Ул Россия Хезмәт кодексында теркәлмәгән.
«Работа.ру» сервисының персонал һәм оештыру үсеше буенча директоры Юлия Санина сүзләренчә, бу – Россиядә ел дәвамында югары нәтиҗәләр һәм лояльлек күрсәткән хезмәткәрләрне бүләкләүгә юнәлгән һәм компаниянең финанс халәтенә бәйле булган киң таралган премия бирү практикасы.
Аның сүзләренчә, вакытлыча эшләүчеләр, стажерлар һәм фрилансерлар, гадәттә, әлеге түләү алучылар исемлегенә кертелми.
«Әгәр дә оешмада мондый түләү каралган булса, аны алу өчен хезмәткәрләргә, гадәттә, компаниянең норматив документларында күрсәтелгән конкрет күрсәткечләргә ирешү, шулай ук дисциплинар җәзалар булмау кирәк», – ди ул.
«Хәзерге вакытта 13 нче хезмәт хакы иң киң таралган мотивация формасы түгел. Һәр компания хезмәткәрләрне кызыксындыру һәм премияләүнең үз системасын куллана. Шуңа күрә, әгәр эш бирүче хезмәткәрләренә 13 нче хезмәт хакын түләүне планлаштырмаса да, бу – аның бөтенләй матди яисә башкача бүләкләүдән баш тартуын аңлатмый», – ди эксперт.
Бу турыда https://russian.rt.com хәбәр итә, дип яза «Интертат»
Нет комментариев