Спортчы Камилә Вәлиева Этери Тутберидзе төркеменнән китеп, спорт карьерасын Олимпия чемпионы Татьяна Навки академиясендә яңартырга ниятли.
19 яшьлек спортчынының, күчкән очракта, тренеры Светлана Соколовская булачак. Соколовская Навка мәктәбендә ялгыз шуучылар төркемен җитәкли. Яңа төркемдә Камилә Вәлиева 25 октябрьдән соң, аңа рәсми рәвештә тренировка процессына кайтырга рөхсәт иткәч керешергә мөмкин дип көтелә.
Нет комментариев