«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Быел Шигрърият бәйрәме башка урында узачак

Шигырь бәйрәмен Г.Тукай һәйкәле каршында узганына күнеккән халык өчен (ягъни барыбыз өчен дә) бу яңалык бәлки бераз гаҗәп тоелыр.

Кыскача әйткәндә, быел бәйрәм яңа урында узачак. Камал театрының яңа бинасының Кабан күле буендагы мәйданында. 

«Интертат» язганча, чараның инсценировка авторы – шагыйрь, Муса Җәлил премиясе лауреаты, Татарстан Язучылар берлегенең Шигърият остаханәсе җитәкчесе Рифат Сәлах, режиссеры – Кариев театры артисты, Муса Җәлил премиясе лауреаты Булат Гатауллин. Алып баручылар – шагыйрьләр Булат Ибраһим һәм Эльвира Һадиева.

26 апрельдә, 16.00 сәгатьтә, шул ук мәйданда «Мин татарча сөйләшәм» фестивале башланып китәчәк. Ә Камал театрының яңа бинасы эчендә Печән базары милли дизайн-маркеты урнашачак.

Әлеге чараның программасы турында соңрак язарбыз, яңалыкларны күзәтеп барыгыз.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое