«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Яңалыклар
Яңалыклар

Республиканың иң сәләтле һәм алдынгы карашлы яшь укытучыларын барлау башланды

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Елның иң яхшы яшь укытучысы» бәйгесенә багышланган матбугат конференциясе узды.

Өченче ел рәттән уздырыла торган әлеге бәйге республиканың иң сәләтле һәм алдынгы карашлы яшь укытучыларын барлау һәм аларга ярдәм итү максаты белән уздырыла. 

Бәйге җиңүчеләренә акчалата бүләкләр дә каралган: беренче урын өчен – 500 мең сум, икенче урын өчен – 350 мең сум, өченче урын өчен – 250 мең сум.

«Яшь укытучыларның иҗади потенциалын ачу, аларга алга таба үсәргә ярдәм итү – безнең төп бурычыбыз», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Софья Галиева-Мустафина.

«ТИСБИ» идарә университетының менеджмент һәм эшкуарлык кафедрасы укытучысы, Эшкуарлыкны үстерү һәм технологик лидерлык үзәге җитәкчесе, Бәйгенең ике сезоны финалисты Илсия Әлхатовна бәйгенең студентлар белән берләшү өчен яхшы мөмкинлек булуын ассызыклады: "Студентларым миңа видеоролик төшерергә, презентация ясарга булышты. Шулай ук җитәкчелекнең, остазларның ярдәме зур булды. Әлеге бәйге үз һөнәремә яңадан гашыйк булырга мөмкинлек бирде."

КДМУның нормаль анатомия кафедрасы доценты, медицина фәннәре кандидаты, 2024-2025 елларда бәйге призеры Зөфәр Сәфиуллов исә конкурста катнашу тәҗрибәсе белән уртаклашты:

«Беренче катнашканда, башкаларның чыгышларына сокландым. Илсиянең чыгышын күргәч, мин инде җиңелгәнемне аңлаган идем. Шуңа күрә икенче бәйгегә җитди әзерләндем. Ул елны Гаилә елы булганлыктан, гаилә кыйммәтләрен күтәргән темага басым ясадым һәм җиңүгә ирештем!»

Сез инде реакция калдырдыгыз

Комментарийлар юк

Күп укылган язмалар