«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

«Аваздаш» төбәк фестивалендә ниләр көтелә?

1 ноябрьдән 3 ноябрьгә кадәр Әлмәттә «Аваздаш» төбәк театр фестивале узачак.

Фестиваль дүрт премьера, лекцияләр һәм мастер-класслар программасын, шулай ук күргәзмә һәм инсталляцияләрне берләштерәчәк.

Лабораториянең алты кураторы фестивальдә яңа куелышлар тәкъдим итәчәк:

  • balballar физик театры (3 ноябрь, 19:00. Әлмәт драма театры)

Серле сыннар турында balballar бию спектакле. Хореограф, куратор-перформер һәм биюче Нурбәк Батулла.

  • МИН ТҮГЕЛ / ЭТО НЕ Я. Хәсән Туфан | Клара Булатова. Кыйсса / Роман в стихах (2 ноябрь, 19:00. «Креатив Процесслар фабрикасы» яшьләр үзәге)

Хәсән Туфан һәм Клара Булатова әсәрләре мотивлары буенча шигъри спектакль. Режиссер-шагыйрә һәм тәрҗемәче Йолдыз Миңнуллина.

  • «БАКЫЙ» хор картиналары (1 ноябрь, 19:00 һәм 2 ноябрь, 15:00. Ачык остаханәләр)

Татар сынлы сәнгатенә нигез салучы Бакый Урманче турында спектакль. Композитор – Эльмир Низамов, режиссеры — Туфан Имаметдинов. Миләүшә Таминдарованың вокал хоры.

  • «Нәкыш» спектакле (3 ноябрь, 15:00. «Әлмәт» иҗтимагый үзәге)

Бизәкләр теле турындагы спектакль — кеше тәнендә һәм җир тәнендә калдырылган хәтер һәм вакыт билгеләре. Хореографлар-биючеләр һәм перфомерлар дуэты Мария һәм

Марсель Нуриевлар.

«Аваздаш» фестивале төбәкнең мәдәни тәңгәллеген чагылдыра торган мифологик һәм символик темаларны тикшерүгә юнәлтелгән. Төп күрсәтүләрдән тыш, фестивальдә актерлык осталыгы һәм заманча бию буенча мастер-класслар, федераль спикерлар лекцияләрен, шулай ук заманча рәссамнар күргәзмәләрен үз эченә алган программа булачак.

 

«Аваздаш» фестивале төбәкнең мәдәни экосистемасын үстерүгә һәм локаль сәнгать инициативаларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән «Аркадаш» проектының бер өлеше булып тора. Проект «Татнефть»хәйрия фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое