«Бәхетсез егет» – Галиәсгар Камалның биш пәрдәдән торган беренче драма әсәре. Әсәрдәге әдәби-эстетик карашларның формалашуына мәгърифәтчелек әдәбияты, дини тәгълимат һәм төрек әдәбияты, аеруча Нәмик Кәмал иҗаты зур йогынты ясый.
Пьесаның сюжеты Кәрим бай белән Җәмиләнең бердәнбер уллары Закирның фаҗигале язмышына нигезләнә. Закир юлдан яза: хәмер белән мавыга, берничә көнләп өйгә кайтмый, ахыр чиктә Гайни исемле азгын кызга ияреп, Уфага китә. Ул үзенең бу адымын Гайнине яратуы һәм аңа өйләнергә теләве белән аңлата. Әмма Гайни аның акчасы беткәнен белгәч, Закирны куып җибәрә. Шуннан соң егет җинаять юлына баса һәм Сәгыйть Сабитовның өен талауда катнаша. Шулай итеп, драма үзәгендә яшь егетнең ялгыш юлга басуы һәм шуның фаҗигале нәтиҗәләре ята.
Әсәрдәге төп вакыйгалар Кәрим байның бозылып, тормыштан читләшкән улы Закир язмышы тирәсендә туплана. Вакыйгалар Закир белән бәйләнештә башлана һәм аның белән бәйле тәмамлана. Закир һәр пәрдәдә күренмәсә дә, пьесадагы вакыйгаларның барысы диярлек аның язмышына бәйләнгән. Шуңа күрә башка персонажларга караганда сәхнәдә азрак күренсә дә, ул әсәрнең төп герое булып тора. Пьесада катлаулы интригалар күп булмаса да, төп вакыйгалар һәм каршылыклар Закир тирәсендә үсә. Казан бае Кәрим белән Уфа бае Сәгыйть образлары да шактый тулы эшләнгән. Аларның берсе реакцион буржуазия, икенчесе либераль буржуазия вәкиле итеп сурәтләнә. Моннан тыш, әсәрдә алдакчы карчык Мәгъри, асрау Камилә һәм дистәгә якын жулик образы урын алган. Гомумән, драмада буржуаз җәмгыятьнең бозык яклары, әхлакый череклеге һәм кимчелекләре ачык күрсәтелә. Әсәр драма жанрында язылса да, анда көлкеле, комик күренешләр дә шактый күп.
Әсәрдәге аерым персонажларның характерына һәм эш-гамәлләренә тукталыйк.
Кәрим байның улы Закир – драманың үзәк персонажы. Әсәрнең исеме дә аның аянычлы язмышы белән бәйле. Әмма беренче ике пәрдәдә Закир үзе күренми, аның турында башка геройларның сүзләре аша гына мәгълүмат алабыз.
Закир – буржуаз-мещан мохитендә гаилә һәм җәмгыятьнең начар йогынтысы астында калган, шул тирәлектән чыгарга көч тапмаган, максатсыз һәм эшсез тормыштан үз юлын югалткан бай балаларының бер типик вәкиле. Ул чордагы күп кенә бай балалары кебек, Закир да ата-анасыннан тормышка яраклашырга ярдәм итәрлек тәрбия алмый, мәктәптә тиешле белем күрми, яхшы кешеләр белән аралашмый һәм хезмәткә өйрәнми. Нәтиҗәдә, ул яшьтән үк әхлакый яктан гарип. Аның бөтен бәхетсезлегенең һәм «бәхетсез егет» исемен алуына китергән төп сәбәпләрнең берсе дә шунда.
Закир әсәрнең төп герое саналса да, аны Кәрим бай яки Җәмилә кебек тулысынча эшләнгән образ дип бәяләп булмый. Чөнки ул пьесада беркайчан да гадәти, тыныч, нормаль хәлдә күренми. Автор аны реаль тормыштагы тулы характер буларак түгел, ә күбрәк аның психологик кичерешләре аша ача. Соңыннан үкенүенә карап кына аны уңай герой итеп күрсәтергә тырышу дөрес булмас иде. Драматургның Закирны кызганыч итеп сурәтләве аның кылган гамәлләрен хуплавын аңлатмый. Авыр хәлгә төшкәч, егетнең үткәненә үкенүе һәм үз бәласе өчен кемнәрнедер гаепләргә тырышуы – табигый күренеш. Закир шундый хәлгә җиткәч, хәтта аның тискәре типтагы ата-анасы да бу фаҗиганең сәбәпләрен эзли башлый. Әмма аларның уйланулары төп социаль сәбәпләргә түгел, бары тик тышкы сәбәпләргә барып тоташа. Кәрим белән Җәмилә буржуаз-мещан мохитенең йогынтысына шулкадәр бирелгәннәр ки, алар Закирның фаҗигасенең тирән сәбәпләрен аңларга сәләтсез. Шул ук мохиттә тәрбияләнеп үскән һәм әхлакый яктан түбән төшкән Закир да бу сәбәпләрне аңлый алмый. Шуңа күрә аны үз тирәлегеннән аң ягыннан күпкә өстен торган кеше итеп күрсәтү дә урынлы булмас иде. Әгәр Закирны шул начар хәленнән чыгарып, гадәти тормышка кайтарырга мөмкин булса, ул, мөгаен, әтисе Кәрим бай кебек реакцион буржуага яки, иң күбе, Сәгыйть бай кебек либераль буржуага әверелер иде. Әгәр Кәрим байның яшьлегендә дә шул рәвешле иркен һәм бозык тормыш алып барырга мөмкинлекләр булган булса, бәлки, ул үзе дә Закир язмышына төшкән булыр иде.
Галиәсгар Камалның башка беренче әсәрләрендәге кебек үк, бу драмада да милләт язмышы һәм әхлак мәсьәләләре мөһим урын алып тора. Мәгърифәтчелек эстетикасы таләп иткәнчә, геройлар уңай һәм тискәре типларга бүленеп бирелә. Пьесада бала тәрбиясе мәсьәләсе дә аерым әһәмияткә ия.
Драманың төп проблемаларын түбәндәгечә билгеләргә мөмкин:
1. Мәгърифәтчелек әдәбияты традицияләрен дәвам итеп, бала тәрбиясе, ата-ана һәм бала арасындагы мөнәсәбәтләр мәсьәләсен күтәрү.
2. Белемле, аңлы, намуслы һәм тәртипле булырга өндәү, шулай ук мәхәббәт проблемасын яктырту.
3. Әхлак мәсьәләләрен күтәрү.
«Бәхетсез егет» әсәрендә шул чорның башка язучылары иҗатында да еш очрый торган яшь буын проблемасы һәм аның язмышы үзәккә куела. 1905 елгы революциядән соң ирешелгән беренче казанышларны дәвам иттерү өчен актив, белемле һәм җәмгыятькә файдалы яшьләр кирәк була. Г. Камалны да яшьләр арасында барган үзгәрешләр һәм каршылыклар кызыксындыра. Бер якта яңалыкка омтылган, белем алырга, файдалы хезмәт белән шөгыльләнергә теләгән яшьләр – Әхмәт һәм Гайшә Сабитовлар тора. Алар чорның мөһим мәсьәләләре турында уйланалар, татар хатын-кызларының авыр хәлен, аларның ирләр белән тигез хокукка ирешүен һәм балалар тәрбиясен күтәрәләр.
Аларга каршы –вакытларын азгынлыкка багышлаган, җәмгыятькә файдалы хезмәттән читләшкән Закир һәм аның дуслары тора. Закирның атасы да искелеккә ябышып ята һәм яңалыкны кабул итәргә теләми. Шундый мохиттә тәрбияләнгән Закир тормышта зур максатлар булмау сәбәпле җиңел юлны сайлый, җинаять юлына баса һәм ахыр чиктә һәлак була. Закирның шундый фаҗигале язмышка төшү сәбәпләрен аңлатуда пьесаның ике варианты арасында шактый зур аерма бар. Бу аерма драматургның беренче иҗат тәҗрибәсеннән соң үткән биш-алты ел эчендә фикер һәм иҗат ягыннан үсүен дә күрсәтә.
Автор Закирны якламый һәм аның гамәлләрен акларга тырышмый. Ул геройны катлаулы характер итеп сурәтли: аның кайгыларын да, шатлыкларын һәм өметләрен дә, уңай һәм тискәре сыйфатларын да күрсәтә. Шуңа күрә Закирның гыйбрәтле язмышы тамашачының игътибарын җәлеп итә һәм аны уйланырга мәҗбүр итә.
Драма Сабитовның халыкка мөрәҗәгать итеп әйткән: «Дөньяда баланы бигрәк тә ата-ананың тәрбия кыла белмәве хәрап итә» дигән сүзләре белән тәмамлана. Әмма бу фикер әсәрдән туган тәэсирне тулысынча аңлатып бетерми. Чөнки пьесада сурәтләнгән чынбарлык күпкә катлаулырак. Шуңа күрә укучы һәм тамашачы Закир кебек яшьләрнең юлдан язуларына китергән иң зур сәбәпләрнең берсе – алар яшәгән иҗтимагый шартлар икәнен аңлый.
Г. Камал бу драмада реализм алымнарын киң куллана һәм әхлакый проблемаларга зур игътибар бирә. «Бәхетсез егет» драмасының 1898 елгы беренче вариантында Закирның фаҗигале язмышы аның тиешле тәрбия алмавы белән, ягъни мәгърифәтчелек идеологиясе һәм эстетикасы кысаларында аңлатылса, соңгы, 1907 елгы вариантта геройның психологик кичерешләренең нигезендә чын мәхәббәттән туган газаплар да ята.
Нет комментариев