«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Карьера һәм үсеш

Игезәк Зиннәтуллиннар: «Шартлар булганда, тормыш бара»

Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз диләрме әле?

Биектау районында яшәүче Динар һәм Ленар Зиннәтуллиннар турында нәкъ менә шулай дияргә мөмкин. Алар – игезәкләр, икесе дә авыл киләчәге өчен янып көеп торалар. Ленар – авыл җирлеге башлыгы, Динар – Мүлмә авылы мәдәният йорты мөдире булып эшли. Төп эшләреннән тыш спортка да вакыт табалар.

Бертуган Зиннәтуллиннар Биектау районы Сасмак авылында туып үскәннәр. Мүлмә авылы мәктәбен тәмамлаганнан соң, Арча педагогика көллиятенә укырга керәләр. Белемнәре буенча икесе дә физкультура һәм башлангыч сыйныф укытучылары. Көллиятне тәмамлагач, Динар – Әтнә районына, Ленар Арча районының Шушмабаш авылына укытырга эшкә урнашалар. Ленар 2011 елда Әтнәнең Бәрәскә авылында физкультура укыта башлый, соңрак Ямаширмә мәктәбендә эшли. 2019 елда аны бертавыштан Мүлмә авыл җирлеге башлыгы итеп сайлыйлар.

фото: Фирүзә Вәлиева

Динар исә Әтнәнең үзендә тренер булып эшли, ләкин күңеле туган якларына тарта – Биектау районы Коркачык станциясе мәктәбенә эшкә керә. Бер ай укытканнан соң, директор итеп тә билгеләнә. Соңрак, Яшел Үзәндә бер ел эшләгәннән соң, Мүлмә авылына мәдәният йорты мөдире булып кайта.

– Сез икегез дә авылда җаваплы вазифада эшлисез, спортка вакыт табыламы?

Динар:

– Мин атнага өч тапкыр Биектау спорт комплексында балалар һәм үсмерләр белән шөгыльләнәм. Монда эшкә кергәндә, өйләнмәгән идем әле. Яшь чак бит, барысын да эшләп карыйсы килгәндер инде, шуңа бу өлкә бик кызыклы тоелды. Гаилә корып балалар тугач, болай йөрү кыенлашты, чөнки расписание эш көннәрендә кичке сәгать тугызга кадәр, шимбә-якшәмбе көннәрендә кичке сәгать унга кадәр корылган. 2009 елдан бирле республика ярышларында хөкемдарлык итәм. Соңгы ике елда баш хөкемдар яки урынбасар итеп куя башладылар – бу минем өчен зур дәрәҗә.

Ленар:

– Спортка 5 яшьтән гашыйк без, Динар белән елый-елый көрәшкәнне әле дә көлеп искә алабыз. Кайда гына укытучы булып эшләсәк тә, тренерлык янәшә барды. Әйе, авыл җирлеге башлыгы вазифасы укытучы һөнәреннән бик аерыла. Безнең җирлеккә барлыгы биш авыл керә: Мүлмә, Сасмак, Тимерче, Красна, Кзыл Болгар. Биредә барлыгы 957 кеше яши. Җирлектә «Татарстан» агрофирмасы эшләп килә.

Нәкъ менә бу өлкәдә эшләгәнемә үкенмим, чөнки бик күп тәҗрибә туплыйм. Спортка килгәндә, Ямаширмә авылында түгәрәк алып барам.

– Казаннан ераграк урнашкан район яки авылда яшәп эшли алыр идегезме?

Динар:

– Биектау Казанга бик якын бит. Шәхсән миңа ераграк авылда яшәү авыр булыр кебек, биредә ияләшкәнгә шулайдыр. Миңа Казанда яшәве дә читен хәтта, чөнки бөкедә озак утырырга туры килә. Ә менә үзебезнең Биектау ул яктан идеаль район. Без Казанга «барып киләбез» дип кенә сөйләшәбез.

Ленар:

– Безнең авылда эшлим дисәң, эш бар, шартлар тудырылып тора. Мәсәлән, Мүлмә мәдәният йортына, мәктәпкә ремонт булды, хәзер авыл советы бинасын төзекләндерү эшләре бара. Әлбәттә, бу авыл тормышы өчен сөенечле вакыйга.

Динар:

– Безнең район башлыгы Равил Фәрит улы һөнәре буенча төзүче. Шуңа күрә районда грант, программаларда катнашып, төзелеш үсә башлады. Барлыгы 10 клубка ремонт булды, берничәсе яңадан төзелде. Һәр мәдәният йорты уникаль, берсеннән-берсе матуррак. Сәнгать җитәкчесе Рәсилә апа Кәримуллина белән зур бәйрәмнәрдә концертлар оештырабыз, айга бер тапкыр танылган артистлар килә. Мәсәлән, ел саен ноябрьдә Зөлфирә-Алмаз Мирзаяновлар концерт куя, октябрь яки декабрьдә Илшат Сафин һәм башка артистлар чыгыш ясыйлар. Үзебезнең «Чишмә» фольклор ансамбле бар, яшьләребез дә актив катнаша.

– Шул бер үк яшьләр чыгамы, башкаларны да җәлеп итәсезме?

– Мин эшли башлаган вакытта бер буын егет-кызлары катнаша иде, хәзер алар инде үсте. Алмашка мәктәп укучылары, студентлар килә.

– Үзең катнашасыңмы?

– Без Ленар белән җырлыйбыз. Арча педагогика көллиятендә бөтен нәрсәгә өйрәтәләр. Өстәвенә, башлангыч сыйныф укытучысы булгач, җырлый да белергә тиешсең. Мин күбрәк аппаратура белән утыргач, сәхнәдә сирәк чыгыш ясыйм. Аннары, безнең бит Әбри бар. (Әбри Хәбриев Мүлмә авылыннан – Авт.) Ул бик күп нәрсәдә булыша.

– Тамашачыны ничек җыясыз?

– Элегрәк афишалар ясый идек, хәзер заманасы башка. Социаль челтәрдә төрле төркемнәребез бар – даими рәвештә шунда кертеп барабыз. Бөтен кеше шуннан күреп килә, әбиләр дә язып тора (көлә).

– Киләчәккә планнарыгыз нинди?

Ленар:

– Төгәл генә әйтә алмыйм, бәлки алга таба башка өлкәгә кереп китәрмен. Яшь чакта бер урында гына торасы килми, аннары финанс мәсьәләсен дә уйлыйсың.

Динар:

– Гаилә булгач, тормышны алып барырга кирәк, кеше төсле ял итәргә дә барасы килә. Мин мәдәният йортында эшләрмен дип беркайчан да уйламаган идем. Шуңа күрә киләчәк турында кистереп кенә нидер әйтә алмыйм. «Әгәр китсәм, минем урынга кем калыр?» – дигән уйлар бар. Күзаллаган кешеләр бар, ләкин алар мәктәптә укый. Безнең мәдәният йорты гөрләп тора, шушы юнәлештә эшләүне дәвам итәсе иде.

– Динар, гаиләң белән таныштыр әле?

– Тормыш иптәшем Айгөл белән электән таныш, ул әле мәктәптә укый иде. Мин аның әнисен белә идем, ул көрәш ярышында медик хезмәткәр булып эшләде. Айгөл белән интернетта аралашып киттек. Хәзерге көндә Зифа һәм Мәрьям исемле кызлар үстерәбез.

– Игезәк булгач, сезне еш бутыйлармы?

Динар:

– Бик еш. Ленарга сөйлисе сүзләрен миңа сөйләүче кешеләр дә бар. Мин бүлдермичә тыңлап торам инде яки «Мин Ленар түгел», – дим. Әле күптән түгел генә шундый хәл булды. Кызым йөри торган балалар бакчасы мөдире миңа: «Ике айлап борчылып йөрим, хакимият җыелышларында исәнләшмисез», – ди. Соңрак кына игезәгем бар икәнен белгән. Безнең игезәк икәнне районда бөтен кеше белә ахры инде. Көрәштә хөкемдарлар да: «Сез икәү мени?» – дип сорыйлар әле!

– Сез нәрсә белән аерыласыз?

Ленар:

– Без холык буенча охшаш. Хәтта фикерләребез дә туры килә – бер кешегә икебез дә бер үк сорауны бирергә мөмкинбез. Яшь чакта кызлар сайлаганда да фикерләр туры килә иде.

Динар:

– Элегрәк мин кызу булсам, хәзер Ленар да шундый, аның эше дә авыррак. Төс-кыяфәт буенча мин түгәрәгрәк. Аның каравы, шунысы әйбәт: миңа ярамаган костюм Ленарга ярый.

– Сезнең охшашлык сәбәпле кызык хәлләр буламы?

Ленар:

– Кызлар белән талгын биюдә Динар белән алышынып керә идек. Берсендә ике туган кызлар янына барган чаклар булды (көлә). Көллияттә анатомия дәресеннән имтиханны икәү бирә идек. Иң кырыс укытучы саналса да, аны да алдый алдык. Игезәк булуның өстен ягы күп.

Динар һәм Ленар Зиннәтуллиннар – бик күпләргә үрнәк итеп куярлык тырыш егетләр. Алар эштән курка торганнардан түгел, авыл киләчәге өчен борчылып, иңне-иңгә куеп яшәп яталар. Мондый егетләр булганда авыл яши, тормыш гөрли әле!

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое