Остаз дигән һөнәр бар.
Укытучы белән бер үк әйбер түгел бу, чак кына киңрәк төшенчә дип тә әйтер идем хәтта. Укытучы һөнәре турында сөйләгәндә «белем бирү» дип әйтәсе килсә остаз исә – укучының профессиональ һәм шәхес ягыннан үсешенә зур өлеш кертүче кеше. Элина Әхтәмова белән остазлык серләре, ачышлар һәм бүгенге яшьләрнең потенциалын ачуда Талантлар Университетының роле турында сөйләштек.
БАЛАЛАР БЕЛӘН ЭШ һәм IT
Мин Казан федераль Университетында Гамәли математика һәм информатика юнәлешендә 3 курста белем алам. Казанның бер клубында 5 яшьтән өлкәнрәк балаларга робототехника укытам. Узган елдан минем тормышымда тагын бер кызыклы юнәлеш – остазлык барлыкка килде. Талантлар Университетының бер өлеше булган «Сириус. Җәй» инициативасы ярдәмендә булды ул.
Бу проектка бөтенләй очраклы килеп эләктем. Уку йортында төркем старостасы проектка остазлар җыюлары турында сөйләде дә, мин гариза җибәреп карарга булдым. Шул рәвешле биредә мин остаз буларак катнаша, балалар белән эшли башладым.
Талантлар Университеты тормышымдагы ике кызыксынуны берләштерү мөмкинлеге бирде – балалар белән аралашу һәм IT юнәлеше.
«АЛАР ӨЧЕН, ӘЙТЕРСЕҢ, БАР ИШЕКЛӘР АЧЫК»
Балалар белән эшләү барышында үзем өчен гел ниндидер ачышлар ясарга туры килә, әмма берсен аерып әйтергә телим. Бүгенге көн укучыларының үсеше өчен шундый күп мөмкинлекләр бар! Инде мәктәп чорыннан ук син киләчәк һөнәрең, реализациягә таба сукмак сала башлый аласың. Алар өчен, әйтерсең, бар ишекләр ачык. Әле кайчан гына, мин үзем мәктәп укучысы булган чакта, мөмкинлекләр алай ук күп түгел иде сыман. Ә хәзерге егет-кызларга ул яктан уңыш елмайды. Шәхсән мине иң сөендергәне: үсмерләр үз каршыларына китереп куелган мөмкинлектән баш тартмый, качмый – киресенчә, алар барысын да өйрәнеп калырга, бар ишекләрне ачып карарга тырыша. Шул ук «Сириус.Җәй» катнашучыларыннан дакүрәм мин аны: алар үзләренә остазларны үзләре эзли, «катнашасы килә» дип яза.
НИЧЕК ОСТАЗ БУЛЫРГА?
Остаз булу өчен ниндидер бер өлкәдә белгеч булуың гына җитми. Монда укучылар белән ничек аралашуың, аларны дөрес юнәлешкә кертеп җибәрә белүең, проектны командада бергәләп җиренә җиткереп эшләп чыгаруыгыз – болар барысы да иң беренче чиратта остаздан тора торган әйберләр. «Сириус.Җәй» ул якны гел кайгыртып тора – һәр елны остазлар өчен махсус смена оештырыла. Мин үзем ике ел рәттән остазлар мәктәбендә катнаштым.
Асылда, Талантлар Университетында теләге булган һәр студент остаз була ала. Әмма мөһим нюанс бар: остазлыкка финанслау алыр өчен, аккредитациясе булган югары уку йортында студент булуың шарт.
ПРОЕКТЛАР ДӨНЬЯСЫ
«Сириус.Җәй» инициативасына заказ бирүче аерым проект идеясе белән килә. Остаз үзенә кызыклы тоелган идеяне сайлап ала, укучылардан команда туплый һәм алар бергәләп әлеге проектны тормышка ашыра, яклый.
Без быел команда белән «INNOPROG CAREER» исемле веб-проект эшләдек. Ул мәктәп укучыларының хезмәт базарына эләгү процессын җиңеләйтүгә юнәлдерелгән, «hh.ru» нигезендәге проект иде. Бу минем команда белән тормышка ашырылган тәүге проектым – шуның белән кадерле дә ул.
Быел мин яңадан остаз булачакмын һәм инде команда белән эшләячәк проект темасын да билгеләп куйдым. Абитуриентларга югары уку йорты сайлаганда ярдәм итә торган чат-бот ясаячакбыз – булачак студентларның югары уку йорты турында барлык кирәкле мәгълүматны тиз һәм уңайлы форматта алу мөмкинлеге булачак.
фото: Фирүзә Вәлиева
Нет комментариев