2026 елның февраленнән пенсияләр инфляция процентына артачак.
2026 елның 1 гыйнварыннан иминият пенсияләре ике тапкыр индексацияләнәчәк. Бу хакта вице-премьер Татьяна Голикова белдергән, дип яза «Российская газета».
Вице-премьер аңлатканча, февральдән пенсияләр инфляция процентына артачак, ә апрельдән тагын бер тапкыр корректировка ясалачак. Шулай итеп, бу пенсияләрне сизелерлек арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Нет комментариев