Регина һәм Альбина Мөхәммәтшина – Ульяновск шәһәрендә туып, студент елларын Казанда уздырган кызлар.
Алты яшьтән үк спорт белән шөгыльләнә башлаган игезәкләр хәзер авыр атлетика буенча спорт осталары, россиякүләм ярышлар җиңүчеләре. КФУның биохимия кафедрасын тәмамлагач, кызлар МДУда кеше сәламәтлеге геномикасы юнәлеше буенча магистратурада, хәзер исә биохимия һәм биоинженерия юнәлешендә аспирантурада белем ала. Регина һәм Альбинаны без «Титаны» тапшыруында күреп шаккаттык – карап торышка йомшак, кечкенә генә кызларда шулкадәр көч, чыдамлык һәм кыюлык яшеренә икән! Кызлар белән спорт карьерасы, танылу һәм фән дөньясындагы планнары турында сөйләштек.
«ТИТАНЫ» ТАПШЫРУЫНА ЭЛӘГҮ ТУРЫНДА
Әйләнә-тирәбездәге спортчылардан әлеге шоуның беренче сезонытурында күп ишетергә туры килде. Алар кем кайсы сынауны үтә алыр иде, дип бәхәсләшәләр иде. Кайберләре аерым сынауларны тренажер залында да эшләп карадылар әле. «Титаны» турында без шулай белдек һәм берничә серияне карагач ук, тиз арада икенче сезонга гариза җибәрдек.
Биредә җиңүчегә 10 миллион сум бирелә, бу шактый саллы сумма, әмма безнең төп максатыбыз ул түгел иде. Без анда үзебезне көчле спортчылар буларак танытырга теләп бардык. Шуңа өстәп инде исемнәре билгеле спортчылар белән дә танышасы, тәҗрибә уртаклашасы килде.
Безнең тәҗрибәнең башкаларга үрнәк булуын да теләдек һәм шулай килеп чыкты да – социаль челтәрләрдә спорт, сәламәт яшәү рәвешенә кызыксыну уяткан өчен рәхмәт әйтеп яза башладылар.
КӨНДӘШЛЕК ҺӘМ ИҢ АВЫР СЫНАУ
– Бер-береңә каршы төрле командаларда көч сынашу кыен булмадымы?
Регина: Төрле командаларда ярышырга туры килгән чакларда да, безнең арада көндәшлек булмады. Киресенчә, бер-беребезне кайгыртып тордык. Моның кыен ягы да бар: үз чыгышың өчен бер кайгырсаң, бертуганың өчен тагын да ныграк борчыласың.
Альбина: Үземнән бигрәк, Регина өчен ныграк борчылдым. Башка катнашучылар тулаем үз әзерлекләре турында уйлап йөргәндә, без бер-беребез өчен дә кайгырдык. Бу, әлбәттә, концентрациягә шактый нык тәэсир итә – икеләтә эмоциональ йөк бит инде ул.
Тик шул ук вакытта янәшәңдә сине кайгыртып торучы булу бик күп көч бирә икән. Сынауларны узганда бу бик ярдәм итте.
– Иң авыр сынау кайсы иде?
Регина: Берсен генә аерып әйтүе кыен. Һәрберсе үзенчә авыр, чөнки төрле сынауда төрле күнекмәләр – көч, сыгылмалык, чыдамлык тикшерелә. Иң дулкынландыргычы дип беренче велосипедтагы сынауны атар идем – биредә башка катнашучыларның әзерлек дәрәҗәсен чамалап булмый әле. Әмма бу билгесезлек безгә ахыр чиктә ярдәм генә итте – башкалардан калышмаска дип, бар көчебезне куеп ярыштык. Һәм топ унлыкка эләктек!
– «Титаны» барышында үзегезне нинди яктан ачтыгыз?
Биредә без бар чикләрнең безнең аңыбызда гына булганлыгына тагын бер кат инандык. Көндәшләреңне җиңмәсәң дә, син үзеңне җиңәсең – шул мөһим. Без әби белән үскән кызлар. Ул безне теләсә кайсы очракта кеше булып калырга өйрәтте, кешенекенә тимәскә дип үстерде.
«БАР ЯКЛАП СЫНАЛАСЫҢ»
– Шоу барышында хейт белән дә очрашырга туры килде, дип беләбез.
Альбина: Өченче сынауда катнашучылар өч командага – көчле, уртача һәм көчсезгә бүленергә тиеш иде (бу шартны һәм башка сынауларны ясалма фәһем уйлап тапкан. – Авт.), моның өчен җаваплылык минем җилкәгә төште. Башта ук катнашучыларны һәр командада көчләр тигез булырлык итеп бүләчәгемне әйтеп куйдым. Тик барыбер шартлы рәвештә «көчсез» дип аталган командага эләккән кайбер катнашучылар миңа үпкәләде.
Әмма командам миңа бу үпкәләүләрне җиңел генә уздырып җибәрергә, позитив мохитне сакларга ярдәм итте, мин аларга моның өчен бик рәхмәтле.
Бу чыгарылыш эфирда ничек күренер икән, дип тә борчылган идем әле мин. Әмма, бәхетемә, монтажда минем әйтергә теләгәнем төгәл һәм аңлаешлы күрсәтелгән булып чыкты, шуңа тамашачылардан тискәре фикерләр килмәде.
– «Титаны» спортка һәм команда белән эшләүгә карата фикерегезне үзгәрттеме?
Альбина: Бу шоу – үзе бер аерым тормыш. Күп сынаулы, көндәшлек, җиңү һәм җиңелүләрдән торган, сөенеч һәм борчулар белән тулы бер тормыш.
Регина: Баштарак мин командада эшләүнең асылы иң беренче чиратта һәр катнашучының тигез өлеш кертүендә дип уйлый идем. Шоу барышында үзара ярдәмләшүнең әһәмиятен аңладым. Син аерым өлкәләрдә йомшаграк, көчсезрәк булырга мөмкинсең, әмма яхшы, көчле команда сиңа ярдәм итәчәк. Аннары исә син көчле ягың белән командага ярдәм күрсәтәсең.
Спортка карашыбыз турында әйткәндә... «Титаны» аерым спорт төре яки физик көч турында гына түгел. Монда син бар яклап сыналасың, шуңа көч тә, чыдамлык та, гомумән, комплекслы үсеш кирәк. Спорт турындагы мондый шоуларда уңыш өчен бик мөһим ул.
ГЕНЕТИКА ҺӘМ ФӘН ДӨНЬЯСЫ
– Геномика һәм биоинженерия юнәлешендәге белемегез сезгә спортта ничек тә булса ярдәм итәме?
Альбина: Бервакыт генетик тест биреп карагач, без икебездә дә бер үк мутация барлыгын ачыкладык. Ул мутация ярышлар, физик көчәнештән соң тиз төзәлү һәм хәл җыюга комачаулый, димәк, җитәрлек ял булмаган очракта, җәрәхәтләнү ихтималын арттыра. Без моны генетик тесттан соң гына белдек, һәм бу безгә тренировкаларыбызны көйләргә ярдәм итте. Хәзер без организмыбызга игътибарлы булырга тырышабыз.
Регина: Ул мутациядән тыш, генетик тест аша организмыбызның авыр атлетикага яраклашмаганын да аңладык. Ягъни безнең бу өлкәдәге уңышларыбыз бары тырышлык һәм үҗәтлек нәтиҗәсе. Безнең организм чыдамлык таләп иткән спорт төрләренә яхшы яраклашканлыгын ачыкладык. Бу – велоспорт, йөгерү марафоннары, ишкәк белән йөзү һәм башкалар. Шуңа безгә ерак дистанциягә йөгерүләр, велотренажерда эшләү җиңел бирелә. Без бу мәгълүматны мыекка чорнап куйдык, бәлки, киләчәктә мондый спорт төрләрендә дә үзебезне сынап карарбыз.
– Биоинженерия һәм биоинформатиканың якын киләчәктәге үсешен сез ничек күрәсез? Сезне аеруча кызыктырган өлкәләр бармы?
Регина: Мин геннар терапиясе үсешен бик перспективалы итеп күрәм, инде бик тиздән генетик авыруларны дәвалауда алга китеш булыр сыман. Мәсәлән, арка мускуллары атрофиясе – генетик авыру һәм хәзер аны бала карынында чакта ук дәвалау перспективасы бар. Ана карынына вакцина кертү ярдәмендә, балада бу авыру үсешен туктату мөмкинлеге бу. Мондый төр вакциналар соңыннан дәвалауга китә торган вакыт, акча һәм көчне саклап калырга ярдәм итәр иде.
Альбина: Биоинформатика үсеше машиналы укыту юнәлешендәге прогресс белән бәйле. Биредә сүз алдан күзаллап модельләштерү турында бара. Алдан прогнозлап эшләү биоинженерик тикшеренүләргә һәм төрле генетик авыруларга яңа дәвалау ысуллары уйлап чыгаруга нигез була ала.
– Аспирантурадан соң нишләргә уйлыйсыз? Спорт, фән, телевидение дөньясы – инде өчесендә дә тәҗрибәгез бар, тормышыгызны берәрсе белән бәйләү теләге бармы?
Регина: Хәзер кистереп әйтә алмыйм. Башта аспирантураны тәмамлыйсы иде, шуннан соң күз күрер. Бер этапны тәмамламыйча, яңасы турында борчылып, хәлемне әрәм итмәскә тырышам. Фән кандидаты дәрәҗәсен алырга өметләнәм. Моның өчен озын, катлаулы юл үтәргә кирәк.
Альбина: Әле бер ел элек кенә Регина белән безне кешеләр урамда таный башларлар, уртак фото сорарлар дип күз алдыма да китерми идем. Ә мондый журнал тышлыгына чыгуны инде әйтеп тә тормыйм!
Бу кыска вакыт эчендә минем приоритет һәм мөмкинлекләрем шактый үзгәрде. Хәзер төп игътибарым аспирантураны тәмамлауга юнәлгән. Параллель рәвештә медиа өлкәсендә һәм, әлбәттә, спортта үсәсе килә. Идеаль вариантта мин боларның өчесен дә бергә үреп алып барырга телим.
КАЗАН һәм ТАТАРЛЫК ТУРЫНДА
– Татар мәдәниятенең нинди яклары сезгә кадерле? Алар тормышыгызга ничек тә булса тәэсир итәме?
– Без татар һәм ислам йолаларына таянып яшәргә тырышабыз. Хәмер кулланмыйбыз, ураза тотабыз. Бала, үсмер чагыбызда өстәлебездә гел татар халык ашлары була иде. Сөтле чәйне әйтеп тә тормыйбыз инде – аш-суның иң матур өлеше. Хәзер без ит ашамыйбыз, әмма кечкенә чакта әби пешергән пәрәмәч, өчпочмакларны бик ярата идек.
– Казан сезгә спортчы буларак үсәргә мөмкинлекләр бирдеме?
Альбина: Казан безнең шәхес буларак формалашуыбызга зур өлеш кертте. Бу шәһәрдә без үз матурлыклары һәм кыенлыклары булган мөстәкыйль тормышка аяк бастык. Спорт һәм фән өлкәсендә профессионаллар буларак үсешебез дә Казанда башланды.
Регина: Казанда спортчылар өчен бик яхшы мөмкинлекләр каралган. Безнең туган шәһәребездә, кызганыч, кыш көне тренировкаларны дәвам итү катлаулы була иде, ә Казанда ябык форматтагы җиңел атлетика манежында шөгыльләнү мөмкинлеге бар, димәк, кышын әзерлек паузага куелмый һәм син конкурентлык дәрәҗәсен саклый аласың.
– Бары бер көнгә генә Казанга студент чагыгызга кайту мөмкинлеге булса, нишләр идегез?
Регина: Хәзер студент елларыма борылып карыйм да, укуга һәм спортка бераз җиңелрәк карарга кирәк булган дип уйлыйм. Ул вакытта без билгеләр өчен бик борчыла идек. Казан урамнарында күбрәк иркенләп йөрергә кирәк булган. Кайчак җавапсыз, дисциплинасыз булып алуның бер куркынычы да юк икән – хәзер менә шуны аңлыйм.
Гүзәлә тәрҗемәсе
фото: Фирүзә Вәлиева
Нет комментариев