«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Мәдәният

«Аваздаш»: татуировкалы тән, серле мәхәббәт һәм кымызлы дискотека

1-3 ноябрь көннәрендә Әлмәт шәһәрендә «Аваздаш» театр фестивале узды.

Биредә файдалы һәм кызыклы иҗади программа, яңа татар мәдәнияте мохитен тоя алудан тыш шәһәр белән танышу мөмкинлеге дә бар иде. Мин фестивальдә дә, Әлмәттә дә беренче тапкыр булдым (Бу минем беренче эшлекле командировкам!). күргәннәрдән туган хисләремнең барысын да тәфсилләп сөйләрмен. Мәкаләне укыгач, син дә «Аваздаш»ның заманча татар мәдәниятенең бер баскычы икәненә инанырсың дип ышанам!

Өч сәгатьлек юл йоклап барсаң бер дә сизелми икән ул. Казаннан Әлмәткә кайткан вакыт сизелмәсен дисәгез – менә сезгә лайфхак. Ә шәһәргә кергәч, мин үземне чит илдә итеп хис иттем. Минем игътибарымны биналар җәлеп итте: монда күпчелек йортлар биек катлы түгел. Күбесенең диварларында рәсемнәр ясалган (аларга соңрак әйләнеп кайтырбыз). Ноябрь башы булуга карамастан, Әлмәт инде 2026 елны каршы алырга әзер, мине иң гаҗәпләндергәне шул булды.

Сәнгать – интеллектуаль әйбер 

2 ноябрь иртән актерлык осталыгы буенча остаханә һәм заманча сәнгатькә багышланган лекция каралган иде. Актерлык осталыгына өлгермәсәм дә, Ольга Чуворкинадан «Заманча сәнгатьне ничек аңларга» дигән лекциягә эләгүемә бер дә үкенмәдем. Үзем өчен күпме яңа мәгълүмат алдым!
Дәрес нигезендә Марсель Дюшанның «Вложить мозги туда, где всегда были только глаза» цитатасы булды дисәм дә ялгыш булмас. Клод Моне һәм Эдуард Мане иҗатларындагы охшаш һәм аерылып торган якларны анализладык. Василий Кандинский, Казимир Малевич һәм Зөлфия Илкәева әсәрләрендә заманча сәнгатьне спектакуляр һәм концептуаль ягын тикшердек. Гомумән алганда бу лекциядә сәнгать дөньясын аркылыга-буйга гиздек.  

Хәзерге заманда һәркемне дә Ясалма Фәһем мөмкинлеләре кызыксындырадыр. Ул күп өлкәләрдәге һөнәрләрне алыштыра. Ә сәнгатькә ничек йогынты ясый? Кайбер рәссамнар төшенкелеккә бирелгән чакта, төрек-америка рәссамы Рефик Анадол ЯФ белән дуслашырга уйлый. Без аның оркестр музыкасы белән үрелгән «Тере картиналар» видеорәсемен карадык. Анда нинди генә төсләр юк, хыялларга бирелеп, күзаллауны эшкә җигәр өчен менә дигән!

Спикер Ольга Чуворкина әйткәнчә, сәнгать – интеллектуаль әйбер булып чыкты. Хәзер күргәзмәләргә барганда картиналарны тирәнрәк анализлый алачакмын. Бу лекциядән киңәш: әгәр сәнгатьне аңламасаң, аның үзеңдә калдырган тәэсирен тоярга тырышып кара.
Ә сез заманча сәнгатькә ничек карыйсыз?

Һәр адымда – сәнгать 

Әлмәт халкы иҗат сөюче халык булып чыкты. Шәһәр буйлап экскурсиядә экскурсовод Римма Әхмәтвәлиева әйтмешли «секретики» эзләп йөрдек. Ул – гади керамик плитә кыйпылчыкларыннан эшләнгән рәсемнәр булып чыкты. Әлеге эшләнмәләр рәссам Rastvornadomu белән 2022 елда Almet Mosaic лабораториясендә ясала. Шәһәр буйлап шундый гадәти булмаган сәнгать әсәрләре 8 урында ясалган.

Шәһәрнең тагын бер үзенчәлеге – йорт диварларына ясалган мураллар. Алар санап бетергесез, ләкин күргән саен һәрберсендә тукталып, һәр бизәген карыйсы, мәгънәсенә төшенәсе килә (бәлки миңа лекция шулай тәэссир иткәндер).  

Иң беренче булып Дима Фатумның Ризаэтдин Фәхретдинга багышлап ясалган муралына килдек. Бу йортта Фәхретдинның 5 буын туганы яши булып чыкты. Ул апа рәссамның нәрсә ясыйсын белгәч, аны өчпочмаклар белән сыйлаган. Мурал үзе гади генә түгел – оптик иллюзия итеп ясалган. Ерактан караганда галим портреты күренсә, якынга килгән саен аның йөзе биографиясендә урын алган вакыйгалар һәм әйберләрдән торуын күрергә була. Йортның ул дивары каршында ук чүп савытлары куелган – моны безгә кешеләр чүп ташларга барганда да сәнгать белән якын булсыннар өчен дип аңлаттылар. 

Тагын бер истә кала торганы – югалган мурал. Дөресрәге, яшеренгәне. Сүз Ак бүре муралы турында. Ул шәһәр легендасына нигезләнеп ясалган була. Ул заманда урманга баручы һәркем аяк астына төрле төстәге тукыма тагып йөри – бу бүренең кемне юк иткәнен белү өчен булган. Сугыш вакытында була бу хәл. Нефть табучы кызлар урманга утын алып кайтырга барганнар. Кайтышлый, караңгыда боларны бүреләр көтүе урап ала. Җәнлекәрне куркытыр өчен булган утлары да әкрен-әкрен сүнә бара. Инде «беттек» дигәндә генә Ак бүре чыгып, калганнарын да үзе белән алып китә. Шулай кызлар исән кала. Бу легенданы шәһәр халкы бик яратса да, мурал ясалган йорт кешеләре кышкы суыкларга зарланып, йортның рәсемле ягын төрдерәләр. Хәзер бик үкенәләр икән, кайтаруларын сорыйлар... 

«БАКЫЙ» хор картиналары яки «классик тән» – татуировкалы?

Беренче итеп символларга тулы булган перформанс – «БАКЫЙ» хор картиналарын карадык. Ул 7 шигырьдән тора. Рәссам булудан тыш Бакый Урманче шигырьләр дә язган. Опера Бакый Урманче әсәрләренә таянып язылган. 

«Бакый ага – татарның беренче профессионал рәссамы. Шуңа да профессионал хор һәм биючене алырга теләдек. Сәнгатьтә беренче адымнарын ясаган кешеләр Грек сыннарына өлге итеп ала. Музыка, балет, тән – барысы да классик булырга тиеш», - диде режиссер Туфан Имаметдинов.

Перформер тулысынча гипс белән капланган иде. Әйләнеп торучы түгәрәк зур булмаган сәхнәдә биюләрен беренче күрүем. Андый яссылыкта тигезлек сакларга тырышу авыр, юеш гипс өстендә хәрәкәтләнү – тагын да авыррак. Җыр сүзләренә, хәрәкәт мәгънәсенә төшенүдән тыш актерның ничек тотрыклылык тапканына игътибар иттем. Рәссам тормышы, авыр мизгелләрдә чыдап, иҗатында сафлык саклап калуы турында иде бу пеформанс.

Утлар махсус көйләнмәгән. «Театраль итеп күрсәтәсе килмәде», ди режиссер. Ачык остаханәләр бинасында гади ут ничек куелган булса, шул сакланды. Бу – тамашачыга үзен нәрсә дә булса ясарга килгән оста итеп тойсын өчен уйланылган иде. 

Режиссер уйлавынча «классик тән» булса да, гипс астында татуировкалы тән булыр дип көтмәгән идем... минем күзәтү: актерның уң беләзегендә тәре төшерелгән. Соңгы әсәр «Яраббым!» дип атала һәм актер ул вакытта сәхнәсеннән төшеп, тамашачы янында үзеннән калган «көл»гә карый. Моны соңгы җырның «картина»сыз яңгыравын теләү белән аңлатсалар да, никтер күңелдә сорау уятты...

««БАКЫЙ» музыкасы хор өчен акапелла итеп язылды. Бу эштә минем төп таянычым, әлбәттә, Бакый Урманче шигърияте иде. Әсәрне мин аның тирән фәлсәфи лирикасы тәэсирендә иҗат иттем. Хор стилистикасына килгәндә, миңа аны төгәл бер сүз белән билгеләве авыр. Бер яктан, мин үзебезнең хор традициясен дәвам итәм. Шул ук вакытта, мисал өчен, «Яраббым!» номеры татар халык көе сыман яңгырый. Башка номерларда да борынгы, архаик яңгырашка ия әйберләр белән аваздашлык бар. Мисал өчен, кереш өлештәге хатын-кыз елавы. Шулай ук, әсәрдә кайбер урыннар күптавышлы, хәтта барокко стиленә кайтаваз дияр идем. Ул үзенә күрә кушылма хасил итә – нәкъ безнең тормыш сыман», - диде композитор Эльмир Низамов «БАКЫЙ» хор картиналары турында.

Тамашачылар да Миләүшә Таминдарова җитәкчелегендә камера хорын югары бәяләде. Бернинди уен коралы да кирәкми, бинада бар күңел кылларын тетрәндереп, каз тәннәрен чыгарырдай көч бар иде.

«Клара Булатова минем өчен гел сер иде»

«Мин түгел / Это не я» – Йолдыз Миңнуллина интерпретациясендәге Хәсән Туфан һәм Клара Булатова арасындагы Искәндәр (Илтөзәр Мөхәммәтгалиев) һәм Тәнәкә (Ләйсән Фәйзуллина) тарихы. Биредә төп герой – шигырь дияргә була. Йолдыз Миңнуллина бу спектакль өчен мәгълүматны Клара Булатованың үзеннән ишетеп өлгерә.

Зал дивар белән икегә бүленгән. Уртасында – тамашачыны «кытыклап», ачылыр дип көттереп торган ишек. Дивар шагыйрьләр мәхәббәтедәй чиста – ак. Бу диварның ике ягында утырган тамашачыга шәүлә белән тарихны күзәтергә мөмкинлек бирә. Моның өчен утлар зур ярдәмче. Тик алар да гади генә кулланмаган: Хәсән Туфан ягында төрле формадагы идән утлары, Клара Булатова ягында микрофоннар. Алар әле торышлары белән кайчак кисешә дә. Ут һәм микрофон куллануны күрү һәм ишетү белән бәйләргә була. Хатын-кызлар колак белән, ир-атлар күз белән ярата дигән фикер яңгырады залда. 

Барлык 4 спектакль арасында иң озак фикер алышу әлеге тарихта булды. Тамашачылар арасында геройларны шәхсән белгән, күргән кешеләр шактый булгангадыр, «Әйтелеп бетмәгән», «Без белгән әйбер җитми», «Киная белән булса да без белгән драманы ачып бетерәсе иде» ише фикерләр дә ишетелде. Спектакль-эзләнү булганга тамашачының мондый реакциясе аңлашыла да.

«Мин аны күргән кеше буларак, Клара Булатова минем өчен гел сер иде. Кайда уйлап чыгарылган, аның кайда чын кеше икәнен аңлап булмый иде», - диде залдан берәү. 

«Һәръяктан камил әсәр. Тик кыска, кереп кенә китәсең, кинәт чыгарга кирәк. Илтөзәр абый образын тавышы белән дә җиткерә алды. Башында Илтөзәр булса, ахырдан, соңгы шигырь Хәсән Туфан тавышы белән сөйләнде», - дип бәяләде Рүзәл Мөхәммәтшин. 

Бу фикергә каршы «Кайчан бетә икән дип утырганчы, җитми калуы яхшырак» дигән фикер яңгырады. Залда ТР Язучылар союзы әгъзалары да бар иде. Аларның килүен Йолдыз иҗатына бәя дияргә дә була. Шигъри роман спектаклендә Туфан белән Булатова шигырьләреннән тыш интерпретаторның (Йолдызның – Авт.) үз шигырьләре дә бар иде. Язучылар иҗатын якыннан белмәгәннәр аны аерып та бетермәгәндер.

Барлык шигырьләр дә нечкә башкару нәтиҗәсендә җырга әверелә. Синхрон тәрҗемә белән тыңлаучылар Айрат Бик-Булатовның тәрҗемәсен югары бәяләде . Киртә – кыенлыкны җиңеп чыгу образы булса, безнең бар күргәнебез – символизмга бай спектакль булды. 

«Бу тарих коры музыка сорый иде. Һәм ул тарихны әйтеп бетермәскә булышты да. Драма театрына җанлы музыка, оркестр кайтуына шатмын», - диде Мәскәүнең Зур театрында куелышлар ассистенты Богдан Королек.

Шунысы кызык, фикерләшү азагында залда Клара Булатованың 53 ел бергә яшәгән ире Нәфис Рәфигуллин да бар икәне билгеле булды. Ул Йолдыз Миңнуллинага бу тарихка тотынганы өчен рәхмәт белдерде. 

Параллель уку-укыту программасы

Фестивальнең соңгы көне Санкт-Петербургтан килгән хореограф Таня Тарабановадан заманча бию остаханәсеннән башланды. Монда бию осталыгында төрле дәрәҗәдә булган һәр теләгән кеше катнаша алды. 

«Теннис туплары белән эшләгәнем бар иде, ләкин мондый методиканы һәм күнегүләрне беренче тапкыр күрәм. Кызык иде, чөнки минем җитезлек (ловкость) әзрәк аксый. Бөтен тәнемне яңача тоя башладым. Тагын шунысы яңалык булды: дәрестә эшләгән күнегүләр нигезендә перформанс тудырдык. Алга таба да куллана алырлык күнегүләрне теркәп куйдым», - диде Камилә Мулланурова.

Ул бию белән 8 яшеннән шөгыльләнә. «Аваздаш»ка ул әтисе белән махсус спектакльләр карар өчен килгән, ә бию буенча остаханә турында мәгълүмат күргәч, шунда ук гариза бирә.

Аннан Никита Петровтан кызыклы тарихлар сөйләү буенча лекциядә мавыктыргыч тарихларның ничек тууы турында сөйләштек. Дәрес фәнни чыгышларда ясаучыларга да, үз брендын үстерүчеләргә дә файдалы булгандыр.

350 килограмм бодай өстендә бию

«Нәкыш» – чын мәгънәсендә 350 килограмм бодай өстендәге бию белән бизәк тудыру спектакле. Хореограф Марсель Нуриев әйтүенчә, тамаша өчен музыка структура буенча язылган. Инструментларда Сугдэр Лудуп уйный, тавыш белән София Озджан музыка тудыра. Зал уртасында Будда мандалларын хәтерләтә торган рәсемнәр ясалганда, барлык процессны каз тәннәре чыгарырдай көй озата бара. София Озджан музыканы «Тоемлауга нигезләнгән импровизация» дип атады.

Хореографлар – Мария һәм Марсель Нуриевлар. Карап торышка гына йомшак күренгән бодай өстендә биючеләргә (Арина Гарайшина, Гүзәл Әхмәтгәрәева, Ирина Тулубаева, Маргарита Полюшко) бер дә рәхәт булмагандыр. Сүз уңаеннан, кызларның бию тәҗрибәсе төрле, һәм бу тамашага тагын бер үзенчәлек өстәде.

Зал уртасында өелеп яткан бодай өстендә музыка белән бергә талгын хәрәкәтләр башлана. Спектакльне хореография белән музыканың идеаль кисешкән вакыты дип атарга да буладыр. 5 кыз бодайдан бию белән бизәк ясап, төрле якларга җыя. Бу – хатын-кыз тормышын гәүдәләндергән күренешләр. Биюдә импровизацион өлешләр бик аз. Шуңа да, якынча 50 минут барган биюдә хәрәкәтләрне истә калдыру биюче кызларга авырлык тудыра. Җиңелчә өске киемнәренә бодай тутырып янә уртага өя башлау сәхнәсе аеручы тәэсир калдыра – хатын-кызлар ил өчен бала алып кайта. Сугыш, авыр тормыш, бердәмлек – барысы да биюләр аша күрсәтелгән. Фикер алышуда бодайдан ясалган боҗраны Әлмәт җирлеге белән дә чагыштырдылар.

