«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Аннан-моннан

Г. Исхакыйның «Алдым-бирдем» әсәренә анализ

«Алдым-бирдем» әсәре 1907 елда языла. Бу чор илдә һәм халык тормышында зур үзгәрешләр һәм хәрәкәтләр барган, иҗтимагый-сәяси яктан киеренке вакыт була. Исхакый пьесаны Казан төрмәсендә утырган вакытта иҗат итә.

Әсәрдә көндәлек тормыштагы вакыйгалар сурәтләнә, жанр үзенчәлекләре ягыннан ул драмага карый. Пьесаның төп конфликты «аталар һәм балалар» каршылыгы аша иске тормыш белән яңа тормышның бәрелешен күрсәтә. Әсәрдә, иң беренче чиратта, хатын-кызга кагылышлы мәсьәләләр күтәрелә:

•    хатын-кызның азатлыгы;

•    никахта ирекле сайлау хокукы;

•    гаиләдә хатын-кызның урыны;

•    хатын-кызның ир-ат белән тигезлеге һ.б.

Бу мәсьәләләр әсәрдә «аталар» буынының байлык һәм мал туплау кебек омтылышлары белән тыгыз бәйләнештә сурәтләнә.
Яшьләрнең – Галия белән Ибраһимның – карашларын уртаклашкан Садыйк абзый татар тормышын яңарту өчен көрәшә. Нәкъ менә шушы геройлар әсәрдә, эпизодик рәвештә генә булса да, өстәмә табыш, акча һәм товар мөнәсәбәтләре турында фикер йөртәләр.

Пьесадагы тартыш нәтиҗәсендә яңа тормыш өстенлек ала. «Аталар» төркеменә кергән Әхмәди бай, Гарифә бикә һәм аларның карендәшләре милли тормыштагы үзгәрешләрне кабул итәргә мәҗбүр булалар.

Пьеса геройларын шартлы рәвештә ике төркемгә бүлеп карарга мөмкин. Аларның бер ягын җәдитчеләр, икенче ягын кадимчеләр тәшкил итә. Әмма автор персонажларны катгый рәвештә ике якка гына аерып куймый. Алдынгы карашлы яшьләр төркеменә Галия, Ибраһим һәм Садыйк кебек геройларны кертергә мөмкин. Икенче төркемдә Гарифә бикә, Әхмәди һәм Габдулла мулла кебек персонажлар тора. Ә Хәлил бай, Сорур кебек геройлар ике арада, ягъни урта позициядә калучы персонажлар буларак күрсәтелә.

Әсәрдәге конфликт берничә юнәлештә үсә: иске тормыш белән яңа тормыш арасындагы көрәш; аталар һәм балалар каршылыгы; кадимчеләр белән җәдитчеләр тартышы; социаль каршылыклар; шулай ук кеше күңелендә барган эчке көрәш.

Пьесаның төп герое – мәхәббәт иреге һәм ирекле гаилә бәхете өчен көрәшергә омтылган көчле характерлы Галия. Ул шул чор татар кызларына хас булмаган тәвәккәллек, кыюлык һәм максатчанлык сыйфатларын үзендә туплый. Галия үз мәхәббәте өчен барлык киртәләрне җиңәргә әзер. Гүя Исхакый аны язмышка буйсынып, үз хакын яклый алмыйча яшәгән башка хатын-кыз образларына үрнәк итеп куя.

Ибраһим да Галия белән чагыштырганда каршылыклырак характерга ия. Ул Галияне ярата, әмма сөйгән кешесенә бәхетсезлек китерүдән куркып, кыю адымнар ясаудан үзен тыя. Сәяси яктан ул әзерлекле, башлаган эшен ахырына кадәр җиткерергә һәм үз идеалларын башкаларга аңлаешлы итеп җиткерергә сәләтле. Ләкин мәхәббәт мәсьәләсендә ул Галиягә караганда күпкә пассиврак. Туй көнендә дә Ибраһим бернинди адым ясамыйча, хәтта өеннән дә чыкмыйча, сөйгән кызының килүен көтеп ята. Ибраһим образы авторның үз кичерешләрен чагылдыручы персонажларның берсе булып тора. Аның күңел төшенкелеген Г. Исхакыйның әсәрне төрмәдә утырган вакытта язуы белән дә бәйләп карарга мөмкин.

Автор фикеренчә, милләтнең киләчәге нәкъ менә Галия һәм Ибраһим кебек яшьләр кулында булганда гына, татар халкының киләчәгенә өмет белән карарга мөмкин.
Кадимчеләргә, ягъни икенче төркем геройларына килгәндә, автор аларны пьесада беренче күренүләреннән үк башка персонажлардан аерып күрсәтә. Аларның тышкы кыяфәте, эчке дөньясы, кешеләргә мөнәсәбәте һәм сөйләме аларның нинди карашта торуларын ачык күрсәтә. Алар дөньядагы матурлыкка, яхшылыкка һәм ирекле бәхеткә каршы торучы кешеләр булып күренә. Гарифә бикә белән Әхмәди образлары моңа ачык мисал булып тора. Гарифә бикә кызының ата-ана теләгенә каршы килүен белгәч, Галиягә карата төрле каргышлар һәм «изге теләкләр» әйтә, хәтта көч куллануны да мөмкин дип саный. Кырык яшькә дә җитмәгән бу надан хатын өчен кызының бәхетеннән бигрәк байлык һәм гаилә мәнфәгатьләре мөһимрәк. Ул Садыйкка: «Галия үз балабыз, теләсәк, утка ташлармыз, теләсәк – суга, ишеттеңме?» – дип әйтә. Гарифә бикәнең сөйләменнән дә аның белем дәрәҗәсе түбән булуы ачык күренә. Аның теле гади, тупас урам сөйләмен хәтерләтә. Әсәр дәвамында аның сүзләрендә акыллы һәм матур фикерләр бик аз очрый. Шакировлар гаиләсендәге башка хатын-кызларга да шундый ук бәя бирергә мөмкин. Өченче пәрдәдә Фәхерниса белән Әсма арасындагы тарткалашуны күзәткәндә, мондый сөйләшүнең бары тик тәрбиясез һәм надан кешеләр арасында гына булырга мөмкинлеген аңлыйсың.

Әхмәди исә, үз сүзләре белән әйткәндә, «Шакировлар фамилиясенең чесен саклар өчен генә тырышучы» кеше. Ул гаиләсе өчен тырышып йөргәндәй күренсә дә, аның өчен акчадан кадерлерәк нәрсә юк. Үз кесәсеннән чыккан һәр тиенне ул исәпкә алып бара. Фәйзуллага хакыйкатьне ачмас өчен 25 сум ришвәт бирергә дә кыенсынмый, хәтта аны базарга йөртә башларга вәгъдә итә. Галиянең гади генә канторщик Ибраһимга кияүгә чыгуы да Әхмәди өчен зур хурлык булып санала. Шулай да аның эш-гамәлләреннән иң элек үз мәнфәгатьләрен кайгыртуы күренә.

Ике як арасындагы тартыш нәтиҗәсендә мәгърифәтчелек һәм ирек идеяләре өстен чыга. Пьесаның төп геройларыннан берсе булган Ибраһим бу җиңүне болай бәяли: «Бу эш сезнең берлә безнең тартышу гына булмады, бу эш иске тормыш берлә яңа тормышның тартышуы булды. Бүген безнең җиңүемез – яңа тормышның җиңүе, бу көнге безнең бәйрәмебез – яңа тормышның бәйрәме!..»

Шулай итеп, әсәр яңа тормышның җиңүе белән тәмамлана. Пьесадагы хәлләрне шул чор татар гаиләләрендә очраган типик күренешләрнең берсе дип бәяләргә мөмкин. Иске карашлар өстенлек иткән гаиләдә тәрбияләнсә дә, Галия үз бәхете өчен көрәшергә көч таба. Язучы илдә барган иҗтимагый үзгәрешләрнең гаилә тормышына һәм яшьләр язмышына йогынтысын ачык күрсәтә. Революцион үзгәрешләр татар халкының үсешенә һәм яшәешенә дә зур йогынты ясый. Г. Исхакый бу зур тарихи үзгәрешләрне кечкенә генә бер татар гаиләсе язмышы аша күрсәтә. Шул рәвешле, автор бер гаиләдәге конфликт мисалында бөтен татар җәмгыятендә барган яңарыш процессларын гомумиләштереп сурәтли.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое