә –
Җаның ни тели.
Тик бул гына миндә.
Миндә генә.
Минеке
Һәм
Мәңгегә.

***

Бу төштә әллә ни бар сыман,
әллә ни ят сыман тоела.
Тын алыйк һәм тыңлыйк
галәмнең сулышы калада,
галәмнең тулышы арада.
Син барда дөньясы югала.
юк була бар курку, ярышу
һәм ялгыз сукмакта таптану.
Әйдә, кулга-кул тотыныйк та,
атлыйк, эреп китсен яралар.
Һәм безнең өсләрдә мәңгегә
йолдызлар атылып торсыннар,
йолдызлар кабынып торсыннар!

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое