«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Мәдәният

Айдар Фатхрахманов: «Сәхнәгә чыккач, ипотека-кредитларны онытып торырга кирәк»

Күптән «Казанныкы» булса да, күңеле белән авылда ул.

Сүзем К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Айдар Фатхрахманов турында. 5 ел элек сез аның белән журнал битләрендә танышкан идегез, ә бу язмада Айдар белән булган соңгы еллардагы үзгәрешләр турында белерсез.

Айдар Фатхрахманов Теләче урта мәктәбендә укый. Бәлки, гаиләдән килгән тыйнаклык аңа шулай йогынты ясагандыр – балачакта ул сәхнәдән курка торган була. Әле 9 сыйныфка кадәр хәтта кызлар белән сөйләшергә дә кыймый. Ничек артист булып китүен үзе дә аңламый калган.

Иң яраткан фәне рус әдәбияты була, чөнки көчле укытучы дәресләрне кызыклы итеп алып барган. Шул фән яшүсмер вакытында Айдарны үзгәртә дә инде. Дискуссияләргә кереп, ул ачыла башлый, үз фикерен белдереп, чыгышлар ясарга өйрәнә. Рус теленнән БДИны үзе өчен бик югары булган 59 баллга биргән.

«Шәһәрне ошату-ошатмау турында уйларга вакыт та юк иде. 11 сыйныфны тәмамлагач, югары уку йортына керергә кирәк. Миннән сорап тормадылар, Казанга киттем. Артист күңеленә «движуха» кирәк, ә монда ул бар. Казан миңа мохите, бик үк файдалы булмаган һавасы, бик үк чиста булмаган Казансу елгасы белән ошый. Бөкеләре белән дә ошый (Аллага шөкер, безнең якта зур бөкеләр җыелмый). Ыгы-зыгысы белән шәһәр үзенә каратты».

ТЕАТР ҮЗЕ САЙЛАГАН АРТИСТ

9 ел театрда эшләп тә, ни өчен бу өлкәне сайлаганлыгын төгәл генә аңлата алмый ул. Театр аны үзе сайлаган булса кирәк. Инде институтта укыганда Айдар 4 ел буе Кариев театрында эшли. Анда спектакльләр чыгаралар, «Шул вакытта үзеңне зур кеше итеп хис итәсең», – ди ул, беренче чыгышларын искә төшереп. Укып бетергәч, Казаннан китәсе килми аның. «Китсәм, мин артист булмас идем», – ди.

Укып бетергәч, Тинчурин театрына килә. Кайбер спектакльләрен караганы булса да, Тинчурин театры аның өчен серле дөнья булып тоела. Шул көннән башлап Айдар театр серләрен чишә башлый.

«Мин килгән вакытта режиссёр Рәшид Заһидуллин иде. Ул миңа башта усал, кырыс кеше кебек тоелды. Монда үземне күрсәттем – алдылар. Миңа калса, зур тарихлы татар милли театрында эшләү – бик зур бәхет. Театрыбыз – татар дөньясының йөзек кашы бит!»

Рольгә әзерләнү, образ тудыру җиңел эш түгел. Айдарга бу эштә геройның тарихын өйрәнү, төрле тренинглар, режиссёр һәм балалар белән эшләү дә ярдәм итә. Инде икенче елын мәктәптә балаларга театр түгәрәге алып бара икән ул.

«Студентлар укытыр өчен зур тәҗрибәм юк», – диде ул. Бу урында К.Тинчурин театры артисты Сәлим Мифтахов белән әңгәмәсен искә төшерде. «Балалар язмышы синең кулда бит», – дигән ул аңа. Айдар да моның белән килешә, балалар укыту өчен тәҗрибә дә, авторитет та кирәк.

«Бүгенге көн проблемасы – татар балаларының татарча сөйләшмәве. “Әйдә инде” дип, ни белән булса да кызыксындырырга тырышам. Шулай итеп татар телен саклауга бәләкәй генә өлеш кертәм».

Айдар улларын да театрга йөртә. Аларның иң яратып карый торган спектакле – «Туган-тумача», әле өйдә дә шул спектакльне күрсәтәләр икән.

«СӘХНӘГӘ ЧЫККАЧ, ИПОТЕКА-КРЕДИТЛАРНЫ ОНЫТЫП ТОРЫРГА КИРӘК»

«Артист буларак мине әйбәт режиссёр илһамландыра. Үз эшен белеп башкара торган режиссёрлар күбрәк булсын иде».

Еш кына артистларга үз холкына туры килмәгән образны уйнарга туры килә. Мондый вакытта эчке каршылыкны профессионализм аша, героеңа шәхси якын килү, җентекләп өйрәнү белән җиңәргә кирәк, ди Айдар. Сәхнәгә чыккач, ипотека-кредитларыңны онытып, «садикка түләнмәгән», «авылда печән чабасы бар» дигәннәрне бер кырыйга куеп торып, образга тотынсаң, барысы да килеп чыга икән.

Айдарда зур тәэсир калдырган образ – «Мулла» спектакленнән Вәлиәхмәт Габделәхәтович. Иң истә калган роле – «Ефәк баулы былбыл кош» спектакленнән Рәсим.

5 ел элек ИДЕЛгә биргән интервьюда «сәхнә турында хыялланмадым, шоумен буласым килде» дигән иде ул. Серләрен чишәсе килмәсә дә, әлеге өлкәгә якынаюын әйтте – иҗат барыбер дә аны үзенә тарта икән. «Театрда юморсыз яшәп булмый, үземнең юморым белән башка кешегә ярдәм итә алам икән, миңа тагын да рәхәт», – ди Айдар. Ипотекасын ябарга 10 ел калган, аны япкач тагын очрашабыз дип килештек.

«БЕЗ ТАМАШАЧЫ ӨЧЕН ЭШЛИБЕЗ, АЛАР СҮЗЕН ТЫҢЛЫЙБЫЗ»

Татар театрының киләчәге турында да фикер алыштык. Артистлар үзләре дә театрның кинога якынаюын сизә икән. Шул сәбәпле алар театрның нигезе үзгәрмәвен телиләр. Бу үзгәрешләр гастрольләргә чыкканда да күренә. «Казанда, үз театрыбызда, әлбәттә, халык тынычрак утыра шикелле. Районнарга килгәч, алар зур тамаша көткәндәй каршы ала. Анда реакция көчлерәк кебек», – ди Айдар.

Айдар тәнкыйтькә уңай каравын әйтте, тик бу урында кечкенә генә дискуссия дә үткәреп алдык. Аның фикеренчә, журналистлар спектакльгә тәнкыйтьне дөрес язмый, һәм, гомумән, Казанда профессиональ театр тәнкыйтьчеләре аз. Әлбәттә, профессиональ тәнкыйть журналист рецензиясеннән аерыла. Һәм бу урында журналист рецензиясенең – халык өчен, профессиональ тәнкыйтьнең артист өчен кирәк икәнлегендә тукталдык. «Тамашачыларның спектакльдән соң килеп бәя биргәннәре бар. Алар өчен уйныйбыз бит, фикерләрен ишетү аеруча кадерле. Әгәр спектакльгә 5–6 профессиональ тәнкыйтьче килеп, алар мактап торса, тик тамашачы булмаса, бу – проблема. Без тамашачы өчен эшлибез, алар сүзен тыңлыйбыз», – ди Айдар.

«ЮАШ КЕШЕ БУЛСАҢ, КӨЧЛЕ РОЛЬЛӘРНЕ УЙНАГАНДА ТАМАШАЧЫНЫ АЛДАРГА КИРӘК БУЛАЧАК»

Айдар – романтик кеше. Тик акча җитсә генә. Хатынына Төркиядә диңгез буенда тәкъдим ясаган. Матур итеп «Раниюсик» дип дәшә ул аңа. Рания – Айдарның сердәшчесе дә, көч биреп торучы кешесе, психологы да. Һөнәре буенча иҗат кешесе булмаса да, Ранияне олы улы белән «Телсез күке» фильмында күрә алабыз. Аңа бу роль очраклы бирелә: Раянның әнисе ролен уйнарга актриса эзләгәндә, аңа бәхет елмая.

5–10 елдан соң Айдар Фатхрахманов нинди кеше булыр икән дип хыялланып та алдык. Монда да ул юмор белән җавап бирде. «Чәчләрем азрак булыр инде, – ди ул. – Тормыш авырлыклары белән пассив кешегә әйләнеп, юмор хисен югалтып, аны аңламый торган кешегә әйләнмәскә иде. Мин чын кеше булып калырга тырышачакмын», – дип вәгъдә бирде.

Тормышларын театр белән бәйләргә теләгән яшьләргә Айдар Фатхрахмановтан киңәшләр:

– Тырыш булырга кирәк. Тырышлык – гел үзеңне камилләштерү дигән сүз. Әйбәт артист булыр өчен син үзең башта әйбәт кеше булырга тиешсең. Артистның җан тынычлыгы да мөһим. Тормышта усал кеше икәнсең – нәрсә генә эшләсәң дә, ул сәхнәдә күренәчәк. Юаш кеше булсаң, көчле рольләрне уйнаганда тамашачыны алдарга кирәк булачак. Артист тормышы театр белән генә чикләнми. Иң башта яхшылап уйларга кирәк. Ә гаиләң булгач, бигрәк тә. Балаларны хатын-кыз гына карарга тиеш түгел бит.

фото: Фирүзә Вәлиева

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое