Сезнең «ширбәт» дигән эчемлек тә, конфет та барлыгы хакында уйлап караганыгыз бармы?
Шулар турында ми һөҗүме ясап алабызмы әллә? Чү, тукта! «Ми һөҗүме»ме ул, әллә «фикер давылы»мы? Бу юлы шуларны ачыклап карыйкчы. Гадәттәгечә, орфографиягә дә тукталмый китмәбез: «сикәлтә»ме, «сикелтә»ме дөрес икәнен ачыкларбыз.
ЧАЛМА // ТЮРБАН
Хатын-кыз өчен тегелгән баш киемен татарча тюрбан дип атаучыга: «Аның бит саф татарчасы чалма була», ‒ дип әйткән идем: «Хатын-кыз баш киеменә карата алай әйтү әллә ничек бит. Тюрбан туры килә төшә», ‒ дип җавап бирде.
Белмим инде, тора-бара бәлки бу сүз дә рәсми сүзлекләрдә урын алыр. Әлегә үз фикеремдә калам: ирләр өченме, хатын-кызга дип эшләнгәнме ‒ баш яки баш киеме тирәли тигез итеп кат-кат уралган озын тар тукыма яки шуңа охшатып тегелгән баш киеме татарча чалма дип атала. Сүзнең тамыры «уратып алырга, төреп куярга, чалыштырырга» һ. б. бик күп мәгънәле үтә продуктив чал- тамырына кайтып кала. Чыннан да, чалма ул чалыштыра-чалыштыра урап төрелгән нәрсә бит инде, ягъни чалуның нәтиҗәсе.
Инде әлегә татар телендә рәсми булмаган тюрбанга күз салыйк. Рус теленә бу сүз Европа аша (франц. turban, итал. turbante) госманлы төрек теленнән алынган. Госманлы дүлбәнд (хәзерге төрекчәдә tülbent) фарсының /дү̄лбәнд сүзеннән алынма. Мондагы дү̄л (шулай ук тү̄р варианты да теркәлгән) фарсыга французның Tulle, ягъни «тюль, челтәр тукыма» дигән фикер бар. Бәнд исә ‒ ифрат борынгы сүз, күп телләрдә таралыш алган, «тасма, озынча тукыма» дигәнне белдерә (бездәге бинт «бәйләвеч» тә шуннан). Җыеп әйтәндә, дүлбәнд//түлбәнд ‒ «бик юка һәм йомшак озынча тукыма» булып чыга.
Госманлы чалмаларының кайберләре биек итеп чалыну сәбәпле, шуларга охшаган лалә чәчәген дә госманлылар дү̄лбәнд дип атаган (тик бездәге чалмачәчәк ‒ лалә түгел). Француз теленә бу сүз бераз бозылып tulipan рәвешендә кергән. Шуннан русча тюльпан барлыкка килгән. Хәзер кайбер татар сүзлекләре дә моны терки (гәрчә лалә дигәнебез булса да). Инде тюльпаны артыннан тюрбаны да телебезгә үрмәләп кереп барамы әллә?
СИКӘЛТӘ // СИКЕЛТӘ
Кайчак аерым язылышларның сакланып килүенә хәйраннар калырлык. Инде бер генә норматив сүзлеккә теркәлмәсә дә, сикелтә рәвешендә язу әледән-әле яңа текстларда очрап тора. Алай гына да түгел, «сикәлтә дөресме, сикелтәсеме?» кебек сораулар да туып тора икән. Монда ике проблема яшәп килүе ачык күренә. Беренчедән, «безнең якта шулай сөйләшәләр, шуңа мин шулай язам», дигән караш: сикәлтә сүзенең сикелтә, сикәлте, сикәртмә һ. б. диалекталь вариантлары бар. Аларны әдәби телдә куллану урынсыз.
Икенчедән, лексикографик компетенция булмау, сүзлекләрдән файдалана белмәү, дөресрәге теләмәүдер әле. Югыйсә татар теленең ортологик һәм тәрҗемәле сүзлекләре сикәлтә дигәнне генә терки. (Нигәдер 2007 елгы татарча-русча сүзлеккә генә бу сүзнең ике язылышы да кертелгән булган).
Бу ике проблема да нигездә бер үк сәбәпкә кайтып кала: гомуми планда язу кагыйдәләрен белү, аларга ригая итү торган саен түбәнәя, башбаштаклык, киресенчә, арта бара. Мондый хәлдә сикәлтә кебек сүзне белү һәм ниндидер текстта куллануга, хаталы язылса да, куанырга гына тиешбездер инде.
МИ ҺӨҖҮМЕ <--> ФИКЕР ДАВЫЛЫ
1953 елда Алекс Осборнның «Applied Imagination» китабы нәшер ителә һәм дөнья идеяләр генерациясенең яңа ысулы ‒ brainstorming белән таныша. Китап төрле телләргә тәрҗемә ителә башлагач, әлеге ысул да шактый киң тарала, ләкин терминның тәрҗемәсендә бөтен телләр диярлек өч төрле юл тота.
Бер төркем бу терминдагы storm сүзен «һөҗүм, штурм» дип аңлый һәм аңа ми һөҗүме кебегрәк мәгънә сала (рус. мозговой штурм, укр. мозковий штурм). Икенче төркем storm дигәнне «давыл, шторм» дип кабул итә һәм ми давылы мәгънәсен сала (пол. burza mózgów, исп. lluvia de ideas). Өченче төркем исә (нигездә француз, немец, итальян кебек Европа телләре) әлеге инглиз сүзен тәрҗемәсез куллана. Мәгәр А. Осборн үзенең китабында терминга хәрби мәгънә салганын ачып бирә: ысулның төп принцибы проблема кальгасына фикерләр белән ябырылып һөҗүм итү. Ягъни brainstorming ул хәл ителәсе мәсьәләгә акыл көче белән һөҗүм икән. Ләкин инглизнең storm сүзендә берьюлы һәм «һөҗүм», һәм «давыл» мәгънәсе булган өчен, тора-бара тәрҗемәләрдә төрлелек килеп чыккан. Татар теле нинди юл сайларга тиеш соң? Безгә кемнәр якынрак?
Телебезгә электән йогынтысы булган гарәп, фарсы һәм төрек телләрендә stormның «давыл» мәгънәсе сайланган. Чаг. гарәпнең عصف ذهنيдигәне «зиһен давылы», фарсының طوفان فكري дигәне «фикер туфаны», төрекнең beyin fırtınası яки fikir fırtınası дигәне «ми давылы» яки «фикер давылы» кебегрәк тәрҗемә ителә ала. Әлеге термин хәзерге телләрдә калькалау юлы белән яңа терминнарның ясалуына, ничек аңлашылып кабул ителүенә ачык мисал. Миңа калса, аның татар телендә ныгып киткән бер варианты юк бугай. Һәрхәлдә, интернет киңлекләрендә ми һөҗүме дигәне дә, ми давылы һәм фикер давылы дигәннәре дә очрый. Сез кайсы вариант безгә туры килә төшә дип уйлыйсыз?
ЙӨРЕРГӘ һәм ЧЕРЕРГӘ
Бу ике фигыльнең берникадәр сәерлеген тәҗрибәле редакторлар күптән сизгәндер, мөгаен. Кайбер авторлар йөреде, череде дисә, икенчеләр йөрде, черде дип яза. Бу аларның боерык формаларын төрлечә билгеләүдән килеп чыккан.
Хәзерге әдәби телдә йөрергә фигыленең тамыры йөр дип кабул ителгән. Моңа каршы фикер әйтү җинаятьтер дә инде. Ләкин... бу кайбер сөйләшләрнең көчле йогынтысы, шул сөйләш вәкилләренең абруе сәбәпле әдәби телдә ныгыган кебек күренә. Черергә фигыленә килгәндә, монда боерык форманың әдәбичә чере булуы, (череде түгел) черде дип әйтүнең диалекталь икәне ачыграк билгеле бугай.
Әйдәгез бу ике фигыльнең төрләнешенә күз салыйк. Әгәр дә аларның тамыры тартыкка бетә дип карыйбыз икән, димәк, аларның хәзерге заман 3 зат формасы бәрергә, өрергә, сөрергә, төрергә кебек фигыльләрнеке кебек булырга тиеш: бәр -> бәрә, өр -> өрә, сөр -> сөрә, төр -> төрә. Әмма сәгать йөрә, печән черә димиләр (дисәләр дә бу әдәби түгел). Сәгать йөри, печән чери булгач, димәк, бу ике фигыль үзләрен үксергә, әрчергә, үрчергә, кимергә, төзергә кебекләр кебек тота, чөнки соңгыларның хәзерге заман 3 зат формасы үкси, әрчи, үрчи, кими, төзи. Тик аларның боерык формалары сузыкка бетә: үксе, әрче, үрче, киме, төзе (моны -мәк яки -мәскә кушымчасын кушып тикшерәбез). Бәс, безнең йөрергә белән черергәнең дә боерык формасы йөре һәм чере булып чыга. Исбатлый алдыммы?
Җитмәсә билгеле киләчәк заман формаларының сузыкка беткән сүзләрнеке кебек булуы (йөрәчәк түгел ‒ йөреячәк, черәчәк түгел ‒ череячәк) һәм вариантларының юклыгы да югарыдагы фикерне раслый гына.
Нинди нәтиҗәгә киләбез? Бездә тарихи яктан дөресрәк кулланыш шактый яхшы һәм киң ареалда сакланып калган икән, ни өчен диалекталь йөр вариантны өстен куярга? Кагыйдәдән чыгарма диябезме? Минемчә, йөре тамырын әдәби дип танырга тиешбез. Әгәр дә бүген моңа әлегә әзер түгелбез икән, һичьюгы бу сүзнең ике төрләнешен дә законлы дип кабул итәргә кирәк: йөр//йөре, йөрде//йөреде, йөртә//йөретә, йөрми//йөреми. Ә менә черергә фигылендә вариантлар калдыру дөрес түгел кебек.
ШИРБӘТ
Күпчелек очракта аңлатмалы сүзлекләрдә этимологик мәгълүмат бик кыска итеп бирелә: алынмаларның чыганак теле генә күрсәтелә. Табигый, мондый кыска гына тамга сүз тарихы турында минимум мәгълүмат бирә.
Телебездә күп гасырлар элек үк кереп үзләшкән ширбәт сүзе бар. Аның чыганагы ‒ гарәп теле. Анда ул эчәргә дигәнне белдерә торган шрб тамырыннан ясалган шәрбат «татлы эчемлек» кебегрәк яңгырый. Безгә дә шул мәгънәсе алынган. Бүген, мәсәлән, татарның ширбәте «бал кушып әзерләнгән татлы су». (Шул ук тамырдан ясалган шәрабның ни икәнен аңлатып торасы юк бугай).
Әмма бу сүзнең тагын бер мәгънәсе ‒ «җимеш, каһвә, шоколад, чикләвек төше катнашмасына шикәр кушып әзерләнгән куе масса рәвешендәге татлы ашамлык». Бу бит бөтенләй сыек әйбер түгел. Ничек итеп ширбәт эчемлектән ашамлыкка әйләнгән соң? Моның өчен рус телендәге процессларга күз салырга кирәк.
Иң элек гарәпнең «җимеш сулары, чәчәк төнәтмәләре, шикәр яки бал кушып әзерләнгән эчемлек» мәгънәс ендәге бу сүз госманлы төрек теленә алына. XVII гасырларда бу сүз кыйммәтле Көнчыгыш эчемлеге буларак рус теленә керә. XIX г. ахыры – XX г. башында Шәрык тәм-томнары белән таныш кондитерлар сөт нигезендә теге тәмле эчемлеккә охшаган нәмәрсә әзерләгәндәй итә башлыйлар. Экспериментлар бушка китми: сөт белән шикәрне озаклап кайната торгач, куе масса барлыкка килә. Шуңа тагын чикләвекләр, кипкән йөзем дә кушып җибәргәч, сыекча булырга тиешле әйбер конфет була да куя. Ләкин бит баштагы ният ширбәт әзерләү булгач, сыеклык булмаса да, яңа килеп чыккан тәм-томга да шул ук исем ябышып кала. Совет чорында бу конфетка русча шербет дию стандартлаштырыла. Татар телендә дә әлеге конфет ширбәт дип атала башлый. Тик хәзер сүзлек мәкаләсенә әйләнеп кайтсак, менә мондый мәгънә үзгәрешләрен, сүзнең төрле мәгънәләр төрле телдән алынганын кыска гына бер этимологик тамга белән ничек биреп бетерергә? Ни дисәң дә, ширбәт сүзе гарәпнеке булса да, аның эчемлек мәгънәсе генә чыганак телдәгечә кулланыла. «Конфет» мәгънәсе русчадан кергән. Менә шундый лингвистик казус.
Нет комментариев