Программа Биектау, Лаеш, Питрәч, Зеленодольск һәм Югары Ослан районнарында эшли.
Татарстанда кайбер кешеләр өчен ташламалы ипотека бирелә башлады. Беренчел кертем – 30 проценттан башлана.
Авыл халкы, агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре, махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның гаиләләре һәм тол хатыннары 3 процентлы кредит алуга хокуклы. Ипотеканы бары тик Россельхозбанк кына бирә, гаризаларны 29 сентябрьдән кабул итә башладылар.
Ипотеканы 25 елга кадәр алты миллион сумга кадәр алырга мөмкин. Акчаларны йорт сатып алуга, төзелеш яки шәхси төзелеш өчен җир кишәрлеге сатып алуга, шулай ук биш катлы терәк торак пунктында яңа төзелгән фатир сатып алуга юнәлтергә мөмкин. Беренчел кертем – 30 проценттан башлана, дип яза «Шәһри Казан».
Нет комментариев