«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Карьера һәм үсеш

Теләченең яшь белгечләре

Теләчедәге яшьләр тормышы турында күптән язасы килеп йөри иде.

Бер карасаң, ара да ерак түгел – Казаннан 77 чакрым гына, әмма район, авыл дип җан атып, җир җимертеп яшәүче яшьләре белән менә хәзер генә танышырга насыйп булган икән.

Теләче районына сәфәребезне үзебезне хезмәттәшләребез – «Теләче-информ» газетасы редакциясеннән башладык. Биредә шундый тыныч һәм гади: ачык һавада интервью алам дисәң – эскәмиясе, илһам килмәгәндә хисләнергә кош оясында сыерчыклары бар. Редакциядә 2015 елдан баш мөхәррир булып эшләүче Ленар Хуҗин каршылады. – Мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт медицина университетына керәм дип чыгып киткән кеше мин, – дип башлады ул сүзен.

– Менә шулай килеп чыкты инде, эшемне яратканга, «Теләче-информ»да хезмәт куям. Газета барлыгы 1200 тираж белән чыга, Саба һәм Теләче районнарында таратабыз.

– Сезнең «Түгәрәк уен» чарасы турында ишетеп беләм.

– Матбугатка язылу кампаниясе тәмамланыр алдыннан шулай матур уеннар белән нәтиҗә ясыйбыз. Анда иң үрнәк почта хезмәткәрләре, язылу дәвамында ярдәм иткән оешма җитәкчеләрен билгеләп үтәбез.

Ә язылучыларыбыз арасында төп бүләк буларак бозау уйнатыла. Алты тапкыр бозау бирсәк, ике тапкыр колын тапшырдык. Моннан тыш, икмәк, печән, хуҗалык кирәк-яраклары кебек саллы бүләкләр бирәбез. Җыр-бию, уеннар белән халыкка тагын да якынаябыз, хәзер инде блогерларны да җәлеп итә башладык. Замана белән бер дулкында буласы килә. Басма матбугатны саклап калу өчен укучыларны төрле юллар аша кызыксындыру мөһим.

– Ленар, газетага килгәнче кайда эшләдегез?

– Мин хезмәт юлымны пенсия фондында башладым. Аннары «Форпост» яшьләр үзәгендә эшләдем. Үземнең яшь, актив чагым – дәрт ташып тора. Республикада «Эшли торган яшьләр өчен иҗади фестиваль» барлыкка килде. Без анда катнашу өчен команда туплап, үзебезнең категориядә икенче урынны яулап кайттык. Шуннан соң катнашырга теләүче яшьләр саны артканнан-артты, безнең хакта белә башладылар. Хәзер уйлап торам да, яшьлегемнең иң кызык чаклары шул вакытлар булган икән, дим. Яшьләр үзәгендә эшләгәндә алган тәҗрибәм хәзер кеше белән аралашканда ярдәм итә. Газета чыгарганда, без районның җитмеш процент кешесен белергә тиеш, ул очракта эшләве дә җиңеләя, – ди Ленар.

«Һөнәрем усаллык таләп итә»

Районның Башкарма комитетында опека һәм попечительлек секторының төп белгече Алия Гариповага 25 яшь кенә булуына карамастан, бик җаваплы эш башкара. Ул Орымширмә авылында туган, хәзерге вакытта әти-әнисе белән шунда яши. Кечкенәдән әтисе белән детектив кинолар карап, бу жанрдагы китаплар укып үскән кыз КФУның юридик факультетына укырга керә. Теләгенә ирешә – хәзерге вакытта төрле яшьтәге балалар, аларның әти-әниләре белән эшли.

– Сезнең эштә бераз «тирең калын» булмаса, кыенга туры киләдер?

– Мин кешеләр белән уртак телне тиз табам анысы, әмма безнең һөнәрдә конкретлык һәм катгыйлык кирәк, судлашып та йөрергә туры килә бит. Элек мин йомшаграк идем, хәзер инде бераз гына усалланганымны сизәм – ансыз булмый. Өйдәгеләр дә, дусларым да үзгәрүемне әйтеп тора.

– Теләчене тасвирлап бир әле?

– Теләче районын тыныч булганга яратам. Бездә «Киләчәк» яшьләр үзәге бар, спорт ягы көчле. Минемчә, районда берәр кафе да ачылса, яшьләргә очрашу, тамак ялгау өчен шәп булыр иде.

«Көндез – колхозда, кич клубта эшләдем»

Кайсы районга гына барсак та, авыл җирлеге башлыгы булып эшләүче яшьләр белән танышудан рухланып кайтам. Шул чакта «Авыл киләчәге – яшьләр кулында» дигәннәре актуальрәк булып кабул ителә башлый. Мисал өчен, Әбде авыл җирлеге башлыгы Нияз Рәхмәтуллин 28 яшендә өч авылны (Әбде, Туктамыш, Ташлыяр) үзе эченә алган җирлекне җитәкли. Аның «койрыгын тоту» авыррак булып чыкты – мәш килеп авыл көненә әзерләнәләр иде.

Нияз Казан дәүләт аграр университетында укыганда ук үзен актив яктан гына күрсәтә: Студентлар советы рәисе вазифасын башкара, бик күп чараларда катнаша. Укуны тәмамлап, юллама буенча Сабаның Кибәче авылындагы ООО «Саба» филиалына инженер булып кайта. Шәһәрдә аспирантурага чакырсалар да, күңеле авылны сайлый.

– Соңрак Әбде авылының мәдәният йорты мөдире булырга тәкъдим иттеләр. Шулай итеп, көндез – колхозда, кич клубта эшләргә туры килде. Кеше уртак телне тиз тапкангамы, үз эшемне яратып башкарам, кыенлык юк. 2020 елда авыл җирлеге башлыгы итеп сайландым.

– Башлык буларак, үз алдыгызга нинди бурычлар куйган идегез?

– Авылның бер урамында 25 ел су юк иде – моңарчы чишмәдән ташыдылар. Колхоз вакытында булып алган да, беткән ул. Эшне иң элек шуннан башладык һәм грант отып, ике ел эчендә башкарып чыктык. 2021 елда су башнаясы куйдык – бүгенге көндә су бар. Хәзерге вакытта мәдәният йорты мөдире итеп миннән алда эшләгән кешене куйдык. Хәзерге вакытта авыл көненә әзерләнәбез, тик торырга вакыт юк. Дөресен әйткәндә, яшьләр шәһәргә ашкына – төп мәсьәлә шунда.

– Гаиләгез турында сөйләгез әле?

– Тормыш иптәшем Лилия мәдәният өлкәсе кешесе, хәзерге вакытта декрет ялында. Бер кыз һәм бер малай үстерәбез. Дөресен әйткәндә, хатынны күргән дә юк, икебез дә көне буе эш белән йөреп, өйгә соң гына кайтып керәбез (көлә).

Авылның яшь блогеры

Шәдке авылы егете Рүзәл Габдуллинга 22 яшь, белеме буенча инженер, хәзерге вакытта нәкъ менә әлеге юнәлеш буенча эшли.

– Инженерлык безнең нәселдән килә. Бабам – алдынгы механизатор; әтинең дүрт бертуганы да колхозда эшли: әти – прораб, олы абыйсы – бригадир, агроном, калганнары – механизаторлар. Үзем дә, Казан аграр университетында 4 ел укыгач, хезмәт куярга авылга кайттым. Хәзер тормышымны шушы һөнәрдән башка күз алдына китермим дә.

– Син бит әле интернетта блог та алып барасың?

– Быел Рамазан аенда видеолар төшереп кертә башладым. Башта бик ояла, кыенсына идем. Видеоларым караулар һәм «йөрәкләр» җыя башлагач, ошап китте бит бу миңа! Берара авылда гел минем турында гына сөйләштеләр. «Молодец, авыл яңалыкларын синнән генә беләм хәзер», – дигән хатлар еш килә. Мин шундый җылы сүзләргә рухланып күбрәк видео төшерәм. Блог өчен махсус айфон да сатып алдым.

Хәзерге вакытта миңа 1335 кеше язылган, алга таба аудиториямне киңәйтәсе, бу юнәлештә дә активрак эшлисе килә. Миннән күп кеше: «Ничек вакыт табасың?» – сорый инде. Эш барышында төшереп куям да, буш вакытым булу белән монтажлыйм. Хәзер бергә эшли торган абыйлар да кызыксына – төшергәнгә сүз әйтмиләр.

– Синең гадәти бер көнең ничек үтә?

– Иртәнге алтынчы яртыда торам да, планеркага төшәм. Кырык минуттан соң, өйгә кайтып чәй эчеп киләм. Техниканы тикшерәм, ватылса – төзәтәм, еш кына эшләр белән Казанга чыгып китәм. Буш вакытым булса, телефонымны алам да, гадәт буенча «Хәерле көннәр, дуслар!» дип камераны кушып җибәрәм. Кулым пычрак булса да, кызыклы вакыйганы мизгелендә төшереп калу җаен карыйм.

– Рүзәл, үзеңне берничә елдан авылда итеп күз алдына китерәсеңме?

– Миңа авыл тормышы бик ошый. Яраткан кызым да авылга кайтырга риза. Әлегә ул укый, балалар бакчасында эшли. Авылда мәктәпләр бетсә, районга китеп төпләнү уе бар инде. Төрле чарасын эзләргә туры киләчәк. Әмма бүгенгем белән мин бик канәгать.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое