Уңайлылык һәм эстетиканы көндәлек тормышта ничек берләштерергә?
Стиль үзенчәлекләре һәм тормышындагы кызыклы вакыйгалар белән Казанның Черек күл һәм Серов паркларының парк-менеджеры Сәйдә Һадиева уртаклаша.
– Сәйдә, сәлам! Син бүген үзең генә түгел, нәни дустың белән килгәнсең.
– Бу – Линси! Яраткан этләремнең берсе. Аны Ставрополь төбәгендә төзелеш вакытында волонтёрлар коткарып, Санкт-Петербургка җибәрә, беренче елын шунда уздыра ул. Сәяхәтче эт! Машинада барганда, поездда, походларда һәм хәтта сапбордта йөргәндә дә үзен бик иркен тота. Минемчә, ул иң мул һәм бәхетле тормышын яши! Көнкүрешемне йорт хайваннарыннан башка күз алдына да китерә алмыйм. Язмышым кайда гына китерсә дә, иң мөһиме янәшәмдә эт булсын, дип еш кабатлыйм.
– Бик мөлаемсың, тик тә тормыйсың. Үзең белән таныштыр әле.
– Мин бик тыныч, әмма кызыксынучан кеше! Яңа хоббилар эзләргә, күп йөрергә һәм үзем өчен кызыклы урыннар ачарга яратам. Тәүге танышуда мине күбесе җитди итеп күрә, әмма чынлыкта ачык һәм ярдәмчел кеше булырга омтылам. Шулай ук, энергетикам тынычландыра диючеләр дә бар – янәшәмдә дустанә мохит булдыра алуыма шатмын.
– Эшең дә бик кызыклы бит синең! Сөйләп кит әле, парк-менеджерның гадәти көне ничек уза?
– Әйе, паркларда сине иртәгә нәрсә көтәсен белеп булмый! Парк тере организм кебек – һәрвакыт нәрсәдер ватыла, чәчәк ата, аңа уникаль кешеләр килә. Иртән Гарәп Әмирлекләреннән килгән кунакларга экскурсия үткәрәсең, ә кич тиешсез урында сәүдә итүчеләр белән талашасың һәм чара өчен урындыклар тезәсең. Бу вазифада мин розеткалар куярга, дрель белән эшләргә һәм масштаблы шәһәр чаралары оештырырга өйрәндем. Әле күптән түгел кызыклы вакыйга булды: паркларның берсенә питон белән бер ир килде – территорияне калдыруын сорап, ипле итеп кенә уртак тел табарга, сөйләшергә туры килде.
«КИЕМГӘ ТӨСЕ ӨЧЕН ГЕНӘ ДӘ ГАШЫЙК БУЛАМ»
– Стилең җиңел, йомшак, романтик. Гел шундый идеме ул, әллә тормыш периодларына карап формалаштымы?
– Яшүсмер чакта ничек киенгәнемне искә дә аласы килми! Сәер фасонлы, гәүдә төзелешемә туры килми торган киемнәр... «Үз» стилемне күптән түгел генә тоемлый башладым әле. Минемчә, хәзер ул холкымны һәм эчке халәтемне чагылдыра.
Кием бик еш алынмый, күбрәк табигый тукымаларга һәм сыйфатка өстенлек бирәм – әйбер озакка җитәргә һәм уңайлы булырга тиеш. Киң чалбарлар, кроссовки, сарафаннар һәм күп әйбер сыйдырышлы сумкалар – гардеробымның төп каһарманнары.
– Эшең киенү рәвешеңә йогынты ясыймы? Гомумән, образларыңны вакыйгага карап сайлыйсыңмы, әллә кәефтән торамы?
– Паркларда эш бик тынгысыз: төзелешкә дә барасың, тауга да менәсең, шуңа беренче чиратта, миңа уңайлылык булуы мөһим. Хезмәттәшләрем бик зәвыклы, алар илһамландыручыларым! Маркетплейслардан алынган киемнәргә сылтамалар белән дә бүлешәбез, вакыйгасына карап, бергә образлар да җыябыз. Үзем өчен кагыйдә итеп алдым әле: иртәгәсе образымны кичтән үк уйлап куям. Иртәнге якта вакытым әрәм китми.
– Илһамланам дидең. Мода өлкәсендә тагын кемнәр яки нәрсәләр илһамландыра?
– Күбесенчә Pinterest кушымтасындагы мисалларга карыйм. Урамда очраган кызның образы ошаса, аңа комплимент ясап куярга да оялмыйм. Аннан соң охшаш әйбер табарга тырышам. Кайвакыт киемнең төсе өчен генә дә аңа гашыйк була алам.
«ӘЙБЕРНЕҢ ТАРИХЫ БУЛУЫН ЯРАТАМ»
– Гардеробыңда кулдан ясалган әйберләр шактый. Үзең тегәсеңме әллә?
– Әйбернең тарихы булуын яратам. Буш вакытта крючок белән бәйлим. Локаль брендларның хэндмейд ювелир эшләнмәләрен ошатам. Әнием дә тегү белән шөгыльләнә, шуңа кайбер киемнәр минем өчен аеруча кыйммәткә ия. Мәсәлән, күптән түгел әни «Икеа»дан алынган җәймәдән жилет текте – бик символик һәм истәлекле килеп чыкты.
– Иң яраткан киемең – ул?
– Әнием теккән сырган жилетлар – алар универсаль, һәрнәрсәгә дә килешә һәм җылы. Җәй дә, кыш та – мастхэв! Соңгы арада образларымны төрле яулыклар белән стилизациялим, кечкенә генә детальнең образга акцент өстәп җибәрүе ошый. Гомумән, этник стильне яратам.
Язма белән тулысынча «Идел»нең август санында таныш!
фото: Фирүзә Вәлиева
Комментарийлар юк