Төрек дөньясында Алтайны төрлечә атыйлар: югалган җәннәт образы, татар Шамбаласы, археологлар һәм этнографлар өчен Клондайк.
Бу төбәкнең төрле якларын чагылдырган күргәзмә Казанның «БИЗОН» галереясендә узды, аның авторлары — Ленар Әхмәтов, Альберт Тимиршин, Альберт Закиров һәм Зиннур Миңнәхмәтов.
Алтай — картадагы гади бер нокта гына түгел. Ул көчле энергияле урын, төрле этник төркемнәр, дөнья диннәре һәм үзенчәлекле мәдәниятләр кушылган бер олы уникаль җир. Монда берничә халыкның тамырлары, дин һәм мәдәният, табигать һәм кеше, вакыт һәм урын турындагы фәлсәфи карашларның нигезе ята.
Бу җир — төрки дөнья өчен аерым әһәмияткә ия. Фәнни тикшеренүләр күрсәткәнчә, төрек кабиләләренең таралышы нәкъ менә Алтайдан башланган. Бүгенге көндә Идел буе халыкларының күпчелегенең дөньяга карашы шушы төбәктән килә.
Алтайдагы рәсем сәнгате дә меңъеллыкларга барып тоташа. Иң борынгы үрнәкләр палеолит чорына карый — якынча 10 мең еллар элек. Якынча бер гасыр элек Николай Рерих Алтайда берничә ай экспедиция уздыра, анда җирле халыкның мәдәниятен, тормышын, сәнгатен һәм дини ышануларын өйрәнеп, берничә картиналар сериясе иҗат итә. Шул тәэсирләр нигезендә Халыкара мәдәни мирасны саклау тәртибе барлыкка килә.
Алтай бүген дә Русия өчен яңа яклардан ачыла. Туризм үсә, кунакханәләр, юллар һәм халыкара аэропортлар төзелә. Әмма рәссамнар тарафыннан оештырылган «Алтай.ДНК» күргәзмәсе сакраль урыннарның нәфис матурлыгын җиңел генә юк итү ихтималлыгын искәртә. Алар туризмның үсә баруы белән актуальләшкән экология проблемаларына игътибар юнәлтә.
Татарстаның заманча рәссамнары өчен Алтайга иҗади сәяхәт — ул гади бер төбәккә бару гына түгел, ә тамырларга кайту, ата-бабалар, хөкемдарлар һәм рухлар дөньясы белән элемтә урнаштыру сәфәре.
Күргәзмәдә төрле вакытларда Алтайга сәяхәт иткән авторларның эшләре тәкъдим ителгән. Аларны ниләр илһамландырган? Нинди табышлардан горурланганнар? Иң яхшы җавап — күргәзмәгә кергән әсәрләр. Алар төрле алымнарда һәм елларда иҗат ителсә дә, һәркайсы үзенчәлекле хис-тойгыларны тапшыра, анда борынгы замана киләчәк белән очраша, шәхси тәҗрибә мәңгелек хакыйкатьләр белән үрелеп бара.
Ленар Әхмәтовның иҗаты Татарстан заман сәнгатендә үзенчәлекле урын тота, чөнки ул традицион мәдәниятне тирәнтен өйрәнүне актуаль сәнгать практикалары белән оешкан рәвештә берләштерә. Аның Алтайга сәяхәттән рухланып иҗат ителгән яңа материалы бу карашның ачык мисалы булып тора. Әхмәтов үзенчә матур пейзажларны яки этнографик детальләрне гынә түгел, ә Алтай аңының үзәгенә үтеп, аның эчке серен ачуга омтылып, хәзерге заман тамашачысына җиткерергә тырыша.
Язма, графика, сынлы сәнгать, инсталляция — һәр төрле сәнгать медиумы Әхмәтовка Алтай мәдәниятенең күпкырлыгын һәм катлаулылыгын үзенчәлекле итеп ачырга мөмкинлек бирә. Бу метод беряклы гына кабул итүдән саклый һәм тулы бер рәсем барлыкка китерә.
Әхмәтов аеруча борынгы ташка ясалган рәсемнәргә зур игътибар бирә, алар Алтай мәдәниятенең үзенчәлекле «таш архивы» булып тора. Рәссам аларны төгәл рәвештә күчереп куюга түгел, ә яңадан уйлап табу юлы белән заманча контекстка яңа аваз өстәргә игътибар итә. Аның интерпретациясендә ташка язылган рәсемнәр гади архәйк символлар гына түгел, ә борынгы ышануларны аңлату ачкычы булып тора. Ташка язылган рәсемнәр безгә беренче төрки язу — рун язуы булганлыгын, татарларның да бер вакыт рун язуы куллануын искә төшерә.
Альберт Тимиршин, Алтай образлары аша мөрәҗәгать итеп, уникаль сәнгать дөньясын тудыра, анда академик рәсем мәктәбе живопись белән гармонияле кушылып, төбәкнең мәдәнияте һәм мифологиясенә тирән ихтирам күрсәтелә, һәм бу символик композицияләр аша чагылыш таба. Аның медитатив эшләре, Алтай пейзажлары белән рухланып, гади күренешне генә түгел, ә серле һәм ачышларга бай изге киңлеккә чумуны тәкъдим итә. Тимиршин классик алымнарга тугры кала. Аның әсәрләрендә төгәл композиция, анатомик төгәллек, яктылык-караңгылык һәм төс белән осталык күренә.
Татар авангард лидеры Зинур Миңнәхмәтовның гади стиле һәм Казан рәссамы Альберт Закировның экспрессияле абстракционизмы – борынгы дөньяга хас турылык, табигатькә якынлык һәм рухларга ышану кебек идеяләрне җиткерә.
Легендар «Тамга» иҗат берлеген җитәкләүче Хәмзә Шәриповның зур күләмле «Дөнья – кош» яңа әсәре туган җиргә, бабаларга, төрки цивилизациянең бишеге булган Алтайга мәхәббәтен күрсәтә.
Камилла Гордеева
Нет комментариев