Театрларда спектакльне махсус колакчын киеп караучы тамашачыларны еш очратабыз.
Бу юлы сезне К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрының күренми, әмма ишетелә торган үзенчәлекле һөнәр ияләре – диктор-тәрҗемәчеләре белән таныштырабыз.
КЕМ УЛ – ДИКТОР-ТӘРҖЕМӘЧЕ?
Диктор-тәрҗемәче һөнәре милли театрларда чагыштырмача күптән түгел барлыкка килгән. Ул актерлык сәнгатенең, радиодиктор һөнәренең һәм сөйләмне синхрон тәрҗемә итүнең үзенчәлекле синтезы булып тора. Шушы катлаулы һөнәр ярдәмендә милли театр сәнгате төрле телле тамашачылар аудиториясе өчен эшли.
Кагыйдә буларак, тамашачы спектакльнең тәрҗемәсен колакчыннар аша ишетә. Синхрончы пьесаның редакцияләнгән тексты буенча тәрҗемә итә, актерларның репликаларын бер үк вакытта әйтеп бара. Тәрҗемәче сәхнәдә барган вакыйгалар белән бергә «барырга», хәтта үзе дә бераз «актер» булырга тиеш. Шул очракта гына тәрҗемәдә актерларның үзләрен тотышлары, фикере аңлаешлы итеп тамашачыга җиткерелә. Ягъни диктор-тәрҗемәче – спектакль һәм тамашачы арасында «күпер салучы» гаять җаваплы һәм кирәкле һөнәр.
Тинчурин театрында әлеге вазифаны Рәйхана Хәкимова белән Резеда Фазлыева башкара. Сер итеп кенә әйтәбез, аларны театрның өченче катында үзләренең кечкенә генә пыяла бүлмәләрендә очратырга мөмкин. Әмма спектакль алдыннан үзләрен борчып йөри күрмәгез, чөнки алар, актерлар кебек үк, эшкә керешкәнче дулкынланалар, борчылалар.
«АК ТӘҮБӘ, КАРА ТӘҮБӘ» – ИҢ КҮП ИМПРОВИЗАЦИЯЛЕ СПЕКТАКЛЬ
Рәйхана тумышы белән Әтнә районы Кышлау авылыннан. КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында тәрҗемә һәм тәрҗемә белеме бүлеген тәмамлагач, магистратураның лингвистика бүлегендә инглиз һәм француз телләрен өйрәнә. Укытучысының, тәрҗемә турында сөйләгәндә, «Синхрон тәрҗемә вакытында эмоцияләр бик сиздерелми», – дип өйрәтүенә каршы: «Ә алар ничек тәрҗемә итәләр?» – дип сорый. Мөгаллиме аңа: «Үзең тәрҗемәче булып эшли башлагач, безгә дә сөйләрсең әле», – дип куя. Язмыш аны, чыннан да, тәрҗемәче һөнәре белән бәйли.
Тинчурин театры аны беренче курста җәлеп итә. Ике елдан анда билетер булып эшли башлый, соңрак экскурсовод була.
«Диктор-тәрҗемәче буларак үземне беренче тапкыр «Алтын көз» спектаклендә сынадым. Эш тәртибе буенча, безгә алдан рус теленә тәрҗемә ителгән текстны бирәләр. Без аны укып чыгабыз һәм спектакльне килеп карыйбыз, кайда пауза ясарга кирәклеген, импровизация урыннарын билгелибез. Спектакль барышында артистлар белән беррәттән синхрон рәвештә тәрҗемә итәбез. Татар теленнән русчага тәрҗемә итү җиңел күренсә дә, синхрон тәрҗемәнең үз нюанслары бар һәм ул тизлек, җаваплылык таләп итә».
Рәйхананың иң яраткан спектакльләре – «Өч аршын җир», «Беренче мәхәббәт», «Сүнгән йолдызлар», «Мәдинә». Ә инде театрның импровизациягә бай спектакле – «Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр» икән.
