Апрельдә Казанга Али Шогенцуков исемендәге Кабарин дәүләт драма театры гастроль белән килгән иде.
3 апрельдә К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә Җиңү көненә багышланган «Тормыш өчен» шигъри-музыкаль композициясен тәкъдим итте.
Сәхнәдә сугыш темасына багышланган җырлар һәм шигырьләр яңгырады. Тамашачылар күңелләренә үтеп керерлек көйләр аша Бөек Ватан сугышының авыр мохите күзалланды. Спектакльгә ихласлык хисе һәм сугыш утында калган кешеләргә карата сакчыл мөнәсәбәт аеруча хас иде. Композиция режиссеры – яшь талант Зәирәт Мафедзова.
Әлеге композициядә күрсәтелгән вакыйгалар безне бабаларыбыз яшәгән дәһшәтле сугыш чорына алып кайта: сөйгән ярлар белән аерылу, якыннарны югалту, курку белмәс батырлык һәм иксез-чиксез патриотлык хисе…Бу вакыйгалар беркемне дә битараф калдыра алмый, чөнки һәрбер гаиләгә кайгы китергән, һәркемнең йөрәгендә тирән эз калдырган ачы яра ул.
Сюжет уртасында – өч яшь пар. Бөтенесе дә мәхәббәт хисе белән яналар, аларның әле барысы да алда сыман. Әмма язмышның планнары башка: җәйнең иң кызу вакытында Бөек Ватан сугышы башлана. Киләчәккә якты караш, вәгъдәләр, мәхәббәттә аңлашу – барысы да артта кала. Сугыш дөнҗяның бар ямен суырды, кешеләрнең якты киләчәккә омтылышын таптады.
Геройларның хисләре, уй-кичерешләре Роберт Рожденственский, Константин Симонов, Константин Банщиков һәм башка шагыйрьләр иҗаты аркылы җиткерелде. Спектакльдә барыбыз да кечкенәдән белгән көйләр яңгырады. Шулай ук, «Любэ» рок-группасы репертуарыннан алынган җырлар композициядә аерым урын алып торды.
Спектакль төрле яшьтәге аудитория өчен. Сугыш темасы өлкән буынга да, яшьләргә дә кагылышлы. Әлбәттә, өлкәннәр әлеге композиция белән күбрәк кызыксыныр кебек, әмма режиссер яшьләрнең дә игътибарын җәлеп итә алган дияр идем.
Гомумән алганда, режиссер Бөек Ватан сугышы темасын әлеге шигъри-музыкаль композициядә башкача күрсәтә. Тамашачылар өчен бу спектакль – тарихны аңлау һәм хәтерне яңарту мөмкинлеге.
Эльза Минашаева
фото: Тинчурин театрының рәсми сайтыннан
Нет комментариев