Татарстанда 29 сентябрьдән 3 октябрьгә кадәр төнлә һәм иртән -2 градуска кадәр кырау көтелә, әмма көндез һава температурасы +10 градуска кадәр күтәреләчәк.
«Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов: «Республикада һава торышы бик яхшы булачак, көндез һава +10 градуска кадәр җылыначак. Әмма төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә кыраулар көтелә, температура -2 градуска кадәр төшәргә мөмкин», – диде.
Бу атнада Татарстанда явым-төшем көтелми, дип өстәде ул.
Комментарийлар юк