Бу егет-кызлар шундый төрле – берсе киләчәген биологияне өйрәнүгә багышларга теләсә, икенчесе телләр өйрәнүдәге киртәләрне бетерү хыялы белән яши.
Фән дөньясында әле тәүге адымнарын ясап килүче егет-кызларның зур хыял-максатлары турында бу язма. Әмма аларның барысын да берләштерә торган бер мөһим әйбер бар – бу язмабыз каһарманнары Талантлар Университетында үсә, канат чыгара. Әйдәгез, үзләренә сүз бирик әле.
Богдан Степура, «Будущее большой химии» Идел буе Төбәкара олимпиадасында призер, Россиякүләм «Большие вызовы» фәнни-технологик проектлар призеры:
«Талантлар Университетына беренче тапкыр 7 сыйныфта килдем. Шуннан бирле бу мохит, андагы кешеләр – минем тормышымның аерылгысыз өлеше. Хәзер мин Университет уздыра торган смена, интенсивларның актив катнашучысы.
Талантлар Университеты минем өчен уңыш һәм хыял навигаторы. Минем фән дөньясындагы тәүге адымнарым да биредә булды. Мондагы мөмкинлекләр масштабын аңлаудан гаҗәпләнеп, сокланып йөргәнемне әле дә хәтерлим. Үзең сыман фән белән кызыксынган егет-кызлар катнашында уза торган сменалардагы мохит турында әйтеп тә тормыйм инде!
Университетның күп сменаларында булдым, әмма күңелгә иң кереп калганы – «Сердце и мозг» биология сменасы. Анда катнашканнан соң, бу юнәлешне тирәнрәк өйрәнү теләге уянды һәм шул рәвешле мин 2023 елда «Большие вызовы» Россиякүләм фәнни проектлар бәйгесенең төбәк этабында җиңүче булдым. Аннары «Сириус»та да катнашу бәхете тәтеде – анда чакта баш миен өйрәнү темасы белән тагын да ныграк кызыксына башладым.
Хәзер мин мәктәп укучылары арасында фәнне популярлаштыру белән актив шөгыльләнәм.
Безнең буын технологияләр ягыннан бик грамоталы, яңа белемнәрне тиз үзләштерәбез. Өлкән буынга технологияләр юнәлешендә белем һәм тәҗрибә бирүчеләр дә без. Әмма бар нәрсәгә ябышып, бар әйберне колачлап яшәргә теләвебез еш кына янып чыгуга китерә.
Минем өчен үрнәк кешеләр – галимнәр! Аларның кешелек иминлеге өчен көч куюлары соклану уята. Кешенең баш мие океаннан да тирәнрәк, аны әле өйрәнәсе дә өйрәнәсе. Мин дә тормышымны фән белән бәйләргә, кешелеккә файдалы булырга телим. Баш миен өйрәнүгә үз өлешемне кертә алырмын дип ышанам».
Маргарита Потапова, Рус теле буенча Республикакүләм мәктәп укучылары олимпиадасында җиңүче:
«Талантлар Университетына мин очраклы рәвештә Интернетта юлыктым. Шунда ук «Сириус.Җәй: үз проектыңны башла» программасына гариза җибәрдем. Анда остазым белән бергә лингвистик терминнар сүзлеге ясауда катнаштым – ул рус телен өйрәнүче чит ил кешеләренә социаль мәдәни киртәләрне җиңәргә ярдәм итәргә тиеш. Соңрак «Большие вызовы» бәйгесендә катнашып финалист булдым. Талантлар Университеты безгә үсеш потенциалын күрсәтә, сәләтләребезне камилләштерергә ярдәм итә.
Иң зур кызыксынуым – рус теле һәм әдәбияты, бу фәннәрдән олимпиадаларда актив катнашам. Классик һәм бүгенге көн әдәбиятын яратып укыйм. Шуңа өстәп, инглиз һәм француз телләрен өйрәнәм. Киләчәктә тел галиме булу хыял-максаты белән яшим.
Тел – аралашу коралы гына түгел, ә кешеләрне берләштерергә, арадагы киртәләрне бетерергә ярдәм итә торган көч. Хәзерге заманда төрле илләр, кешеләр арасындагы бәйләнешләр көннән-көн тыгызлана бара, шуңа без телне бер-беребездән өйрәнү, тәҗрибә уртаклашу өчен аңлы рәвештә кулланырга тиеш.
Безнең буын иреккә омтылуы белән аерылып тора. Без чикләүләр яратмыйбыз: киенү рәвеше булсынмы ул, эшме, танышулармы – үз иркебез белән яшәү мөһим. Цифрлы технологияләрне актив куллануыбызны, бер яктан, уңай сыйфат, дип атасам, икенче яктан, бу күп яшьләрдә социаль челтәрләргә бәйлелек сәбәбе булып тора.
Минем өчен үрнәк кешеләр – әти-әнием. Аларның тырышлыгы, максатчанлыгына сокланам».
Андрей Богданов, «Высшая проба знаний» Халыкара олимпиадасында Россия тарихы юнәлешендә җиңүче, «Я – профессионал» Халыкара студентлар олимпиадасында Россия тарихы һәм мәдәнияте юнәлешендә призер:
«Узган ел миңа «Сириус.Җәй» остазлар сменасында катнашырга насыйп булды. Анда танышларымны да очраттым әле. Гомумән, Талантлар Университеты миңа искиткеч кешеләр белән танышу, тәҗрибә алмашу урыны буларак кадерле.
Соңгы арада кызыксынуларым турында кистереп әйтүе кыен, үземне Виктор Васнецовның «Витязь на распутье» картинасы герое итеп тоям. Болай миңа төрле бәйге, проектларда катнашу ошый, аеруча ул бәйгеләрдә мавыктыргыч биремнәр булса. Моңа мисал буларак «Твой ход» проектын һәм студентлар арасында уздырыла торган Россиякүләм «Я – профессионал» олимпиадасын атый алам. Анда катнашу проектлар эшләү күнекмәләрен дә, эш өчен кирәкле компетенцияләрне дә камилләштерергә ярдәм итә.
Безнең буынның бала, үсмер чагына Интернетның тиз үсеше туры килде, бу безнең тормышыбызда да зур роль уйный, әлбәттә. Көчле ягыбыз – без цифрлы дөньяны «су урынына эчәбез». Шулай ук без шактый сыгылмалы һәм яңа шартларга җиңелрәк ияләшәбез. Йомшак якларыбыздан исә, иң беренче чиратта безнең һәр нәрсәне «хәзер үк» алырга теләвебезне атар идем. Әмма теләгәнеңә ирешү өчен билгеле бер юл үтәргә һәм көч куярга кирәклеген онытмаска кирәк. Якын киләчәктә үземне фәнни-популяр эшчәнлектә кайнаучы кеше итеп күрәм».
Арина Попова, «Ел таланты» премиясе җиңүче:
«Талантлар Университеты белән мин «Проектный коллайдер» программасында таныштым. Үз проектымны әзерләп, «Большие вызовы» бәйгесенә камилләштереп бетерү өчен менә дигән мөмкинлек иде ул. Биредә мин бер-береңне кайгырту, ярдәмләшү мохитенә, креативлык рухына сокландым. Чакырылган бик күп белгечләр киңәшләре белән ярдәм итте, тәҗрибәләре белән бүлеште. Талантлар Университетында фикерләү иркен һәм тәҗрибәле остазлар белән эшләү мөмкинлеген аеруча кадерлим.
Соңгы арада актив рәвештә спорт белән шөгыльләнә башладым, миңа йога, кардио белән шөгыльләнү ошый. Һәм баш-аягым белән химия дөньясында мин хәзер – БДИ тапшырырга әзерләнәм.
Киләчәгемне дә химия белән бәйләрмен дип уйлыйм. Минем өчен химия – фән генә түгел, ул синең күзаллау масштабларын киңәйтә, әйләнә-тирәнең нинди кануннар белән яшәвен аңларга ярдәм итә. Бу өлкәдәге белемнәремне гел тирәнәйтергә тырышам, чөнки киләчәктә химия үсешенә үз өлешемне кертү хыялы белән яшим».
фото: Фирүзә Вәлиева
Нет комментариев