«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Быелгы «Яз гүзәле» кем?

Быелгы чарага 14 төбәктән барлыгы 360 гариза килгән булган. Шуларның 30ы финалга үтеп, алар арасыннан тагын 10 гүзәл кыз кичә суперфиналда көч сынашты.

Җиңүчегә калфак һәм хәситә, шулай ук конкурс иганәчеләреннән призлар һәм бүләкләр тапшырдылар.

Казан дәүләт энергетика университеты гамәлгә куйган студент кызлар арасында үткәрелә торган «Яз гүзәле» матурлык һәм талант бәйгесендә Казан Идел буе федераль университетында белем алучы Балтач кызы Динә Зарипова җиңү яулады.

Динә Кырымга юллама һәм Казан дәүләт энергетика университеты ректоры Эдвард Абдуллаҗановның махсус бүләге – ноутбук белән дә бүләкләнде.

Номинацияләрдә җиңү яулаган финалист кызлар:

Гайнуллина Алия – «Иң ягымлы кыз»

Мамлеева Алия – «Иң өлгер кыз»

Тимербаева Динә – «Иң акыллы кыз»

Сәхәбетдинова Гөлназ – «Иң оста пешерүче»

Харисова Алинә – «Иң сылу кыз»

Рахматуллина Элеонора – «Иң уңган кыз»

Нәҗмиева Ясминә – «Иң сөйкемле кыз»

Садыйкова Эльмира – «Иң тапкыр кыз»

Шәрәфетдинова Ләйлә – «Иң назлы кыз»

Зарипова Динә – «Иң зыялы кыз».

фото: Салават Камалетдинов, Татар-информ

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое