«Шигърияттә – Тукайдан, драматургиядә – Галиәсгар Камалдан, ә прозада – Шәриф Камалдан».
Шартлы рәвештә «яңа» дип аталган татар әдәбиятының башлангычын заманында шундый булган дип күргәннәр. Әмма татар прозасында тирән эз калдырган, күпләргә остаз булган Шәриф Камалның беренче китабы – шигырьләр җыентыгы.
ЯШЬ ШАГЫЙРЬ ШӘРИФ КАМАЛ
Шәриф Камалның тууына быел 140 ел тула. «Матур туганда» романы, «Акчарлаклар» повесте, «Буранда» хикәясе, «Хаҗи әфәнде өйләнә» комедиясе белән дөньяга танылган язучы ул. Ә менә шагыйрь Шәриф Камалны дөнья бөтенләй белми.
Татар Пешләсе авылында (хәзерге Мордовия) туган Шәриф 21 яшендә Санкт-Петербургка килә. Әйе, монда абыйсы Гыймади янына барып җиткәнче, ул дөнья гизәргә өлгерә: Рига, Одесса, Каһирә, Истанбулда яши һәм укый, Донбасс шахталарында, Каспий буйларында эшли. Әмма һәр иҗади кешенең тормышында иртәме-соңмы «Миңа Питерга китәргә кирәк!» дигән уй туадыр. Шәриф тә империя башкаласына күчеп килә.
1905 ел – Русия тарихында иң тетрәндергеч чорларның берсе. Беренче тапкыр халык хәрәкәте уңышка ирешә. Патша хөкүмәте чикләнгән күләмдә булса да, ирекләр вәгъдә итәргә һәм аларны гамәлгә ашырырга да мәҗбүр була. Сентябрь аенда Питерда татар телендә «Нур» газетасы чыга башлый. Бу – татарча беренче газета. Аның иң беренче санында ук «Шәриф Камал» дигән автор барлыкка килә. Юк, ул әле шигырьләрен бастырмый. «Әфгале миллята бер имкян» дигән мәкаләсе чыга аның. Татарлар, Русия мөселманнары, халык, мәгърифәт – яшь публицистны борчыган темалар.
Әкренләп газетада Шәрифнең шигырьләре дә чыга башлый. Темалар һаман да шул. Халыкны белемгә өндәү һәм гаделсезлекне сүгү – чорның тренды. Мәсәлән, ул болай яза:
Ниләр күрсәтте, ниләр
Фәләк бу бәндәләргә!
Кысты, янчыды, таптады,
Аягы илән басты,
Ни кадәр залим, Йә Һу!
Протест дулкынында язылган шигырьләрдә Шәриф өчен иң мөһиме – фикере. Ул күңеле белән гаярь публицист; аның, әле 21-22 яшьлек егетнең, дөньяда тәртип урнаштырасы, залимлекне җиңәсе һәм бәхет табасы килә.
Таныш фикерләр һәм борчулар, шулай бит? 1905- 1906 елларда күпләр бу хакта уйлый һәм шигырьләрдә, шәкертләр арасында таралган «сада»ларда бу хакта яза. «Сада» – Шәриф Камалның беренче китабы да әле. Бу сүз «тавыш, өн» дип тәрҗемә ителә. Шәриф беренче басылган китабы белән дөньяга үз тавышын ишеттерә. Нәни генә (нибары 36 битлек) җыентык «Нур» газетасы басмаханәсендә 1906 елда нәшер ителә.
КИТАП ТУРЫНДА
Кереш сүзендә Шәриф китапны нигә бастырырга булганын аңлата. Аңлата гына түгел, ул бездән гафу да үтенә сыман. Китапка кертелгән шигырьләрне ул техника ягыннан зәгыйфьрәк дип әйтә. Бу фикер белән әдәбият галимнәре дә килешә. Гомумән, 1906 елда чыккан китапка кергән әсәрләр башка беркайчан да язучының җыентыкларында кабаттан бастырылмый. Аларга Шәриф Камалның иҗатын җентекләп өйрәнгән галимнәр генә мөрәҗәгать итә.
Шәриф абый нәрсәләр турында язган соң? Кабатлап әйтәм: бу вакытта язучы-шагыйрь-публицист егеткә 22 яшь. Ул чын мәгънәсендә үзен, үз стилен һәм тавышын эзли. Беренче шигыре багышлау рәвешендә язылган: ул Аллаһка мөрәҗәгать итә. Бу шигырьдән соң китапның киләчәктә кабат басылмавына җавап ачыклана төсле. Чыннан да, совет чорында аеруча дан казанган әдипнең дини эчтәлектәге әсәрләрен «онытып» торырга кирәк була.
«Сада» дигән озын шигырендә Шәриф «татар төркестанлылар» мәгърифәт, белем, мәдәнияттә Көнбатыштан артта калдылар ди. Шуңарга безгә үзебезне үзгәртергә, заман белән бергә атларга һәм яңалыкка омтылырга кирәк дип әйтә. Шигырьләр язылган чор – инкыйлаб һәм сугыш еллары да. 1904-1905 елгы рус-япон сугышына киная ясап, Шәриф Камал «Янә шул гаскәр турында» шигырен яза. Бу – үтә дә пацифистик әсәр. Дөньяны аркылы-буйга гизәргә өлгергән иҗатчы яшьтәшләре өчен гаделлек таләп итә.
Фикер куәтле, ә менә тел ягыннан эшләр катлаулырак. Шәриф төрекчә бик яхшы белә, төрек язучылары һәм шагыйрьләрен укый. Госманлы әдәбиятының да, теленең дә йогынтысы анда бик яхшы тоемлана. Гомумән, бу шигырьләрне аңлар өчен, төрек, гарәп һәм фарсы телләрен яки алынмаларын белергә кирәк.
ОНЫТЫЛГАН КИТАПНЫҢ ӘҺӘМИЯТЕ
Шәриф Камал шигырьләре әдәбият тарихыннан сызып ташланган дисәк тә буладыр. Бу кемнеңдер гаебе яки явызлыгы түгел. Язучы үзе үк иҗатының башлангыч чорына карашын үзгәртә, 1905-1916 елларда язылган шигырьләреннән ваз кичә. 1937 елда яңа сайланма әсәрләр җыентыгына язган кереш сүзендә ул яшьлек иҗатындагы «хаталары» турында да уйлана. Язучы үзе үк баш тарткан иҗат безгә нигә кирәк соң? Барысы да лабораториягә килеп терәлә.
Эш шунда ки, һәрбер язучының эш өстәлендә яткан караламалары, сызып ташланган язмалары, хәтта чүплеккә аткан кәгазь битләре дә әдәбият тарихчылары өчен кыйммәткә ия. Иҗатчының башында нинди уйлар булган, аның стиле ничек үскән һәм үзгәргән, ул нинди эволюция кичергән? Боларның барысын да әдипнең иҗат лабораториясе аша белеп була.
Шәриф Камалның «Сада» исемле беренче шигырьләр җыентыгы бераздан татар әдәбиятында көчле прозаик һәм публицист үсәчәгенә бер дәлил булган. Ә инде 1909 елда «Уяну» хикәясе басылгач, «Ш.К.»ның гениаль язучы булуы тәмам ачыкланып бетә.
Айдар Шәйхин, Татар китабы йорты мөдире
Нет комментариев