«Артем анда: «Минем гамакка утырып кара. Аны ике мин ясадым», – ди, ягъни «Икеа» сүзен «ике мин»гә алыштыра. Андый көтелмәгән репликада югалып калырга мөмкинбез. Иң кызыгы – ул аны кайвакыт әйтми, күп нәрсә тамашачының реакциясенә, актерның кәефенә бәйле. Ә берсендә шул ук спектакльдә сәхнәгә күбәләк очып чыкты. Актерлар аның белән дә уйнап: «Хәтта күбәләк очып йөри, ул – мәхәббәт символы» дип әйтеп куйды. Өстәвенә, тамашачы бу спектакльдә үзе дә актив катнаша, кайчак «Әйдәгез, үбешегез инде!» дип куялар. Ә без аны шул ук секундта рус теленә тәрҗемә итәргә тиешбез. Гомумән, безнең һөнәр сүз кадерен аңларга ярдәм итә, чөнки син үзең өчен сәхнә образларын ачасың, алар белән бергә үсәсең. Актер ул сүзне ни өчен әйткәнен өйрәнәсең», – ди ул.
«ИҢ МӨҺИМЕ – ТЕКСТНЫҢ ТӨЗЕК БУЛУЫ»
Икенче героебыз – Резеда Фазлыеваны инде таныйсыздыр – «Идел»нең октябрь санында аның театрда режиссер ярдәмчесе булып эшләве турында язган идек. Ул спектакльне тәрҗемә итәргә дә өлгерә.
«Мин Тинчурин театрына башта билетер булып килдем. Ул вакытта Рәйхан диктор-тәрҗемәче булып эшли иде инде. Беренче тапкыр «Кияү урлау» спектакле журналистларга тәкъдим ителгәндә, көтмәгәндә, мине тәрҗемә итәргә чакырдылар. Мин ул вакытта калтырый калтырый эшкә тотынганны мәңге онытмыйм», – ди Резеда.
Кызлар спектакльләрне үзара чиратлап бүләләр. Бу эштә иң мөһиме – тәрҗемәчегә килгән текстның төзек һәм аңлаешлы булуы. Мәсәлән, моңа кадәр тәрҗемә иткән кеше төзәтмәләрне хәтерендә генә калдырып, текстка теркәмәскә мөмкин, ә спектакль озак еллар уйналган саен үзгәрешләр күбрәк керә. Тәрҗемәчеләрнең: «Хәзер нәрсә әйтер икән?» – дип борчылган чаклары да булмый түгел. Шуңа күрә алар бер колак белән үзләрен, икенчесе белән спектакльне беррәттән тыңлап бара.
«Ак тәүбә, кара тәүбә» спектакленә кагылышлы минем дә кызык хәлдә калганым бар. Хакасиягә гастрольгә мин бардым, ә спектакльне Рәйхан тәрҗемә иткәнлектән, бөтен импровизациясен дә белмәдем. Хакасларда татарча аңлаучы юк диярлек, барысы да колакчын киеп карады. Берзаман Артем алар каршына килеп утырды да, «Безнең үбешкәнгә үрдәкләр дә карап утыра» димәсенме! Башымда мең сорау туды: «Үрдәк?! Русча ничек була әле ул?» Андый очракта элементар әйберне дә онытасың. Кайчак татарлар гына аңлый торган юмор да була, без эчтәлегенә хилафлык китермичә тәрҗемә итәбез, кайбер пьесаларны төнлә уятып сорасалар да яттан беләм».
«СЕЗГӘ МОНЫҢ ӨЧЕН ТҮЛИЛӘРМЕ?»
Резеда әйтүенчә, кайчак спектакльдә актерлар артык тиз, ә кайчак әкрен сөйләргә мөмкин.
«Мин «Идегәй»дә тирән сулыш алам да, бер тонда укый башлыйм, ахырга кадәр шул интонация белән алып барам. Сугыш моментында темп тизәя, анда телләр арып бетә. Армасын өчен спектакль алдыннан авызга карандаш кабып текст укыйм».
Әйтергә кирәк, күпләр спектакльдә бара торган тәрҗемәне алдан яздырылып куела дип уйлый. Хәтта спектакльдән соң килеп, кызлардан: «Сезгә моның өчен түлиләр дә мени?» – дип сораучылар бар икән. Һәр һөнәр дөрес бәяләнергә тиеш.
фото: Фирүзә Вәлиева
Нет комментариев