«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Вакыйгалар

Татар блогерлары белән очрашу: телеграмда язылучыларны ничек җыярга һәм популяр булырга?

2 октябрь көнне «Кәеф» медиа лабораториясендә «ШӘП ПРОДАКШН» мәктәбе блогерлары өчен чара узды.

Биредә телеграмда канал алып баручы танылган блогерлар «Татарча телеграм-каналлар: язылучыларны ничек җыярга һәм популяр булырга?» дигән темага фикер алыштылар. Алар арасында Гөлнур Фасхиева («Гөлнур Рецепты» телеграм-каналы админы), Кәримә Закирова («Оныкчык-чукынчык» телеграм-каналы админы) һәм Динара Зиннәтова («Заметкалар» телеграм-каналы админы) бар иде. Модератор буларак «Иптәшләр Татарлар» каналы админы, «ШӘП ПРОДАКШН» амбассадоры Эльвира Садриева катнашты.

Кунакларның һәрберсе үзләренең блогерлык юнәлешендә эшли башлавы турында сөйләде. Динара Зиннәтова бүген 3 төрле канал алып бара, инде 2017нче елда «Чё гуглит» форматы популярлыгы вакытында ук, ул ВКонтакте челтәрендә «Чё гуглит татар кызы» паблигын барлыкка китерә. Соңыннан ул телеграм челтәренә дә күчә. 

Гөлнур Фасхиева исә көндәлек төрле рецептлар белән бүлешә. Шулай ук гади авыл тормышыннан мизгелләре дә аудиторияне бик җәлеп итә. Телеграм-каналы бу елның апрель аенда гына ясалган, моңа хәтле бүтән социаль челтәрдә булган язучылар инде бирегә килгәннәр. Блогер үзе телеграм форматын бик уңайлы саный, чөнки кешеләр публикацияләрне соңрак та карый ала, фикерләрне дә активрак калдыралар.

Кәримә Закирова үзенең проекты очраклы килеп чыкты ди, аңа «сохраненкалар» форматы кызык булган һәм шуның кебек форматны да уйлап табырга булган. Вконтакте социаль челтәрендә, репостлар ярдәмендә пабликның популярлыгы арта барган. 

Язылучыларны арттыру ысулларына килгәндә, блогерлар репостлар, пиар, бүләк уйнатулар, сылтамаларны файдалы дип табалар. Шулай ук телеграмда татар каналларыннан торган «татарча папка» да кызыксынган яңа кешеләрне үзенә китерә ала. «Кешене язылырга нәрсә этәрә?» дигән сорауга төрле җаваплар килде. Динара Зиннәтова юмор, практик мәгълүмат, илһамландыру, уникаль контентны әйтеп китте. «Яңа идеяләрне каян аласың?» дигән сорауга Гөлнур Фәсхиева гади тормыш та бик популяр дип җавап бирә. Гөлнур фикеренчә, шәһәр кешеләрен авыл тормышыннан видеоларны яратып карый. Шулай ук, рецептларның гел төрлеләрен төшерә, кабатлану булмаска тиеш. 

Эшләргә теләмәү (выгорание) чаклары булмасын өчен Кәримә Закирова ритмны тотарга, ягъни көненә төгәл санда язмаларны гына кертергә тәкъдим итә. Монетизация темасына да блогерлар фикерләре һәм тәҗрибәләре белән бүлеште.

Чара ахырында «ШӘП ПРОДАКШН» мәктәбенең иң актив блогерларын бүләкләделәр. Онлайн рәвешендә җиңүчеләр – Муса Хуснуллин һәм Фәния Вагыйзова, ә офлайн чарада актив катнашучылар буларак Галия Мухитова һәм Таңчулпан Гыйләҗева сайландылар.

Блогерлар айга бер тапкыр бүләкләнеп барачак, диде оештыручылар.

Илүзә Минһаҗева

фотолар: Фирүзә Вәлиева

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое