«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Фольклорчы һәм композитор турында фильм күрсәтелә
Новости
Яңалыклар

Фольклорчы һәм композитор турында фильм күрсәтелә

20 декабрьдә Татар китабы йортында фольклорчы һәм композитор Котдус Хөснуллин турында фильм күрсәтеләчәк.

Котдус Хөснуллин — татар халык иҗатын, бәетләр һәм мөнәҗәтләр туплау белән шөгыльләнгән фольклор белгече дә, халыкка кадерле җырлар авторы да. Күпләр аны заманында «Уйнагыз, гармуннар» бәйрәмен һәм башка күп кенә этнографик концертлар, фәнни-гамәли конференцияләрны оештыручы буларак та белә.

2023 елда Котдус Хөснуллин турында кыска метражлы фильм төшерелде.

Сезне әлеге тасма белән танышырга һәм фольклорчының иҗат мирасы турында фикер алышырга чакырабыз, диелә Татар китабы йорты телеграм-каналында.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое