«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Аннан-моннан

Көненә ничә адым җыю файдалырак? - табиб фикере

Татарстан клиник хастаханәсенең 2 нче оропедия бүлеге мөдире Рамил Салихов «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә көненә ничә адым җыю кирәклеге турында сөйләде.

«Күпләр көненә 8-10 мең адым ясарга кирәк дигән фикергә таяна. Чынлыкта ярты сәгать дәвамында өзлексез йөрү файдалы санала – бу 5 мең адым тирәсе дигән сүз. Адымнар күбрәк булган саен файдалырак дию ул –  гаджетларны уйлап тапкан Япон җитештерүчеләре җиткергән фикер, миф. Алар якынча 10 ун мең адым үтәргә тәкъдим итә, шуның белән янәсе көнлек норманы үтәп була», – дип аңлатты РКБ табибы.

«Татар-информ»

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое