«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

14 яшьтән балаларны ялларда, каникул вакытында эшкә җәлеп итәргә рөхсәт ителде

Россия Президенты Владимир Путин җәйге каникул вакытында 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге балаларны эшкә җәлеп итә алу буенча канунга куй куйды.

Бу хакта ТАСС яза. Яңа кагыйдәләр 2025 елның 1 сентябрендә үз көченә керә.

Элегрәк яшүсмерләргә бары тик иҗади һөнәрләр (фильмда төшү, театраль куелышта катнашу) кысаларында гына эшләргә рөхсәт ителә иде. Хәзер исә эш бирүчеләр җәйге каникул чорында ял көннәрендә һәм эшләми торган бәйрәм көннәрендә 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге барлык балаларны эшкә җәлеп итә ала.

Документ нигезендә мондый эш халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте органнары юлламасы буенча яки дәүләт ярдәмен кулланучы яшьләр һәм балалар берләшмәләренең федераль яки төбәк реестрына кертелгән студентлар отрядлары составында башкарылачак.

Документта шулай ук яшүсмерләрне эшкә җәлеп итү өчен берничә шарт күрсәтелгән. 15 яшьтән алып балаларга эшкә урнашу өчен язма ризалыкка кул куярга кирәк, 14 яшькә кадәрге балаларга тагын бер ата-ананың ризалыгы да кирәк булачак. Әгәр сүз ятим балалар турында барса, яшүсмернең ризалыгыннан тыш, опека һәм попечительлек органыннан ризалык таләп ителәчәк.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое