«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Тәҗрибә

Йөрәк сайлаган эш

Әгәр булачак һөнәреңне, сөйгән ярыңны сайлаган кебек, йөрәк кушуы буенча эзләсәң ничек була икән?

Без СИБУР вакансияләрен танышу сервисларында анкеталар форматында тәкъдим итәргә булдык. Моннан нәрсә килеп чыкканын хәзер белерсез!

ХИМИК-АНАЛИТИК

Катлаулы мөнәсәбәтләр яратам – бигрәк тә реактивлар арасында. Һәрнәрсәдә төгәллек, чисталык һәм стандартларга игътибарлылык гарантиялим. Минем белән эшләү – экспериментлар, анализ һәм яхшы нәтиҗә.

Безне ниләр көтә:

Титрование һәм хроматографиягә бай романтик иртәләр. Яңа лаборатория җиһазларын үзләштерү. Полимерлар турында кызу бәхәсләр һәм эремәләрнең үзлеге турында кызу фикер алышулар.

Теглар: #төгәллек #аналитик_фикерләү #реактив_холык #сабырлык_һәм_хезмәт #хисләр_химиясе

Танышу максаты: Карьера үсеше һәм тотрыклы реакцияләр перспективасы булган озак вакытлы контракт.

ИНЖЕНЕР-МЕХАНИК (ТОИР)

Минем белән күңелсез булмаячак: без машина һәм агрегатларны проектлауда, төзүдә һәм кулланылуга тапшыруда катнашачакбыз, кулланылыштагы техниканың төзеклеген тикшереп торачакбыз. Безнең мөнәсәбәтләр җитештерү җиһазлары эше кебек үк өзлексез булачак.

Безне ниләр көтә:

Ремонт белән романтик очрашулар (ләкин без иң көйсез механизмнар белән дә уртак телне тиз табачакбыз). Эшләп «арыган» җиһазларны алыштыру турында сөйләшүләр: искедән баш тартып, яңа технологияләрне кайчан куллана башларга икәнен икебез дә яхшы беләбез. Тактильлек күп булачак – әйе, мин документ эшен яратучы һәм хисапларны төгәл итеп тутыручы сирәк кешеләрнең берсе (андыйлар күпләрнең хыялы, шулай бит?).

Теглар: #24/7_техник_ярдәм #беренче_караштан_ ремонтлау #төпле_әмма_хисле #озак_вакытлы_хезмәт

Танышу максаты: Перспективада модернизацияләү һәм паузаларны киметүне күздә тоткан җитди мөнәсәбәтләр.

ТОКАРЬ

Минем көчле якларым – төгәллек, камиллеккә омтылу. Минем белән син теләсә нинди детальне тиешле формага китерергә өйрәнәчәксең. Әгәр стабильлек һәм ышанычлылык яратсаң – мин синең өчен иң шәп кандидат.

Безне ниләр көтә:

Суалчаннарны (махсус профильле винтлар) 6–7 нче дәрәҗә төгәллек буенча кисү. Станок янында күңелле сменалар – көйләү, җайлау, ышанычлылыкны тикшерү. Металл белән романтик мөнәсәбәт – син аны бармак очлары белән тоярга һәм шунда ук иң вак дефектларны да күрергә өйрәнерсең. Детальләрне кайгырту – кисү җайланмасын һаваны да кисә алырлык итеп үткенләрбез.

Теглар: #каты_кул #камил_кытыршылык #металл_һәм_дәрт #микронга_кадәр_төгәллек

Танышу максаты: Разрядны арттыру перспективасы булган озак вакытлы мөнәсәбәтләр.

АППАРАТЧЫ

Минем белән син басым һәм температура остасы булачаксың. Алай гына да түгел: син пар һәм газны үзеңә буйсындыра алырсың. Безнең уртак эш көне контроль, баланс һәм даими карар кабул итүдән торачак. Әгәр син рисктан курыкмыйсың, әмма стабильлек эзлисең икән – әйдә, танышыйк!

Безне ниләр көтә: Чуен казан янында онытылмаслык смена. Куркынычсызлык техникасы кысаларында экстрим – хәтта штаттан тыш хәлләрдә дә эш итә белербез. Графиклар романтикасы – барысы да Швейцария сәгате кебек төгәл эшләсен өчен әйбәт режим сакларбыз. Команда химиясе: хезмәттәшләребез белән дә, үзсүзле җиһазлар белән дә уртак тел табарбыз.

Теглар: #ялкынны_буйсындыручы #салкын_акыл_һәм_кайнар_цех #реактив_холык #контрольдәге_басым

Танышу максаты: Йөкләнеш үсеше һәм туктап тормый торган перспективасы булган стабиль мөнәсәбәтләр.

СЛЕСАРЬ

Минем белән җилкәңдә ныклы канатлар тоярсың: үзеңне сәнәгать җиһазларының чын башлыгы, гайка ачкычларының остасы итеп хис итәрсең.

Безне ниләр көтә:

Сүтелгән насос янында күрешүләр (металл төсенең 50 төсмерен һәм гайкаларның барлык мөмкинлекләрен белерсең). Кулларны сизгерлеккә күнектерү: синең бармакларың приборларсыз да 0,01 мм лы люфтны тоярга өйрәнер. Катлаулы агрегатларны уенчык конструкторга караганда да тизрәк җыярбыз.

Теглар: #алтын_куллар #диагностика_осталыгы #җыябыз_һәм_сүтәбез #люфтларсыз

Танышу максаты: Барлык эш төрләренә гарантияле озак вакытлы сервис ярдәме.

ЭРЕТЕП ЯБЫШТЫРУЧЫ

Син минем белән металл кушылмалары архитекторы һәм НАКСның барлык серләр саклаучы дуга патшасы булырсың. Безнең эш – эретү генә түгел, ә ябыштыруның иң ышанычлы һәм ГОСТ таләпләренә буйсына торган югары сәнгате дә.

Безне ниләр көтә:

Технологик яктан кайгырту – хәтта иң катлаулы процессларны да автоматлаштырырбыз. Планга кергән төзекләндерүләр белән тулы цех романтикасы. Эретеп ябыштырылган кушылма кебек үк ныклы мөнәсәбәтләр.

Теглар: #ГОСТ_буенча_дуга #эретәм_әмма_ташламыйм #йөрәк_өчен_технадзор

Танышу максаты: Квалификация разрядын үстерү перспективасы белән озак вакытлы мөнәбәтләр.

ЭЛЕКТРОМОНТЁР

Минем белән эшләү – төгәл схемалар, җитешсезлекләрне тиз арада төзәтү һәм ПУЭны абсолют рәвештә үтәү дигән сүз.

Безне ниләр көтә: «Риск»ларга урын булмаган ныклы мөнәсәбәтләр. Синең тормышыңда туры мәгънәдә дә, метафорик яктан да яктылык күбрәк булачак. Эштә генә түгел, тормышта да кыска ялганышларны бетерергә өйрәнербез.

Теглар: #кискен_тойгылар #һәлакәтсез_режим #ышанычлы_контакт #җирдәге_хисләр

Танышу максаты: «Көчәнеш төшү»не булдырмауны гарантияләгән озак вакытлы энергия белән тәэмин итү.

ПОЛИМЕРЛАР СИНТЕЗЫ ЛАБОРАТОРИЯСЕНЕҢ БАШ ЭКСПЕРТЫ

Катлаулы молекулаларны һәм гади чишелешләрне яратам. Минем белән мөнәсәбәтләр – камил бәйләнешләр эзләү ул: тәртипсез реакцияләрне бергәләп нык структураларга әверелдерербез!

Безне ниләр көтә:

Якты идеяләргә бай фәнни дискуссияләр (мәсәлән, кичке аш вакытында эрү температурасы турында бәхәсләшә алабыз). Лабораториядә яки аннан тыш уртак тәҗрибәләр. Төгәл планнар, ләкин спонтанлык өчен дә урын булачак (ялгышу өчен һәрвакыт 10 процент калдырам). Дөньяны үзгәртү мөмкинлеге – беренче тапкырдан бер полимер.

Теглар: #фән_ул_романтика #синтез_һәм_гармония #полимер_хисләр #хисле_аналитик #химия_колбада_гына_түгел

Танышу максаты: Процесста үзара эрүчәнлек белән озак вакытлы проект.

КАТАЛИЗАТОРЛАР БУЕНЧА ӘЙДӘП БАРУЧЫ БЕЛГЕЧ

Безне ниләр көтә:

Реагентларны дөрес сайлаганда була торган очкыннар. Вакытны төгәл бүлү һәм башка бик күп матур мизгелләр. Мәгълүматларны мавыктыргыч итеп анализлау

Теглар: #термототрыклы_хисләр #синең_бәхетең_катализаторы

Танышу максаты: Югары дәрәҗәдә ярашучан идеаль реакцион катнашма булдыру – экзотермик эффект перспективасы белән озак вакытлы хезмәттәшлек итү!

ТЕХНОЛОГИЯ БУЕНЧА БАШ ЭКСПЕРТ

Эшлекле идеяләрне бергәләп тормышка ашыруга ничек карыйсың? Мин – катлаулы бурычлардан курыкмаучы, ышанычлылык һәм перспективаларның әһәмиятен аңлаучы кеше.

Безне ниләр көтә:

Үзгәрешләргә әзер булу белән беррәттән төгәл планнар (тормыш – FEED-проект түгел шул). Исәпләүләр һәм спонтанлык арасында баланс (15 процентны көтелмәгән хәлләргә калдырам). Нәтиҗәле сөйләшүләр (алар иң яхшы подрядчылар белән win-win стратегиясенә охшаш булачак).

Теглар: #технологияләр_һәм_романтика #ышанычлылык_һәрнәрсәдән_өстен #мөнәсәбәттә_стратег #киләчәкне_бергә_төзик

Танышу максаты: Югары КПД белән озак вакытлы хезмәттәшлек.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое