«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Әңгәмә

Айрат Шамс: «Кино төшерәсем килә»

Күпләр аннан еш кына: «Шамс синең үз фамилияңме, әллә тәхәллүсеңме?» – дип сорыйлар. Фамилиясе кебек үзе дә үзенчәлекле һәм кызыклы кеше ул Айрат. Интервьюдан соң, әле күпкырлы да икән дигән нәтиҗәгә килдем.

«АКТЁР БУЛУ ХЫЯЛЫМ ЮК ИДЕ»

Узган ел Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры дүрт яшь артистны кабул иткән иде. Бу язмада Мөслимнең Әмәкәй авылы егете Айрат Шамс белән якыннан танышырбыз. Аны «Шайтан.Егет.Кыз», «Матурлык», «Куркак Батыр», «Муса. Моабит», «Ләйлә вә Мәҗнүн», «Позывной Татарин» һәм башка спектакльләрдә, «ТНВ»да «Яшьләр тукталышы» тапшыруында күрә, тавышын «Шаян ТВ» каналында мультфильмнарда ишетә аласыз. Иҗатка илткән юлы турында менә ниләр сөйли ул:

«Кечкенә чакта актёр булу хыялым юк иде. Безнең гаилә бик иҗади – җырлый-бии, шигырь сөйли, яза... Гомумән, сәнгатькә тартылып яши. Тугызынчы сыйныфтан соң, чарасызлыктан ПТУга керәсе кеше идем, абыемның: «Нишләп артист буласың килми?» – дигән соравы фикеремне үзгәртте. Әмма Казанда театр училищесы барлыгын белми идем. Җәй көне имтиханнарга 3 көн кала абый мине Казанга алып килде. Дөресен әйткәндә, башта өметем юк иде. Укырга кабул ителгәч тә шок хәлендә йөрдем әле».

«КАРИЕВ ТЕАТРЫНА БИЮ БЕЛӘН КЕРДЕМ»

Казан театр училищесында Татарстанның атказанган артисты Зөлфәт Закиров курсында укый, аларга шулай ук төп белемне икенче остазлары – Артём Пискунов, Гаптрәүф Нуриев бирә. Студент вакытта ук алар Казанның зур театрларында спектакльләргә алыналар. Айратның тәүге роле К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Сәйдәш. Йокысызлык»та Төш сакчысы була. Соңрак Кариев театрында «Ромео һәм Джульетта» спектаклендә хореографиядә эшлиләр. Гомумән, Айратның әлеге театрга килеп эләгүе дә бию аша була, гәрчә үзе биюгә бик тартылмаса да.

«Кариев театрында икенче елымны эшлим. Шул вакыт яхшы якка үзгәрешләр булгандыр дип саныйм, чөнки укыганда без яшьтәшләр белән эшләдек, ә театрда труппа белән эшли алу мөһим. Бездә дәрәҗәле артистлар күп, алар безне берсе дә кире какмый, ярдәм итә. Сәнгать дөньясына бер килеп кергәч, китәсе килми, шуңа күрә үзеңнән туйган чакларда да, ягъни «яну»дан да фәкать театр коткара».

ТАНЫЛУ АЛЫП КИЛГӘН РОЛЬ

Айрат тамашачыга «Шайтан.Егет.Кыз» спектаклендә Егет роле белән танылды. Әлеге спектакльне Кариев театры актёры һәм режиссёры Булат Гатауллин «Шайтан һәм аның кызы» татар халык әкиятенә нигезләнеп куйды.

«Театр училищесында безнең кайсыбыз нинди роль уйныйсы алдан билгеле була иде. Ә театрга килгәч, мин шундый тенденция белән очраштым: син читкада режиссёр укырга кушса гына укыйсың. Чакырылган режиссёр булса, 2–3 көн фикерләргә мөмкин. Ә Булат безнең барыбызны да белә иде. Әмма ул Спектакльгә кемне алачагын гел әйтми килде. Егет роле минеке икәнен белгәч, биюне дә, яраттым – хореограф нәрсә кушса, шуны сөенә-сөенә эшләдем. Бу спектакльне аңлау башта җиңел булмады, Булат эшләргә кушкан хәрәкәтләрнең максатын аңлап бетерми идем. Ләкин мәгънәсенә төшенә-төшенә, әкренләп образга кердем».