Таня Тарабанова күзәтүенчә, кульминацион мизгел – бодай арасыннан көя күбәләге очып чыгу булган. Тик ул бөтен тамашачыга да күренмәгән. Ә нигә бодай? Хореограф Марсель Нуриев әйтүенчә, ул тамаша өчен җир дә, ком да кулланыла.

«Чәчәк кибетенә кердем дә, пакетына «для истощенной почвы» дип язылган бодайны күрдем. Ул нәкъ мин эзләгән әйбер булып чыкты!», - ди ул.

Циклик, кабатлана торган хәрәкәтләр белән караңгылыкка күчә. Тавыш карангыда да сүрелми, әйтерсең лә кызларның көче, алар калдырган эз кайтаваз булып яңгырап тора.

«Балбаллар» – мәҗлес аша әрвахлар белән элемтә кору

«Балбаллар» – Нурбәк Батулланың үзе катнашмаган беренче перформансы. Балбаллар еш кына кулында кубок тоткан кеше итеп сурәтләнгән. Бу ташлар мең елларны узган. Скульптор Әлфиз Сабировның пенопласттан ясалган зур «ташлары» серле мохиттә чын таш кебек авыр күренә. Балбаллар тарихын күрсәтү Нурбәк Батулланың «Караш» фестиваленнән соң скульпторга бу идеяне тәкъдим итүеннән барлыкка килә. Әлфиз Сабиров үзе дә бу турыда уйланган булган. 

Сәхнәдә 7 биюче төшеп-менеп торучы Балбалларга башта табыналар, аннан арынмакчы була, аларга каршы киләләр. Режиссер аңлатуы буенча, ул тамашада кешелекнең асылын күрсәтергә тырышкан.

«Үлемне фаҗига итеп кабул итәбез. Балбаллар тарихын өйрәнгәннән соң безнең бабалар үлемне киресенчә кабул иткәннәрдер дигән фикер килде. Мине балбаллар турында бу версия илһамландырды. Үлемгә башка төрле мөнәсәбәтне, мәҗлес аша әрвахлар белән элемтә коруны күрсәтәсем килде», – диде спектакльне куючы Нурбәк Батулла. 

Биючеләрнең беренче авазы – «эй». Бу аларның балбалларга мөрәҗәгать итүе. Аннан алар үзәгөзгеч итеп эт булып өрә башлый. Фикер алышу вакытында залдан моның турында этләрнең бүрегә әйләнүе дигән аңлатма да булды. «Цу-е-фа» белән әрвахларга корбан китерүдә, аннан дискотека белән бәйрәм ясаулары – бу инде заманчалыкка якынаю дип аңлатылды. Кешелеклелек беткән урында нәрсә башлана? Кыргыйлык? Битарафлык? Һәркем тамашадан үз нәтиҗәсен чыгаргандыр. Тик спектакльнең Казанда куеласы әйтелсә дә, язмышы әлегә төгәл билгеле түгел.

Фестиваль Кымыз-Party белән тәмамланды. Күрше авыл апалары пешергән бәлеш һәм гөбәдияне ашап, кымыз белән сыйланганнан соң фестиваль оештыручылары һәм кунаклары дискотекада тагын бер перформанс куйды дияргә була. Мин бу көннәрдә үземнең тиз гашыйк булучы кеше икәнемне аңладым.

Мин Әлмәткә гашыйк булдым. Проект «Татнефть» хәйрия фонды тарафыннан тормышка ашырыла. «Аваздаш» театр фестиваленең 2025 елгы заманча спектакльләре тарихы дәвамлы булыр дип өметләнеп калабыз.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое