Проект кысаларында дискуссияләр, вакансияләр ярминкәсе, мастер-класслар һәм воркшоплар эшләячәк.
27 мартта Казанда «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәмендә ИДЕЛ - ИДЕЛЬ яшьләр журналлары тарафыннан Татарстан студентлар медиасы өчен медиаинтенсив узачак.
Хәзерге вакытта уку программасына 200дән артык гариза килгән. Белем бирү чарасында студентлар медиасының 80 вәкиле катнашачак. Медиаинтенсив студентларга гамәли белем бирү, аларны проектларга илһамландыру һәм заманча медиа өлкәдә үз урынын табарга ярдәм итү өчен үткәрелә.
«Студентлар белән эшләү — аларның һөнәри үсешенә өлеш кертү генә түгел, ә актуаль, кыю һәм файдалы контент булдырырга әзер медиа белгечләрнең яңа дулкынын формалаштыру мөмкинлеге дә ул. Студент журналистикасы – заман таләпләрен чагылдыра торган тере механизм, һәм безгә яшь авторларга ярдәм итәргә, әһәмиятле темалар эзләргә һәм үзләрен табарга ярдәм итәргә кирәк. Медиаинтенсив – тәҗрибә уртаклашу, илһам эзләү һәм һөнәрдә беренче җитди адымнар ясау өчен менә дигән мәйданчык. Без мондый кызыксынуны күрүгә шат һәм алда безне медиаиндустриядә якты проектлар һәм яңа исемнәр көтә дип ышанабыз!», - ди ИДЕЛ – ИДЕЛЬ журналларының баш мөхәррире Рәмзия Галимова.
Программаның беренче өлеше «Яратам» яшьләр клубында (Короленко ур., 11а) узачак. Анда катнашучыларны «Студмедиа – студентлар проблемаларын яктырту коралы буларак» темасына панель дискуссия көтә, анда яшьләр һәм студентлар оешмалары вәкилләре, шулай ук мөхәррирләр һәм ММЧ хезмәткәрләре катнашачак. Алар арасында:
- Рәмзия Галимова, ИДЕЛ – ИДЕЛЬ журналлары баш мөхәррире;
- Анастасия Тонконог, Enter шеф-мөхәррире;
- Зилә Гимазова, ТР Яшьләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе;
- Юлия Андреева, КФУның медиакоммуникация һәм Журналистика югары мәктәбе деканы;
- Дмитрий Томкевич, Казан шәһәр иҗтимагый үзәге директоры урынбасары (Казан Мэриясе);
- Рамил Багманов, ТР Студентлар лигасы президенты урынбасары.
Модератор – ИДЕЛЬ журналының шеф-мөхәррире Динара Зиннәтова.
Көннең икенче өлеше медиакейслар өстендә эшләүгә багышланачак. Аларны хәл итү «Казаньоргсинтез» территориясендә планлаштырылган, анда катнашучыларны экскурсия көтә. Иң яхшы катнашучыларга ИДЕЛ - ИДЕЛЬ журналлары нигезендә проектлар төзү, редакциядә эшләү, үз материалларын сайтта, социаль челтәрләрдә, шулай ук басма журналда бастырып чыгару мөмкинлеге биреләчәк.
Медиаинтенсив «Казаноргсинтез», Казан федераль (Идел буе) университетының Югары журналистика мәктәбе, «Казаньоргсинтез» предприятиесе, балалар һәм яшьләр эшләре комитеты һәм Татарстан Республикасының «Студентлар лигасы» ярдәмендә үткәрелә.
Нет комментариев