«СИҢА АВЫР ҺӘМ ҖИТДИ РОЛЬ БАР»

Айрат Егет роле белән бер танылса, «Позывной Татарин» спектакле дә аңа уңыш алып килә. Анда ул шулай ук төп рольләрнең берсен – Илһам исемле солдатны уйный.

«Бу сезон башлану белән, баш режиссёрыбыз Ренат абый Әюпов яңа спектакль чыгарачагын һәм анда миңа төп роль буласын әйтте. Мин аны документаль драма дип күз алдыма да китермәдем. Төп рольдәге актёрдан бик күп әйбер тора бит. Без төп рольдә өч егет – Муса Камалов, Искәндәр Низамиев һәм мин. Образны тудырганда, тормыштагы прототипларга таянмадым, режиссёр ярдәме белән эшләдем».

«КИНО ТӨШЕРӘСЕМ КИЛӘ»

Айрат үзен кино сәнгатендә дә сыный: узган ел Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренә багышланган «Кара урман» фильмы чыкты. Режиссёры – Радик Кудояров. Анда Айрат остазы Зөлфәт Закиров белән уйнады.

«Актёр кешенең кинода төшәсе килә инде, билгеле, экранда үзеңне күрү кызыклы бит. Моңа кадәр «Минтимер һәм аның дуслары» (режиссёры – Нурания Җамали) киносында төшкәнем бар иде. «Кара урман» миңа әйтеп бетергесез тәҗрибә бирде. Әле күптән түгел Рамил Фазлыев һәм Әмир Галиәскәров төшергән «Мулла» фильмын карадым – бик ошаттым. Мин бу өлкәдә Рамил абый белән эшләп карар идем. Ул алтын урталыкны табып эшли белә торган режиссёр дип уйлыйм. Ә үземә килгәндә, гәрчә кинорежиссёр профессиясенә укымасам да, тандемда эшләргә кеше табып, сыйфатлы кино төшерер идем».

ДРАМАТУРГИЯ ҺӘМ ШИГЪРИЯТ ТУРЫНДА

Айратны күпкырлы диюемне дәвам итеп, драматургия һәм шигърият белән кызыксынганын да әйтәсем килә. Ул бүгенге көндә спектакльләрдә текст белән дә эшли: мәсәлән, «Позывной Татарин»да текст редакторы буларак эшләгән, «Кар иле патшабикәсе»ндә дә бу юнәлештә ярдәм иткән.

«Мин үземне драматург дип санамыйм. Мине шагыйрь буларак Рифат Сәлах, Ленар Шәех һәм Рүзәл Мөхәммәтшин белсә генә инде. (Көлә). Ахыргысы минем җизни дә әле! Шигырьләр язгалыйм, бәйгеләрдә катнашып җиңгәнем бар. Әмма үземне шагыйрь дип санамыйм».

«ТӘРҖЕМӘ ИТӘМ ҺӘМ ТАВЫШЛАНДЫРАМ»

Айратның төп эшеннән тыш, фильмнарны тавышландыруга да вакыты кала. Быел ул «Безнең тәҗрибә – татарча кино» проектына кушылган һәм «Берсерк» анимесында төп рольне тавышландырган һәм тәрҗемә итүдә катнашкан:

«Мин бу проектка, исеменнән аңлашылганча, яңа тәҗрибә өчен алындым. Без сәхнәдә тамашачы алдында эшләргә өйрәнгән, ә монда син аудиторияне күрмисең. Миңа «Безнең тәҗрибә» җитәкчесе Рәсим Хөсәенов, «Берсерк» анимесын тавышландырудан тыш, актёрлар белән эшләү бурычын куйды. Мин Кариев һәм Тинчурин театрыннан яшь актёрларны чакырдым. Алар тиз ризалаштымы дигәннән, Искәндәр Низамиев минем «Тавышландыруда катнашасыңмы?» диюемә башта «Юк» диде. «Ә “Берсерк”ны?» диюгә риза булды. Баксаң, яшь буын аны яратып карый икән. Өстәвенә татар телендә булуы нинди сөенеч! Гомумән, «Безнең тәҗрибә» проекты – татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен менә дигән мөмкинлек. Кемдер проектны акча эшләү өчен башлап җибәрсә, монда исә команда үз акчасына эшли».

Әлеге язма «Идел»нең июль санында чыкты

фото: Фирүзә Вәлиева

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое