«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Мәдәният

Габдулла Кариев театрының прайм эрасы башлана?!

Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры тарихында яңа бүлек!

Театр ребрендинг турында игълан итте. Логотип кына түгел, ә бөтен яктан визуаль стиль яңартылачак: афишадан башлап, гардеробтагы номерларга кадәр. Кариев театры тагын нинди сюрпризлар әзерли? – бу хакта безнең язмадан укы!

Кариев тамашачысы театрның социаль челтәрләрендә үзгәрешне күргәндер. Аңа игътибар итмәү мөмкин түгел: шәмәхә төстәге калын шрифт белән язылган «К» хәрефе. (Бу урында тукталып, театрның социаль челтәрләрен карап чыгарга кирәк).

«Татарстандагы 15ләп театрның төс буенча логотибын анализлагач, шәмәхә төснең кулланылмавына игътибар иттем», - диде яңа брендбук дизайнеры Эльвина Ризванова.

Шуңа да төп – шәмәхә төсне театр үзенә бәйли ала, дип искәртте ул.  Шәмәхә төс сайлануы күпләрдә сорау тудыргандыр. Бу төстән кала әле яшел, сары һәм ал төсләр тә кулланылачак. Төсләр ассоциатив рәте буенча карасак, алар – яңалык, кыюлык эксклюзивлылык, индивидуальлекне аңлата. 

Логотип элеккеге афишалардан илһамланып һәм антиква шрифты белән ясалган. Хәрефләр бер карашка татар орнаментларын да хәтерләтә, билетка да ошаган. Әле шул ук вакытта аларда бинаның архитектура элементларын – коланналарны да табарга була. Моннан тыш Кариев театрының үз персонажы – маскоты барлыкка килгән. Ул күзле һәм куллы «К» хәрефе. Мультфильм героен хәтерләткән бу персонаж стикерпак һәм брелокларда да кулланылачак.

Тулы язылыш бар игътибарны калын шрифтлы хәрефләренә җәлеп итсә, кыска «КАР-ИЕВ» дип юлдан юлга күчерү кабат сорау тудыра. 

«Әйе, сүз юлдан юлга күчерү кагыйдәләре буенча язылмаган. Тик визуаль яктан караганда сүз шундук укыла һәм гадәти кабул ителә», - дип аңлатты дизайнер.
Яшьләр ачык төсләрдә киенүне, һәм, гомумән, дөньяга ачык булуны сайлый. театрдагы үзгәрешләрне тамашачы ничек кабул итәр? Монысын инде вакыт күрсәтер. 

Кариев театры директоры Илнур Гайниев брендбук үзгәрү белән туган максатлар белән дә бүлеште:

«Алга таба репертуарыбызга күбрәк яшүсмерләр һәм яшьләр өчен актуаль булган темаларны күтәргән спектакльләр кертергә уйлыйбыз. Декабрь аенда Салих Сәйдәшевка 125 ел тулу уңаеннан Әмирхан Еникинең «Гөләндәм туташ хатирәсе» әсәренә нигезләнгән премьера көтелә (режиссер – Виктория Печерникова, – диде ул.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое