«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

«Реактор»ның биш еллык юбилеена багышланган зур фестиваль үтте

27-28 сентябрь көннәрендә Б.Рәмиев исемендәге IT-паркында Татарстанның беренче арт-резиденциясе — «Реактор»ның биш еллык юбилеена багышланган зур фестиваль үтте.

Бу чара бер сәхнәдә заманча сәнгатьне, музыкантларны, дизайн һәм креатив бизнесын берләштерде.

Фестиваль кунакларының ике төп мәйданчыкны карарга мөмкинлеге булды. Төп вакыйга булып, проект тарихы буенча резидентларның иң яхшы эшләрен күрсәткән «5 ел — тәэсирлә катлары» ачык күргәзмәсен күрергә мөмкин иде. Аны кулдан эшләнгән сәнгати әйберләр күргәзмәсе, «Милләт» күргәзмәсе, мода һәм дизайн, шулай ук «Реактор» резидентларының өй җиһазлары базары тулыландырды.

Программаның төп өлеше булып билгеле спикерлар, экспертлар һәм практикларның бай белем траекториясе торды. Ике көн дәвамында лекцияләр, ачык сөйләшүләр, бәхәсләр, интерактив викториналар үткәрелде. 

28 сентябрьдә сәнгать продюсеры, куратор һәм сәнгать белгече Ксения Кириллова «Сәнгатьне монетизацияләү стратегиясе һәм сәнгать базарының төп фигуралары» темасына багышланган лекциясендә үз иҗатында ничек акча эшләргә мөмкин булуын сөйләде. Ул үз-үзеңә нинди сораулар бирергә кирәклеген, үз позицияңне ничек формалаштырырга икәне хакында сөйләде, промоушн каналлары һәм кораллары турында детальләрне һәм башка күп нәрсәләр белән бүлеште.

Соңрак, цифра-диджитал сәнгатьче Кирилл Рейв «Марафон: Хыял ничек чынлыкка әйләнә?» дигән лекция белән чыгыш ясады. Спикер НУР, Outline, Intervals һ.б. фестивальләр өчен проектларны тормышка ашыруның «сәхнә» артын күрсәтте. Ул безне үз эшләре белән таныштырды, аларның барлыкка килү тарихларын сөйләде һәм тамашачыны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

Илүзә Минһаҗева

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое